Газетага язылу

Лилия Мәхмүтова: «Сәхнәгә чыгуга барысы да онытыла»

Бу көннәрдә ул социаль челтәрләрдә яңа образда популярлашты. Татарстанның халык артисты Лилия Мәхмүтованы күрсә, хәзер тамашачы: «Бу бит теге кайнана», – дип елмая. Яңа ролен артист үзе дә ошаткан. Сәхнәдә ул характерлы, дуамал хатын-кызларны да, лирик образларны да ышандырырлык итеп башкара.

Лилия Мәхмүтова: «Сәхнәгә чыгуга барысы да онытыла»

Ә тормышта Лилия Мәхмүтова күпкә тынычрак кеше. Артист белән спектакль башланыр алдыннан грим бүлмәсендә очрашып, соңгы вакытта иҗат иткән рольләре, сериалларда гына түгел, ә тормышта да нинди кайнана булуы, күңел халәте хакында сөйләштек.

– Лилия, социаль челтәрләрдәге «Кайнана» сериалында күргәч: «Ярый әле улы Ришат өйләнеп өлгерде, кызлар килен булып килергә дә куркыр иде», – дип уйлап куйдым.

– Сериалны караган кайбер тамашачы да: «Мондый кайнанадан Аллам сакласын», – дип яза. Мин аны явыз димәс идем. Ул үз баласына яхшы хатын тели. Бу сериалны төшерә башлаганда улыбыз Ришатка никах укыткан идек инде. Киленебез Зәринәнең дус кызлары, шалтыратып: «Синең кайнанаң чыннан да шундыймы ул?» – дип сорыйлар икән. «Бу бит – роль. Ә тормышта ул бөтенләй капма-каршысы, дип аңлатам», – ди.

– Чыннан да, син – нинди кайнана?

– Һәр әни кеше үз баласына әйбәт хатын тели. Мин кешеләрнең яхшы ягын күрергә тырышам. Улымны яратып, Ренат белән мине хөрмәт итеп яшәсәләр, шул җитә. Бердәнбер малай булгач, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә дә тырышабыз. Сорасалар, киңәш тә бирәм. Ришатның дус кызлары барысы да рус милләтеннән иде. «Улым, Ринат җизнәң (Конгрессның элекке җитәкчесе Ринат Закиров турында сүз бара) бөтен дөнья буйлап татарларны барлап йөри, син рус кызына өйләнсәң, аңламаслар», – дидем. Мин милләтче түгел, ләкин һәр милләт үзенеке белән гаилә корырга тиеш дип саныйм.

– Улы өйләнгәч, киленнән көнләшүче әниләр дә бар. Бердәнбер малай бит, синдә дә андый хисләр булгандыр?

– Балада, өйләнгәч тә, әнине хөрмәт итү калырга тиеш. Без алар тормышына тыгылмаска тырышабыз, ничек телиләр шулай яшәсеннәр. Ләкин алдын-артын уйласыннар, дибез. «Кем балалары булуыгызны онытмагыз», – дим. Ришатка да, киленебез Зәринәгә дә әйтеп куйдым. «Кызым, нинди гаиләгә килеп кергәнеңне онытма. Өйдәгене урамга чыгарма, дус кызларыңа да артыгын сөйләмә», – дидем. Котырту өчен махсус эшләргә дә мөмкиннәр, тормышта андый кешеләр дә бар. Безне дә әти-әниләр шулай дип өйрәтте. Ришатны сабый чактан гастрольләргә дә үзебез белән йөрттек. Чөнки үзем әти-әни белән үсмәгәч, аның безнең белән булуын теләдем. Мәктәптә укый башлагач, берничә көнгә чыгып киткәндә Казанга укырга килгән икетуган энемә калдыргалый идек. Һәр әти-әни үз баласының тәрбияле, тәртипле булуын тели. Шулай да баланы тормыш сынауларыннан саклап калам дип, артык тырышырга ярамый. Ул теләгән һәр нәрсәне тормышка ашыру да аның файдасына түгел. Ришат белән дә бер күңелсез хәл килеп чыкты. Мин шунда әни буларак дөрес эшләмәвемне аңлап алдым. «Болай ярамый, Ришат армиягә барырга, хезмәт итеп, ир-егет булып кайтырга тиеш», – дидем. Аны военкоматта озатып кайткач, өйдә башта кычкырып еладым. Аннары: «Бар да яхшы булыр. Бер ел гына хезмәт итәсе, ул башка тормыш барлыгын да күреп кайтырга тиеш», – дип үз-үземне тынычландырдым. Армиядән кайткач, улыбыз «Росгвардия»гә эшкә урнашты. Пандемия башлангач, без Салмачыдагы йортыбызга күченеп киттек, ул фатирда яшәп калды. Менә шул вакытта улымны үземнән тулысынча җибәрдем, миңа җиңел булып калды. Аннары Зәринә белән танышты.

– Иҗатка күчик әле. Тинчурин театрының элекке бинасыннан күченгәндә бик борчылган идең. Ияләштеңме?

– Су асты көймәсеннән бер кая да китеп булмый, диләр бит әле. Мин үзем генә түгел, бөтен театраль гаиләбез белән күчендек. Ияләштек. Ләкин элекке бина да сагындыра. 35 ел гомер шунда узган бит инде.

– Бервакыт сөйләшеп утырганда, Ренат белән икегез дә: «Их, килсен иде бер режиссер, уйнатсын иде безне», – дигән идегез...

– Ул теләгебез Ходайның амин дигән сәгатенә туры килгән, безне ишетте. Аллага шөкер, олыларны да, яшьләрне дә хөрмәт итә торган режиссерыбыз Айдар Тәлгать улы Җаббаров Тинчурин театрына баш режиссер булып килергә ризалашты. Килүгә «Әни килде» спектаклен чыгарды, безне рольләргә алды. Хәзер яңасына – Брехтның «Добрый человек из Сечуани» әсәренә тотынабыз. Ренат белән икебезнең дә рольләр бар.

– «Әни килде» спектаклендә Саймә ролен бик яратып уйныйсың...

– Миңа ул ролемдә бик рәхәт. Читтән дә сизеләмени? «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклендә Зәмзәмия ролен дә шулай яратып уйнадым. Лирик рольләремне дә бик сагынам. Андыйларын да уйныйсы килә.

– Уйный-уйный сәхнә тәме үзгәрәме ул?

– Юк, минем өчен үзгәрмәде. Яшь чагында ничек рәхәт, ләззәт бирсә, хәзер дә шулай. Еллар узган саен тәҗрибә, тоемлау арта. Дөрес, яшь чакта рольләр күбрәк була. Хәзер инде олыгайган саен булганына ныграк ябышасың. Аллага шөкер, мин беркайчан да буш тормадым. Ел саен яңа спектакльләр чыгармасам да, һаман гастрольләргә йөрдек. Мин уйнаган спектакльләр туры килә иде. Менә тагын Мәскәүгә барырга җыенабыз. Яшь чагында да рәхәт иде, хәзер дә сәхнәгә чыгу бик рәхәт. Бу бинабызда ул зуррак та, киңрәк тә, йөреп бетерерлек түгел.

– Хәзерге бинага күчкәч, тамашачы үзгәрдеме?

– Үзгәрде, монда Камал театрының да ярты тамашачысы калды, ахры. Ияләшкән урын бит, йөрергә дә уңай. Яңа, кызыклы спектакльләр чыга башлагач, халык тагын да күбәйде. Күчкәч, мондагы 850 урынны ничек тутырып бетерербез икән, дип аптырый идем. Элекке бинада 400 генә урын иде бит. Кайбер спектакльләребез хәзер кече залда бара. 160 кешелек урын анда да тамашачы белән тула да куя.

– Тамашачы сине сәхнәгә чыккан елларда Хәлил белән Исламия кызы дип йөртә иде. Хәзер алай түгелдер инде.

– Хәзер дә әйтәләр. «Әни килде» спектаклен караганда да: «Исламия чыкты. Шулкадәр әниеңә охшагансың, гел әниең кебек дип карап утырдык», – диләр. Кайвакыт үзем дә сизәм: мин әнинең өлкәнрәк чагына охшаган, ә Ләйсән аның яшь чагына. Көзге каршында утырганда да, бизәнмәгән чагым булса, үз-үземә: «Мәхмүтова, әнигә охшап барасың бит», – дим. «Хәрәкәтләрең, сүзгә басым ясауларың да Исламия апаныкы кебек», – диләр. Әни кызы булгач, бардыр инде.

– Шулай да син эчке холкың белән әни кызымы, әллә әтинекеме?

– Күбрәк әти кызыдыр. Холкым белән мин аңа охшаган. Әти сабыррак, шау-шуны да бик яратмый торган кеше иде. Мин дә шундыйрак. Ә Ләйсән әнигә тартым. Ләйсәнгә күңелле булсын. Быел өй юарга чакырдым. «Ник болай гына юасыз, музыка җибәрик әле», – ди. Ничек армыйдыр ул.

– Эчке холкың тыныч булгач, сәхнәдә Саймә кебек шундый характерлы образларны ничек чыгара аласың?

– Мин аны үзем дә аңлата алмыйм. Кайвакыт эшкә киләм, кан басымы да күтәрелгән, хәл дә юк. Сәхнәгә чыгуга барысы да онытыла. Мин шул образда яши башлыйм. Лилия сәхнә артында кала. Элек алай түгел иде. Әле дә хәтерлим, әни язган «Син бит минем бергенәм» спектаклендә Алинә ролен уйнаганда өйгә кайткач та кычкырып елый идем. Роль миннән китми иде. Бервакыт Ренатка: «Болай уйный башласам, мин «ычкынам» бит. Алинәне сәхнәдә калдырып кайтырга кирәк», – дим. Шулай итеп үземне әкренләп рольдән чыгарга өйрәттем. Теләсә кайсы рольне уйнап бетерүгә Лилия Мәхмүтовага әйләнәм.

– «Туган-тумача» спектаклендәге Йолдыз исемле сыер ролең дә бик үзенчәлекле. Бу образыңны ничек тудырдың?

– Башта мин Илгиз Зәйниевкә үпкәләп тә йөрдем әле. Пьесаның аңлатмасында «Йолдыз – бура кадәр сыер» дип язылган. Илгиз янына килдем дә: «Миңа сыерны бирмәсәгез, кеше роле калмадымыни?» – дип канәгатьсезлегемне белдердем. Анда Ренатның да роле бар. «Безне парлап куегыз инде, ирле-хатынлы булып уйныйк, Маһруза ролен бирегез», – дим. «Юк, Лилия апа, бу рольдә мин сезне генә күз алдына китерәм», – ди Илгиз. Үпкәләп кайтып киттем. Өйдә Ренат белән сөйләшеп утырабыз, уйнамыйм, дим. «Мәхмүтова, син бит – артист, ничек инде уйнап карамыйча рольдән баш тартасың?» – ди Ренат. Шуннан уйлана башладым.

Мин анда дүрт аякланып йөрергә тиешме? Театрга эшкә килгән чорда мәче булып уйнаган бар иде. Ә монда ничек күрсәтергә икәнен һич күз алдына китерә алмыйм. Интернеттан сыерны ничек күрсәтүләрен өйрәнеп, макияж да ясап карадым. Юк инде, килеп чыкмый. Көз көне иде. Бакчадан зур түгәрәк көнбагыш та алып кайттык, петрушка, укроп алып кайтып, аны да чәйнәп карадык. Илгиз: «Укроп белән булмый, әйдә көнбагышны калдырабыз», – ди. Көнбагышны ашаганда сыер кебек күшәп карыйк әле, дим. Икенче сыерны Сәкинә Минханова уйный. Аның белән «муу» дип тавышлар да чыгарып карыйбыз. Бура кадәр булгач, ул сыерның йөреше дә алпан-тилпән булырга тиеш бит инде. Ярый әле безгә шинельләр алып кайттылар. Аның авырлыгы! Солдатлар ничек киеп йөрде икән?! Шул авыр шинельне киеп, сыер кебек йөри башладык. Илгизгә дә ошады. Ул образ менә шулай килеп чыкты. Көнбагыш белән бер кызык хәл дә булды. Табак кадәр көнбагыштан бер-икесен кабасың да, ул спектакльдән соң шулай кала. Икенче көнне килсәк, тегендә симәнке беткән, бушап калган. «Бу бит безнең реквизит, кем ашап бетерде?» – дип гаеплене эзлибез. Монтаж ясаучыларга да бәйләндем. Бер төн эчендә тычканнар ашаган булып чыкты.

– Син шушындый бай, кызыклы тормышыңда нәрсәне дә булса үзгәртер идеңме? Ниндидер үкенечләр бармы?

– Аллага шөкер, тормышымнан канәгать. Нәрсәне үзгәрткән булыр идем? Яшь вакытта күп рольләрне уйный алмый калдым. Мин бит театрга университетта дүрт ел укыган соң күчтем. Радиофизик белгечлеге буенча диплом алырга тагын бер генә ел вакытым калган иде. Театр училищесын тәмамлаганда миңа 24 яшь иде инде.

– Күңелдә калган рольләрне уйный алмау театрга соң килүгә бәйлеме?

– Юк, сәбәбе ул түгел. Күрәсең, Рәшит Галиевич мине ул рольләрдә күзалламагандыр. Спектакльнең премьерасын килеп карагач: «Бу рольне мин дә уйный алган булыр идем», – дип кайтып китә идем. Рәшит Заһидуллин башта спектакльгә икешәр состав куя иде, аннары ул бер состав белән генә эшләде. Режиссерга ике состав белән эшләү авырдыр, ләкин артист та рольсез йөрергә тиеш түгел. Төрле вакыт була бит, артист чирләп тә китәргә мөмкин. Бездә «Яратам, бетте китте» спектакле бар. Менә аны Зөфәр абый Харисов ике состав белән куйды. Чөнки өлкән буын да уйный, дублер булырга тиеш. Бу урында «Нәрсә үзгәртер идең?» дигән сорауга кабат кайтам. Яңа роль биргәннәрен көтеп өч ел утырган вакытым да булды. Миңа менә шул елларым кызганыч...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре