2007 елда «Ана капиталы» программасы гамәлгә кергәч, беренче ун елда илдә 3 миллион бала туган икән. Шәп бит инде, акча демографик хәлне яхшыртуга намуслы хезмәт итә башлады дигән сүз. Әле шул акчаны торак мәсьәләсен яхшыртуга да тота аласың, телисең икән, ипотека кредитын да каплыйсың. Кем әйтмешли, партиягә һәм хөкүмәтебезгә рәхмәттән башка ни дисең? Әмма безне депутатларның бер фикере сагайтты. Алар әйтүенчә, бай җәмгыятьтә бала туу саны кими икән. Ни өчен? Бу сорауга тәгаен генә җавап биреп булмый. Халык теленә «бала – бәла» дигән сүз керүе тикмәгә түгел микәнни?
Бу сүзләр, бер уйлаганда, бик фәкыйрь җәмгыятьтә чыгарга тиеш. Ягъни халык ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булган илдә «артык кашык» нигә кирәк?
Мәгълүм булганча, узган гомернең 90 нчы елларында җәмгыять тирән үзгәрешләр кичереп, бала табу бик кимегән иде. Аналарның хәерче үрчетеп ятасы килмәде. Эшләгәнеңә вакытында хезмәт хакы алмаган еллар булды бит! Хәзер исә бар да җитеш, әмма, белгечләр әйтүенчә, алдагы елларда бала саны артмаячак. Җырда җырланганча, адәм баласы аз рәхәткә, күп михнәткә түзү өчен яралган микәнни?
Алай дисәң, гаиләләр ни өчен барлыкка килә? Һәр ата-ананың беренче максаты – бала табу, нәсел калдыру бит. Бу – һәр җан иясенең табигатенә салынган изге бурыч.
Мин – сугыштан соң туган буын вәкиле. Авыллар ирләрсез калды һәм үрчү-ишәю турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде кебек. Әмма, ни гаҗәп, халык саны бик тиз арта башлады. Авыл урамнары бала-чага тавышыннан гөр килеп торды. Исәпләп утырдым әле: безнең күрше тирәләрдә генә дә һәр өйдә ким дигәндә дүрт-биш бала бар иде.
Бу – акча белән кызыктырып бала таптыру нәтиҗәсе түгел, ул заманда ишле гаилә генә гаилә саналган. Ата-аналар баланың үз бәхете белән тууына, картлык көннәрендә балаларына таянып, бәхетле тормыш кичерәчәкләренә ышанып яшәгәннәрдер диясе килә.
Тагын берничә гыйбрәтле сан китерик әле. Бала туу саны буенча беренче урында – Чечня Республикасы, икенче урында – Тува. Безнең газиз Татарстан беренче унлыкка да эләкми. Ә бу исемлектә ут күршеләребез Саратов өлкәсе белән Мордва Республикасы бар. «Без кемнән ким?» – дип куясы килә, әлбәттә. Хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, илдә бала туу коэффициенты 2030 елга 1,6 га хәтле үсәргә тиеш, ди. Шуңа күрә бала тапкан өчен түләүләрне дә арттырдылар, гаилә ипотекасын да 2030 елга хәтле озайттылар инде. Их, хөкүмәт күрсәтмәләре белән генә ишәеп булса иде ул!
Ни кызганыч, интернетта күпме казынып утырып та, илдә халык саны артуга кагылышлы рәсми фаразлар таба алмадым.
Әлбәттә, әйткәнебезчә, балалы гаиләләр хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ. Тик менә бүген, бөтен нәрсә акчага корылган заманда, мәсьәләнең әхлакый ягын да күләгәдә калдырмаска иде, диюем.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез