Газетага язылу

«Рухы булышкандыр»: Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган нәфис фильм нинди сабак бирә?

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачышы. Егерме икенче тапкыр уздырыла торган халыкара чара быел татарның танылган галиме, дин әһеле, фәлсәфәче, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» нәфис фильмы белән ачылды.

«Рухы булышкандыр»: Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган нәфис фильм нинди сабак бирә?
Фото: «Алтын мөнбәр» кинофестивале матбугат хезмәте, Энҗе Шәйхетдинова

Анда аның балачагы һәм Үзбәкстанда гыйлем туплап фәнни хезмәтләр белән шөгыльләнә башлаган яшьлек еллары тасвирлана. Бу документаль фильм түгел. Шуңа күрә монда сюжетны көчәйтү, шәхескә кызыксыну уяту өчен уйдырма вакыйгалар да кертелгән. Ләкин алар һич кенә дә галим язмышындагы төп вакыйгаларның төсен югалтмый, киресенчә арттыра гына. Премьераны карарга тамашачы зал тутырып килде.

Уртак проект

«Укытучы» фильмы – Үзбәкстан белән уртак проект. Аны төшерүдә бер меңнән артык кеше катнашкан. Мәрҗанинең балачагы үзебездә, Яшел Үзән районында урнашкан «Татар авылы» этнокомплексы территориясендә, ә яшьлек еллары Үзбәкстанның Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендә төшерелде. Фильмның Татарстан ягыннан режиссеры – Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Үзбәкстан ягыннан – Илхом Мөхәммәтибраһимов. Сценарий авторлары да берничә. Бездән – Салават Юзеев һәм Рамил Төхвәтуллин. Мәрҗанинең балачагын танылган җырчы Асылъярның улы Әмир, яшьлек елларын Кариев театры артисты Булат Гатауллин уйный. Алар бу рольләренә шулкадәр туры килеп торалар, икесен дә бербөтен итеп кабул итәсең. Күз карашларындагы тирәнлек, эчке сабырлык, фикер сөреше – бөтен ислам дөньясының мөгаллименә әверелгән Шиһабетдин Мәрҗани нәкъ менә шундый булгандыр дип ышанып кабул итәсең.

Бик яшьли әнисен югалткан һәм үги әни кулы астында үскән Шиһап балачактан ук гыйлемгә омтыла. Мулла булган әтисе дә (Ирек Хафизов уйный) улының дөньяви фәннәргә кызыксынуы барлыгын күреп, аңа китаплар кайтарта һәм Бохарага барып уку мөмкинлеген тудыра. Фильмда Мәрҗани образы, аның дөньяга карашы төрле вакыйгалар, сынаулар аша ачыла.

Иң мөһиме – күзләр

Булат Гатауллин башкарган рольләрне моңа кадәр дә күрергә туры килде. Ләкин монда ул үзен профессиональ кино актеры буларак яңа югарылыкта ачты. «Рамил абыйга (Төхвәтуллин. – Авт.) бик зур рәхмәт. Безнең съемкаларга кадәр дә очрашулар, телефоннан сөйләшүләр күп булды. Ул гел мәгълүматлар җибәреп торды. Укырга кушты. «Иң мөһиме – күзләр. Эчеңдәге тынычлыкны, бу дөньяны яратуыңны уйнамый гына күрсәтергә кирәк. Болар барысы да синдә бар», – дип киңәшләрен бирде. Үзбәкстанга баргач, съемкалар башланганчы берничә көн Бохарада яшәү дә булышты. Көн саен иртәнге каһвәне эчәбез дә Рамил абый белән текст буенча утырабыз. Болар миңа образны ачарга бик ярдәм итте. Шиһабетдин Мәрҗанинең рухы да булышкандыр кебек. Мин съемкалар башланганчы Кабан күле буендагы һәйкәле янына барып басып тордым. Күңелемнән аның белән сөйләштем. «Зинһар ярдәм итегез», – дип сорадым. Шуңа күрәдерме, әллә Үзбәкстанда төшергәнгә, белмим, әллә ни зур авырлыклар булмады. Булган очракта да ничектер мин тыныч идем. Ә тормышта сабыр түгелмен. Тынгысыз, миңа бар да тиз кирәк», – дип кайбер серләре белән уртаклашты Булат Гатауллин.

Үзе сөйләмәсә дә, артист төшерү процессында шактый сынаулар уза. Фильмның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, Үзбәкстанда төшерү эшләре башланыр алдыннан Булатның тезе авыртып, табиблар аңа уйнарга рөхсәт тә бирмәгән. Ләкин ул авыртуны баса торган дарулар эчеп уйный, атка атланып та чаба. Төшерү мәйданында берни сиздерми.

Мәрҗани гашыйк булганмы?

Фильмны караганнан соң таныш-белешләргә үз хисләрем турында сөйләгәндә: «Ә мәхәббәт бармы соң?» – дип кызыксынучылар булды. Мәрҗани гашыйк булганмы? Инде алдан ук әйтүемчә, «Укытучы» – уен фильмы. Аны төшерүчеләрдә дә тамашачыда шундый сорау туарга мөмкин дигән уй булгандыр. Чынлыкта Шиһабетдин гашыйк булганмы, юкмы? Аның мәхәббәт кыйссасы хакында төгәл мәгълүмат юк. Ләкин 12 ел Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендә яшәгән егетнең дә йөрәге ул хис алдында каршы тора алмаска бик мөмкин. Фильм сценарие буенча, Мәрҗани Сәмәркандта үзе белем алган мөгаллимнең кызы Зөләйхага гашыйк була. Ләкин яшьләрнең хисләре күз карашлары һәм йөрәк ялкынын басар өчен укылган мәхәббәт шигырьләреннән ары узмый. «Башка аның турында авызыңны ачасы булма, ул монда үз иленә хезмәт итәр өчен фәнни белем тупларга килде», – дип кисәтә кызны әнисе. Менә шушы сүзләр белән генә дә фильмны төшерүчеләр тамашачыга татар галименең төп миссиясе хакында искәртеп куя.

Гомумән, биредә Мәрҗанинең фикерләре бик урынлы һәм басым ясамый гына еш кулланылган. Авторлар артык тирәнгә кереп казынмыйча, шул ук вакытта төп геройның гыйлем юлындагы максатын ачып биргән. Иң мөһиме – татарның бөек шәхесенә зур кызыксыну уята алганнар. Ә бу – алда торган иң зур максат. Монда фильмның операторы эше дә гаҗәеп һәм зур игътибарга лаек. Аны Үзбәкстанның танылган һәм тәҗрибәле операторы Умид Маликов төшергән.

Алда фестивальләр

«Укытучы» фильмы өч телдә – татарча, русча, үзбәкчә тавышландырылган. Алда әле премьера Мәскәүдә, Үзбәкстанда булачак. Фильмны төшерүдә Мәскәү продюсерлары да катнашкан. Аларның берсе – Елена Борисова. Хезмәт җимешен әзер килеш ул да тамашачылар белән бергә карады. Соклану хисләрен яшерми. «Без Үзбәкстандагы дусларыбыз зур фәнни хезмәтләре, мирасы бүген дә бар ислам дөньясы өчен кирәкле һәм файдалы булган бөек шәхес турында гаҗәеп фильм төшердек һәм ул – яшьләр өчен дә тәрбияви мисал», – дип белдерде Елена Борисова.

Фильмны алда фестивальләр көтә. «Алтын мөнбәр»дә катнашучы Бөекбританиядән килгән кунак – SIFFA халыкара кинофестивале президенты Любовь Балагова-Кандур да премьерадан соң үз фикерен җиткерде: «Ләззәтләнеп карадым, бер генә гаеп тә, бер генә кимчелеген дә тапмадым, плюс «бишле» куям». «Укытучы» фильмын Лондонга фестивальгә чакырды. Миләүшә Айтуганова фильмның инглиз теленә тәрҗемә ителүен җиткерде. Чөнки фәнни хезмәтләрен гарәп телендә язган татарның бөек галиме Шиһабетдин Мәрҗани – дөньякүләм танылган, хөрмәтле, мәртәбәле шәхес. Ислам илләрендә аның китапларын өйрәнәләр һәм фильм төшерелү хәбәрен дә шатланып кабул иткәннәр, прокатка көтәләр. Үзебездә киң җәмәгатьчелеккә карау мөмкинлеге фестивальләрдән соң булачак, дип ышандырды фильм төшерүчеләр.

Киләчәктә аның дәвамы, Мәрҗани эшчәнлегендә тагын да әһәмиятле роль уйнаган Казан чоры хакында да фильм булсын иде. Кино төшерүчеләр бу хакта хыяллана, тормышка ашырырга да язсын.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре