Марат Әхмәтов юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән котлады, шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия Язучылар берлеге рәисе Владимир Мединскийның котлау телеграммасын укып ирештерде.
"Талантлы шагыйрь, абруйлы әдәби тәнкыйтьче, телнең барлык нечкәлекләрен сизә торган тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Сез Ватан мәдәнияте үсешенә зур өлеш керттегез, - диелә телеграммада. - Моны югары дәүләт бүләкләре, хезмәттәшләрегезнең ихтирамы һәм укучыларның ихлас мәхәббәте раслый. Россия Язучылар берлегендә Сезнең белән хезмәттәшлеккә шатмын. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, илһам һәм барлык иҗади планнарның тормышка ашуын телим»
Марат Әхмәтов шулай ук кичә кунакларына Татарстан Рәисе Указы белән Ренат Харисның «Дуслык» ордены белән бүләкләнүен хәбәр итте.
Марат Әхмәтов шулай ук, “юбиляр – күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче” дип өстәде. "Ул Татарстанның яңа тарихын һәм аның дәүләт символларын булдыру һәм торгызу башлангычында торды, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Ренат Харис үз халкына, үз республикасына чын күңелдән бирелгән кеше. Исегезгә төшерәм, ул Югары Совет һәм Дәүләт Советы депутаты, шулай ук парламент Рәисе урынбасары иде. Һәм бүген 85 яшендә иҗат итүен дәвам итә".
Бүген Марат Әхмәтов Ренат Хариска Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
"Ничек кенә булмасын, эшләү өчен илһам кирәк, ә илһам – ул күңел эше. Казанның атаклы шагыйре Николай Заболоцкий әйтмешли, күңел көне-төне эшләргә тиеш. Мин бу таләпне үтәдем, минем җаным иртә белән дә, кич белән дә эшләде. Шуңа күрә мин 85 яшемдә башкарган эшләремнән канәгать», – дип белдерде Ренат Харис үзенең җавап сүзендә.
Ренат Харис – Татарстан Республикасының халык шагыйре (2004), Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), Каракалпак АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Чуваш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), РФ Дәүләт бүләге лауреаты (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1997), Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты.1972), Рәсүл Гамзатов исемендәге Зур әдәби премия лауреаты (2011).
Ул 60 тан артык шигырьләр, поэмалар һәм пьесалар җыентыгы авторы. “Йосыф хикәясе” балеты либреттосы (аның өчен 2005 елда ул РФ Дәүләт премиясен ала), “Шагыйрь мәхәббәте”, "Сөембикә" опералары, "Алтын Урда" балеты, "Алтын Казан" мюзиклы, "Кара палата" операсы, "Көзге" монооперасы, "Кеше" беренче татар ораториясе (композиторы М.Яруллин) авторы, шулай ук Г. Тукай турында "Җанымны җыр белән яктырт" беренче музыкаль фильмның сценарие авторы. Аның шигырьләренә композиторлар 200 гә якын вокаль әсәр иҗат иткәннәр, аерым әсәрләре Россия, якын һәм ерак чит ил халыкларының күп телләренә тәрҗемә ителгән.
Ренат Харис җитәкчелегендә республика Конституция комиссиясенең эш төркеме Татарстанның Дәүләт символлары: флаг, герб, гимн проектларын әзерләде. 1990 еллар ахырында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары була.

Бүген тантаналы кичә кунакларына Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры репертуарының визит карточкаларының берсе булган «Сөембикә» операсын тәкъдим иттеләр. Спектакль XVI гасыр уртасында Казан ханлыгы җимерелгән чорда бара. Сюжет үзәгендә ханлыкның соңгы хакиме Сөембикә патшабикәнең фаҗигале язмышы тора. Опера ике телдә башкарыла: татар һәм рус телләрендә.
Операның дөньякүләм премьерасы 2018 елда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә булды. 2020 елда спектакльне иҗат итүчеләр коллективы һәм "Сөембикә" партиясен алыштыргысыз башкаручы, театрның әйдәп баручы солисты Гөлнора Гатина Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар. 2025 елның мартында спектакль илнең Театр эшлеклеләре берлегенең «Россиянең театр куелышларының алтын фонды»на керде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез