Газетага язылу

Ярдәмче...ме? Ясалма фәһем тормышыбызның барлык өлкәләренә диярлек үтеп керде

Берничә ел элек ясалма фәһем (ЯФ) сүзен ишеткәч, күпләрнең күз алдына роботлар яки фантастик фильмнардагы акыллы машиналар килә иде. Бүген исә ул көндәлек тормышның гадәти бер өлешенә, эш коралына әверелеп бара.

Ярдәмче...ме? Ясалма фәһем тормышыбызның барлык өлкәләренә диярлек үтеп керде

Ул яшәешнең барлык тармакларына да йогынты ясый: аны медицинада да, мәгарифтә дә, журналистикада да, финанс өлкәсендә дә кулланалар. Ясалма фәһем ярдәмендә яздырылган җырлар да ишетелә башлады хәтта.

Диагноз куючы

Сәламәтлек саклау – ясалма фәһем киң кулланыла башлаган өлкәләрнең берсе. Ул табибларга диагноз куярга булыша, катлаулы авыруларны дәваларга ярдәм итә. Медицина фәннәре докторы, КДМУның неврология кафедрасы мөдире, профессор, РКБ неврология хезмәте шефы Әнвәр Богданов та көн саен ясалма фәһемгә мөрәҗәгать итә. Шулай да ул әле камил түгел, дәлилләрсез, хәтта ялган мәгълүмат бирергә мөмкин, ди табиб.

– Гадәттә, кайбер катлаулы симптом һәм авыруларны ачыклауны сорыйбыз. Мәгълүмат белешмәләрдә, төрле хезмәтләрдә теркәлгән икән, барысы да яхшы эшли. Ә сүз фәнни мәгълүмат таләп итә торган сирәк симптомнарны берләштерү турында барганда, ЯФ ялгыша, кайвакыт хәтта ялганлый да. Җавапны формалаштырган сылтамаларга кереп карыйсың – ә анда ул биргән мәгълүмат бөтенләй юк. Бу – аның галлюцинацияләре, – ди Әнвәр Богданов. – Шуңа күрә ЯФ белешмәләр сорарга уңайлы, ә фәнни тикшерүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча әле камилләшмәгән. Ләкин бу өлкә көннән-көн үсә бара. Минем уйлавымча, якын арада ниндидер универсаль, барлык сорауларга җавап бирә торган фәһем уйлап табылыр. Мөгаен, ул түләүле булыр. Шулай да нинди генә мәгълүмат эзләмик, аны тикшерү мөһим.

Укытучыга ярдәмче

Мәгариф өлкәсендә дә ясалма фәһемнең мөмкинлекләре елдан-ел киңәя. Укытучылар аны дәрес планын төзү, биремнәр әзерләү, текстларны редакцияләү һәм уку материалларын төрле дәрәҗәдәге укучыларга яраклаштыру өчен куллана ала.

Кайбыч районының Кошман мәктәбендә информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин заманча технологияләрне уку-укыту эшенә кертеп җибәрә. Үзе дә белемнәрен арттырып тора: быел Иннополис университетында һәм «Школа 21» мәктәбендә ясалма фәһем һәм заманча цифрлы технологияләр юнәлешендә курслар узган. Аның фикеренчә, ЯФ дөрес кулланылган очракта укытучының мөмкинлекләрен киңәйтә.

– Укытучы эшендә кабатлана торган, күп вакыт таләп итә торган бурычлар аз түгел. Эшне җиңеләйтү өчен мин ясалма фәһемнән дәрес өчен төрле дәрәҗә авырлыктагы биремнәрнең берничә вариантын әзерләүне, проблемалы ситуацияләр һәм сораулар, проект өчен идеяләр тәкъдим итүне, текстларны кыскарту һәм гадиләштерүне, укучыларның эшләрендәге типик хаталарны төркемләүне һ.б. сорый алам. Ләкин мөһим кагыйдәгә таянырга кирәк: ясалма фәһем тәкъдим итә – соңгы карарны укытучы үзе кабул итә. Нейрочелтәр биргән җавапны укытучы үзе тикшерергә, кирәк булса үзгәртергә тиеш, – ди ул.

Укучылар һәм студентлар өчен ЯФ мәгълүмат эзләү, катлаулы темаларны җиңел тел белән аңлату, текстны тәрҗемә итү һәм идеяләр тәкъдим итүдә ярдәмче була ала. Аларны да ясалма фәһемне дөрес кулланырга өйрәтү мөһим, дип уйлый укытучы.

– Яшерен-батырын түгел, укучылар да дәрес әзерләгәндә, текст, презентация һәм төрле проектлар әзерләгәндә нейрочелтәрләрдән файдалана. Әлбәттә, сорау туа: ясалма фәһемне тыяргамы, әллә аны уку-укыту процессына дөрес итеп кертергәме? Минемчә, җавап – икенче вариант. Укучы нейрочелтәрдән әзер җавап ала һәм аны укытучыга тапшыра. Тышкы яктан эш дөрес, әмма бала үзе нәрсә өйрәнә? Без укучының эш нәтиҗәсен генә түгел, фикер йөртү рәвешен, чын белем дәрәҗәсен дә күрергә тиеш, – ди ул.

Алмаз Җиһаншин ясалма фәһемне тыюдан бигрәк цифрлы гигиена кирәк дип саный.

– Укучы шәхси мәгълүматларны нейрочелтәрләргә бирергә ярамаганын, ЯФнең һәр җавабы дөрес булмавын, алынган мәгълүматны тикшерергә кирәклеген, нейрочелтәргә биремне дөрес формалаштыру мөһимлеген аңларга тиеш, – ди укытучы. Шуны истә тотып, ул яңа уку елында 5–6 нчы сыйныф укучылары өчен ясалма фәһем буенча түгәрәк оештырган.

Цифрлы терлекчелек

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә цифрлы ярдәмчеләр арта бара. Ясалма фәһем игенчеләр һәм терлекчеләрнең катлаулы һәм күп вакыт таләп итә торган бурычларын үтәүдә алыштыргысыз эш коралына әверелә. Ул малларның сәламәтлеген кайгыртырга да, эшчеләрнең вазыйфаларын төгәл үтәүне күзәтеп торырга дә сәләтле.

Әтнә районының «Таң» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да ЯФ кулланалар. Оешманың зоотехник-селекционеры Лилия Гәрәева әйтүенчә, яңа технологияләр эшне шактый җиңеләйтә һәм табышны арттырырга ярдәм итә.       

– Ясалма фәһем системалары сыер саву регламентын контрольдә тотарга булыша. Савым залларында 8 камера эшне күзәтеп тора. Ул савуга киткән вакытны исәпли, эшчеләрнең эш сыйфатын, эш процессында булган хаталарны күрсәтә, – дип аңлатты ул.

Сыерларның аксаклыгын да ЯФ ярдәмендә ачыкларга мөмкин икән. Махсус система аларга 1 дән алып 5 кә кадәр балл куя. Югары балл малның сәламәтлеге какшауны аңлата. Мондый технологияләр авыруны вакытында дәвалауны тәэмин итә.

ИТ өлкәсендә ЯФ

Билгеле, ИТ өлкәсендә эшләүчеләр дә ясалма фәһемгә һәрдаим мөрәҗәгать итә.

 – Мин ясалма фәһемне көндәлек эшемдә ярдәмче буларак кулланам. Ул тест үткәрү процессын тизләтергә, төрле сценарийлар уйлап табарга һәм эш күләмен киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, ЯФ яңа проектка җиңелрәк кереп китәргә, билгеле бер бизнес өлкәсенең нечкәлекләренә төшенергә һәм эшнең үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Ул катлаулы терминнар белән тулы документларны гади тел белән аңлатып бирә ала. Ләкин бу юнәлештә сак булырга кирәк, чөнки чит онлайн-сервислар мәгълүматның конфиденциальлеген һәрвакыт тиешле дәрәҗәдә тәэмин итми, – ди ИТ-белгеч Шамил Ханов.

Кешеләр эшсез калмасмы?

Бу сорау бүген күпләрне борчый. Белгечләр фикеренчә, якын киләчәктә күп кенә һөнәрләр тулысынча юкка чыгудан бигрәк, эчтәлек ягыннан үзгәрәчәк. Ясалма фәһем аеруча кабатлана торган, стандарт һәм күп вакыт таләп итә торган операцияләрне үз өстенә ала. Ә кеше өчен иҗади фикерләү, җаваплылык, аралашу, катлаулы карарлар кабул итү һәм нәтиҗәне тикшерү кебек бурычлар кала бирә. ЯФнең уңай һәм тискәре яклары турында «Татнет»ны үстерү фонды җитәкчесе, КФУ Мәгълүмати системалар кафедрасының өлкән укытучысы Раил Гатауллин белән сөйләштек.

– Ясалма фәһемгә еш мөрәҗәгать итәсезме?

– Көн саен. Күләмле текстларны тәрҗемә иткән вакытта еш кына постредакцияләү башкарыла, катлаулы программа кодын язганда өлешчә вайб-кодинг кулланыла һ.б.

– 5–10 елдан ЯФ йогынтысында кайсы һөнәрләр тамырдан үзгәрәчәк?

– Мөгаен, барысы да. Һөнәр ул – кеше башкара торган хезмәт, ә кеше һәр эшне уйлап, интеллект кулланып башкара. Димәк, ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып һәр һөнәрдә дә ныграк камиллеккә ирешеп булачак. Тагын 5-10 елдан башкарылган хезмәтнең сыйфатына, югары дәрәҗәдәге интеллектка игътибар һәм хөрмәт артачак. Кешеләр бер-берсе белән генә түгел, ясалма фәһем белән дә ярышып эшләячәк. Ясалма фәһемдә көндәш түгел, ә яхшы ярдәмче күргән кешеләр генә аеруча зур уңышларга ирешә алачак. Шуңа күрә якын киләчәктә кешеләрнең ясалма фәһемгә карашы яхшы якка үзгәрергә тиеш, ясалма фәһемне көндәш итеп, үз эшендә киртә буларак күргән кешеләр стресс кичерергә мөмкин. Ул вакытта күпләргә психолог ярдәме кирәк булачак һәм, шунысы кызык, күп очракта кешеләргә әлеге стресстан чыгарга психолог буларак нәкъ менә ясалма интеллект ярдәм итә алачак.

– Ә ул кешене алыштыра аламы?

– Әлбәттә. Кешене кеше алыштыра алган кебек үк. Инде моннан 100 еллар элек фәнни-техник революция чорында ук күп кенә кешеләрне автоматлар алмаштырган, завод-фабрикалар автоматлаштырылган, йөзләгән кеше эшли торган эшне берничә автомат башкара башлаган. Шул ук вакытта әлеге автоматлар белән эшли ала торган белгечләргә ихтыяҗ нык арткан. Шуның кебек үк ясалма фәһемне дөрес һәм нәтиҗәле кулланучы белгечләргә ихтыяҗ артачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре