Газетага язылу

Йөз булды: Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланды

Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда Фәрит Габделганиев өчен 34 957 кеше тавыш бирде. 50 нче Биектау бер мандатлы округында сайлауга килүчеләрнең 64,9 проценты бу.

Йөз булды: Фәрит Габделганиев Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп сайланды

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Советында бер депутат урыны гыйнварда Азат Җиһаншин республиканың экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләнгәннән соң бушады. Парламентка өстәмә сайлау нәтиҗәләрен Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе 23 сентябрьдә игълан итте. Сайлауда җәмгысы 53 971 кеше тавыш биргән. КПРФ вәкиле Муса Касюков – 12 194, ЛДПРдан кандидат Рушан Хәсәнов 6118 тавыш җыйган. 

Тавыш бирүчеләрнең ышанычын Фәрит Габделганиевка акларга туры киләчәк. Быел 50 яшен тутырган сәясәтче 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 2015 елда эшлекле идарә остасы белгечлеге буенча Мәскәүнең «СКОЛКОВО» идарә мәктәбе дипломын ала. Хезмәт юлының саллы өлеше Казан шәһәр хакимиятенә бәйле. Төрле елларда ул шәһәр Администрациясенең «Хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры, Башкарма комитетның Икътисадый үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территорияләр үсеше бүлеге башлыгы, Икътисадый үсеш комитеты директоры урынбасары була. 2009–2015 елларда Универсиада авылы мэры, «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада башкарма дирекциясе» оешмасының генераль директоры урынбасары вазыйфасын били. 2018 елга кадәр Фәрит Габделганиев – Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры, 2020 елга кадәр икътисад министры була. 2020 елдан әлегә кадәр Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Рәисе ярдәмчесе иде. 

«Төрле вазыйфаларда туплаган тәҗрибәне республика алдында торган бурычларны системалы рәвештә хәл итүдә кулланыр вакыт җитте». Фәрит Габделганиев депутат булу карарын әнә шулай дип аңлата. «Дәүләт Советында нәкъ менә хокукый база формалаша, һәм ул шәһәр-авылларыбының үсешен, бизнеснең халәтен, яшьләрнең киләчәктә нинди мөмкинлекләргә ия булачагын билгели. Минем өчен бу – яңа сынау түгел, ә Татарстан һәм анда яшәүчеләр алдындагы җаваплылыкның дәвамы», – ди ул.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре