Газетага язылу

Егетләрчә ярдәм: район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә

Булдыра алганча булышабыз! Район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә. Мәктәп укучыларыннан алып өлкәннәргә кадәр ил сагындагы егетләргә җибәргән һәр әйберне кул җылысына төрәләр.

Егетләрчә ярдәм: район-авылларда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю дәвам итә

Арча

Район ветераннар советы вәкилләре СВОда катнашучы якташларына чәй һәм яшелчә киптерә, маскировка челтәрләре үрә, токмач кисә, камыр ризыклары әзерли. Тиздән алар җыйган гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына юл алачак.

– Урын-җир кирәк-яраклары, оекбашлар җыйдык. Җәй буе җиләк-җимеш, үлән киптердек. Егетләребезгә үзебез үстергән алмаларны да җибәрәсе килә әле, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Мәтәскә, Пошалым, Үрнәк, Чөмә-Елга халкы бик актив булды. Әйберләр дә алып килделәр, акчалата да ярдәм иттеләр. Аларның акчасына оекбашлар, салфеткалар алып җибәрәбез.

Кукмара

Ядегәр авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына 9 нчы тапкыр гуманитар ярдәм озатылган. Бу эшне Фәнил Хөрәмшин башлап йөргән. Егетләр сораган кирәк-яраклар – такта, профильле торбалар, пленка, кадак, саморез, генератор һәм башка төзелеш чималларын җыйганнар.

– Илебезне саклаган егетләргә кулдан килгәнчә ярдәм итү – безнең бурыч. Андагы тормыш белән мондагыны чагыштырып та булмый. Без тынычта яшәсен дип алар утка да, суга да керә, – ди ул.

Яшел Үзән

Районнан СВО зонасына «УАЗ» автомобиле, мотоцикл, бензин пычкысы, генераторлар, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар җибәргәннәр. Ярдәм җибәрүчеләр арасында Лаеш районында яшәүче СВО ветераны Айрат Сабиров та бар.

– Махсус хәрби операциядән сәламәтлегем какшап кайттым. Әмма ярдәм итүдән туктый алмыйм. Андагы хәлләрне миннән яхшырак белүче юк. Әнә шуңа да күңелем кушканны эшлим, – ди ул. – Мин 100 дән артык турель ясадым. Корал урнаштыра торган махсус җайланма ул. Без бу ярдәмне МХО ветераннары ассоциациясе белән бергәләп оештырдык.

Тукай

Моннан 3 ел элек Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәр мөхтәсибәте каршында махсус хәрби операциядә көрәшкән ир-егетләрнең якыннарын берләштергән төркем булдыра. 22 кешедән башланып киткән төркем бүген 90 нан артык хатын-кызны берләштерә. Алар бергәләп искә алу мәҗлесләре уздыра, һәлак булганнар һәм хезмәттә булган егетләр өчен дога кыла. Хәзер ул төркемдә Тукай районында яшәүчеләр дә бар. «Улымны җирләгән көннән соң дөньяның яме сүрелгәндәй булды. Авыр вакытта бер-беребезне тынычландырабыз, ярдәм итәбез. Әлфәс хәзрәтнең вәгазьләре күңелгә тынычлык бирә. Шушы аралашулардан соң күп кенә хатын-кызлар намазга басты. Барысына да бик зур рәхмәт», – ди Калмаш авылында яшәүче Роза апа.

Мөслим

Метрәй авылының шифалы чишмәсе янында Ватан сакчыларының тормыш-көнкүрешен тасвирлаган комплекс ачылды. Блиндажда мунча, намаз бүлмәсе һәм ашханә дә бар.

– Россиядә тиңе булмаган «Егет без» чишмәсен төзеп чыга алдык. Иң беренчесе итеп махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Алар мине шундук күтәреп алды. Волонтерлар ничә көн рәттән ярдәм иттеләр. Өмәләрдә катнашкан һәркемгә, авылдашларыма, төзегәндә үз өлеш керткән кешеләр алдында баш иям. Бердәмлекнең көченә янә ышандым мин, – ди СВОдагы егетләргә бик күп тапкыр ярдәм иткән, алар янына барып хәлләрен белеп торучы Рүзәл Минһаҗев. – 3 ел элек без бу чишмәгә беренче таш салган идек. Кызганыч, егетләрнең күбесе исән түгел инде. Аларның урыннары оҗмахта булсын. Бу чишмә яшь буынга истәлек булсын. Тыныч тормышта яшәүче кешеләргә андагы мохитне күрсәтәсе килде. Бу урын хәтерне саклаучы, егетләрнең рухын сөендерүче җир булсын иде. Чишмәгә юл өзелмәсен!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре