– Актаныш районының Пучы авылында үстем. Әниебез 40 яшендә алты баласын ятим итеп китеп барды. Ул вакытта иң олыбызга – 14, кечебезгә 2 яшь иде. Озак тормады, әткәй кабат өйләнде. Үги әни безне чит күрмәде. Гаиләдә әткәйнең сүзе нык булды. Беркемнән дә җил-давыл тидертмәде, – дип искә ала 71 яшьлек Илгизә апа. – Шул алты туганнан дүртәү генә калдык инде. Энем 44 яшендә, ике яшендә ятим калган Венера сеңлем 53 тә китеп барды. Туганнарымны югалту бик авыр булды. Әмма газиз балаңның үлеме аннан да яман. Ул йөрәкне яралап, күңелне телгәләп, сине гомер буе сагыш утында яшәтә торган хәсрәт икән.
Илгизә апа Казанга 18 яшендә килә. Булачак ире Рафаил белән заводта эшләгән вакытта таныша. Гаилә корып җибәрәләр. Бер ул, бер кызлары туа.
– Ул елларда заводта да айлар буе акча түләмиләр иде. Шулай булса да, армиядә хезмәт итеп кайткан улыбызны яныбызга урнаштырдык. Матур гына эшләп йөргән җиреннән харап булды балам. Бер көнне, аякларым авырта, дип зарланды. Ял көне булгач, хастаханәгә җибәрмәдем. Дүшәмбе барыр әле, янәсе. Җибәрәсе калган икән шул. Ә ул, рульгә утырырга кирәк булгач, күршеләргә ияреп чыгып китте. Таңга кадәр көтсәм дә, улым кайтмады. Машинасы баткан, шул мәшәкать белән йөргәннәр. Ә икенче көнне безнең ишекне милиция хезмәткәрләре шакыды: бер кыз гариза язган. Улымны аны мәсхәрәләүдә гаепләделәр... Алып чыгып киттеләр, өйгә исән килеш кайта алмады... – дип искә ала Илгизә апа. – Ә тагын бер елдан ирем вафат булды. Яңа ел алдыннан эштән кайтышлый дуслары белән кафега кергәннәр. Шунда бер кызны яклап сүз әйтә. Моның өчен гомере белән түләде ул. Мин әниләргә киткәндер, шунда кунадыр, дип уйладым, ә ул җан биреп яткан.
45 яшендә тол кала Илгизә апа. Әмма гомере буе каенанасы белән арасын өзми. Әле бүген дә иренең абыйсы белән чиратлап әниләрен тәрбиялиләр икән. Нәзирә апа күптән түгел 99 яшен тутырган.
– Ачы хәсрәтләрне бергә күтәрдек. Минем йөрәктә дә бала сагышы, аныкында да. Әле ярый кызым гел янымда булды. Кияү белән бергә яшибез, инде оныклар буй җитте, – ди Илгизә апа. – Кайчандыр япь-яшь булып заводка килеп кергән идем. Шунда алты кыз бергә эшли башладык һәм гомерлек дусларга әйләндек. Тормышымда нинди генә авырлык булса да, иң элек ярдәм кулын алар сузды. Алтыбызда алты төрле язмыш. Әмма күбебезне югалту ачысы берләштерә, тагын да якынайта. Бер гаиләгә, бертуганнарга әйләндек. Ялгыз калсаң, хәсрәтләрне күтәреп булмый. Кайчагында башкаларның ниләр кичергәнен ишетәм дә, минеке бит әле түзәрлек, дим. Авырлык артыннан һәрвакыт җиңеллек килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез