– Тән температурасы югары булганда, вирус һәм бактерияләрнең күпчелеге начар үрчи. Моннан тыш температураның күтәрелүе иммун системасының эшен тизләтә: вирусларга каршы тору өчен күзәнәкләргә ярдәм итә торган аксымнар – интерфероннар күбрәк эшләп чыгарыла башлый. Ә инде бизгәк вакытында фагоцитлар – саклагыч күзәнәкләр эшкә җигелә: алар бактерияләр һәм вирусларны «ашый». Шуңа күрә бик югары күтәрелмәгән килеш тән температурасын төшергәндә, без организмның инфекциягә каршы көрәшүенә комачаулыйбыз, – дип кисәтә Ираида Букина.
Тән температурасы 38,5 градустан артмаса, хәлегез бик авыр булмаса, башыгыз бик нык авыртмаса, буыннар чыдап булмаслык дәрәҗәдә сызламаса, бизгәк тотмаса, температураны төшермәскә киңәш итә табиб.
Шулай ук температура 39 градуска җитеп, аннан да өскәрәк менеп киткәндә йөрәккә, кан тамырлары һәм нерв системасына зыян килү турында да искәртә ул.
– 38,0–38,5 градусны да авыр кичерүчеләргә тән температурасы бик югары күтәрелгәнче чарасын күрергә кирәк. Бик көчле баш авырту, укшу, тән сызлау – болар барысы да тән температурасын төшерә торган дару куллану кирәклеген аңлата. Хәлегез авыр икән, түзеп торырга кирәкми, – ди белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез