Нәселен барлап, киләчәкне уйлап, ишегалдында гаилә музее ясавына сокландык без аның. Анда ни генә юк – кызларның кечкенә чакта кигән киемнәреннән алып хатыны Гүзәлиянең кияүгә килгәндәге сандыгы, читеге, хәтта Илсур абый армиядә чакта бер-берсенә 2 ел буе язган хатлары да саклана.
– Иске әйберне чыгарып ташлап та булыр иде. Әмма мин аларны сакларга булдым. Укытучылыгым да ярдәм итте. Үземә һәм гаиләмә кагылышлы бар әйберне оныкларыма күрсәтергә дип җыя башладым. Ә бит бездә истәлекләр байтак икән, – ди Илсур Мансур улы. – Иң беренче эш урыным Олы Елга авылында иде. Үземә кагылышы булган барлык документларны да, эш әсбапларын да саклыйсым килде. 40 ел буе мәгариф өлкәсендә эшләү дәверендә кулланган блокнотларымны да саклыйм. Элеккеге парталарны да табып куйдым. Башка җирдә табып булмаган китапларым да күп. Бабаларым өчен аерым бер почмак төзедем. Аларның сугыштагы батырлыкларын оныкларыма сөйлим. Музейдагы күп әйбер әби белән бабайдан. Монда хәтта безнең нәселгә кагылышы булмаган бер өстәл бар әле. Мин аны Казанга баргач, чүплектән табып алдым. Хатынымның әнисе кияүгә чыкканда кигән күлмәген дә саклыйм. Аңа 70 ел инде.
Музейда көнкүрештә кулланган бар җиһазлар да урын алган. Әнисе Маһруйбикә апаның тегү машинасын да истәлеккә дип алып килеп куйган.
– Әниемә 84 яшь. Шуңа да карамастан, ул әле дә тегү тегә. Гомерем буе без – балаларын матур кием белән йөртте, – ди Илсур абый. – Музейдагы һәр нәрсәнең үз тарихы. Инде хәзер якыннарым да үзләрендәге истәлекле әйберләрен бирәләр. Әле менә 8 оныгым өчен аерым папка ясап куйдым. Аларның беренче чәчләрен дә, тугач та төшкән фотоларын да җыеп барам. Үзләренә күрсәтермен дип хыялланам. Үткәнне белгән кешенең генә киләчәге бар. Оныклар – безнең дәвамчылар. Гаилә музее булгач, бик рәхәт. Кешеләр кунакка киләләр дә, бераз утыргач, мин аларны, музейга барабыз, дип алып чыгып китәм дә ишегалдындагы өйгә алып керәм. Шаккаталар инде. Мондагы әйберләр берәүне дә битараф калдырмый.
Илсур абый тарихны барласа, Гүзәлия апа йорт тирәсен гөлбакчага әйләндергән. Аларда нинди генә чәчәкләр үсми?! Өйләрендәге гөлләр дә күзне иркәли.
– Бик бәхетле яшибез. Беребезгә беребез терәк булып гомер итүгә ни җитә?! Ике кыз үстердек, бүген инде сигез онык сөябез, – ди Илсур абый. – Чын мәхәббәт булмый, диләр. Дөрес түгел, бар ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез