Ирексездән кул чабып та алам. Өйдәгеләр моңа шикләнебрәк карый, янәсе, ычкынмадымы икән бу. Юк, бәгырь кисәкләрем, ычкынмадым әле. Гәрчә бу кадәр сәхнә йолдызларын күрү кайберәүләрне һуштан яздырырга да мөмкин. Үзем инде менә ничәнче тапкыр татар эстрадасы йолдызларын барлап карыйм, әмма очына чыга алмыйм. Интернетка да кереп карадым, әмма «төгәл санны әйтү мөмкин түгел, чөнки аларның саны һаман арта бара...» дигәнрәк җавапка юлыктым. Моңа ничек шатланмыйсың ди инде. Санасаң, чутын югалтырлык йолдызлар тагын башка берәр халыкта бармы?
Телевизордан аларның чыгышын карап утырганда тавышларына, киемнәренә, үз-үзләрен тотышларына сокландым. Шул ук вакытта бер сәер халәт тә кичердем: җырлар истә калмый иде. Әллә олыгая барып музыкаль хәтеремә зыян килде микән? Кушылып җырламакчы булам, әмма төрле көйләргә кереп китәм. Кәеф төште, гомер буе җырлап йөреп, бер көй дә отып кала алмагач, мин кем инде?!
Зарымны бер дустыма сөйләгән идем, ул: «Тапкансың борчылырлык нәрсә, хәзер бөтен җырлар бер-берсенә охшаган бит инде», – дип куйды.
– Ә ни өчен?
– Чөнки бүген җырчылар буа буарлык, ә җырларга кытлык. Шуңа күрә җырчы үзе – композитор да, үзе – шагыйрь дә, үзе – башкаручы да. Ничарадан бичара дигәндәй, яңа көй тудырырга азаплана. Ә яңаны тудыру бик ансат эш түгел ул.
Аның фикере белән килешәм мин. Репертуар мәсьәләсендә җырчыларның үзләренә дә сүз катканым бар. Тамашачы күңелен кузгатырлык җыр табу шактый четерекле мәсьәлә икәнен алар да яшерми. Инде нишләргә? Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, дигәндәй, хәзер җыр сәнгатен үстерүне алар үз кулларына алырга мәҗбүр.
Тагын бер нәрсә күңелне сагайта: эстрада хәзер шактый ук дәрәҗәдә акча эшләү кәсебенә әйләнмәдеме икән? Җыр базарына зур сәнгать әсәре урынына «ходовой товар» күбрәк үтеп керми микән? И-и... ялгышсам гына ярар иде. «Ходовой товар» дигәннән, тамашачыга бәлки ул да, ягъни вакытлы, бер көнлек җыр да кирәктер. Бер күңел ачып алу өчен, диюем. Кешедә музыкаль зәвык тәрбияләүне бүген беренче урынга куймау – заманга ярашудыр бәлки.
Язманы газетага бирер алдыннан дуслар, танышлар белән фикерләшеп ала торган гадәт бар. Араларыннан берсе: «Яратмасаң – тыңлама, сине берәү дә мәҗбүр итми бит», – дигән иде. «Анысы шулай шулаен, тартып җибәр кураен» дигәндәй, концертларда күңел рәхәте илә җырлар тыңлап, аларны көйләп йөрисе дә килә бит. Ярый, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез