Без бала чакта район үзәге – Арчага бару да зур бер вакыйга саналды. Ә инде Казанга барып кайтсаң, синең турында кем иренми – шул сөйләр иде. Ничек сөйләмәсеннәр ди, элек гомер буе авылда яшәп, хет бер тапкыр Казан күрмәгәннәр дә бихисап иде бит. Шуңа күрә «фәлән малае Казанга барып кайткан» дигән сүзләр телдән телгә күчеп йөрде. Ә бүген, әнә, Кытайга сәфәр дә гадәти хәл санала, күрше авылга барып кайталармыни! Бу сүзләрем белән авылда мүкләнеп ятып, берни дә күрмәгән меҗ-меҗ картны да хәтерләтәмдер бәлки. Нихәл итәсең, заман тизлеге безнең уйлау-фикерләү тизлеген узып китә бит. Оныгым кичке сигездә очып киткән иде, иртәнге дүртләрдә телефоныма хәбәр килде: Шанхайның бер кафесында көлешә-сөйләшә тамак ялгап утыра болар. Төркем белән киткәннәр иде, барысы да – 12–13 яшьлек үсмерләр. Барган җирләреннән «видик»лар җибәреп яталар.
Илдән илгә, җирдән җиргә йөрүчеләр ишәйде хәзер. Аларның барысы да бәхет эзләп юлга чыга дип уйламыйм, сәфәрчеләрне күбрәк чит табигатьне, читтәге тормышны күреп кайту кызыксындыра. Ахыр чиктә бу йөрүләр зур сәясәткә дә барып тоташа. Ходай Тәгалә бәндә баласына яшәр өчен галәм киңлегендә хикмәтле бер урын – Җир шарын биргән. Бу шар өслегендә бернинди биләмәләр дә юк, алдан ук чикләр дә сызып куелмаган. Җирне кеше үзе бүлә башлаган. Әлбәттә, һәр халыкның үз биләмәсе, үз йорты була инде ул, әмма, башка җан ияләреннән аермалы буларак, кеше үзара ярдәмләшеп, хәл сорашып, аралашып яши башлаган. Оныгымны озатканда мин: «Улым, кайткач сәфәрең турында сөйләрсең», – дидем. Ул берсүзсез риза булды. Әмма кинәт кенә: «Ә сине нәрсә кызыксындыра, дәү әти?» – дип сорап куйды.
– Барысы да, улым, табигать, кешеләр, алар ничек яши, нәрсә ашый... – дигән булдым. «Кайткач синнән интервью алырмын», – дип тә өстәдем.
Соңгы елларда Кытайга йөрүләр ешайды. Анда өч ай яшисең килсә, хәтта виза да аласы юк. Күршеләргә бару шулай булырга тиеш инде ул. Шөкер, Кытай белән мөнәсәбәтләребез ныгыганнан-ныгый бара. Үзара хезмәттәшлек турында күпме килешүләр төзелде.
Халыкта «ут күрше» дигән сүз бар. Каян, ни сәбәпле килеп чыккан ул? Балачактан шул истә калган: күршеләр тәрәзәдән утларга карап та бер-берсенең хәлен чамалый иде. Ут яна икән, димәк, барысы да исән-сау. Әле күршеләрнең бер-берсеннән ут алырга керүләр турында сөйләүләр дә истә калган. Бу, мөгаен, ут кабызырга шырпы җитмәгән чакларга бәйледер. Кытай – безнең ут күршебез. Шуңа күрә бер-беребезнең хәлен белеп яшәү табигый.
Оныгым Кәрим тагын бер фото җибәргән иде. Кытайда аларны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алганнар. Моңа өстәп ни әйтәсең? «Дуслыгыбыз чәчәк атсын!» – дияргә генә инде. Кем әйтмешли, «уйладым-уйладым да тагын бер уйлап куйдым әле», нигә үземә дә Кытайга сәфәр кылмаска! Дөрес, моннан күп еллар элек бардым мин анда, тик безнең белән чиктәш уйгыр автоном районында гына булдым. Ә нигә Шанхайга да бармаска! Татарлар, һичшиксез, Шанхайда да бардыр. Бәлки милләттәшләрне дә күреп кайтыр идем. Ике ил арасындагы багланышларга үземнән дә кечкенә генә өлеш кертер идем. Бит һәр зур эш кечкенә эшләрдән башлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез