Газетага язылу

Ил карты: Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка 70 яшь

«Җитмеш «җитте» дигәнне аңлата.

Ил карты: Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка 70 яшь

Бу – яшәү җитте, үләргә кирәк дигән сүз түгел, дөнья куудан туктарга вакыт дигән сүз. Балаларың, оныкларың үзеңне зурласыннар, кешеләргә – үрнәк, илнең күрке, яшьләрнең киңәшчесе булырлык аксакал бул. Синең ак йөзеңнән, чиста күңелеңнән башкаларның күңелләре шифа һәм тынычлык тапсын. Җитмештә инде «чын җитлеккән җимеш» дисеннәр». Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Гомер баскычлары» китабыннан бу сүзләр. Бу көннәрдә ул 70 яшен каршылый. Вәгазебез – Ил карты турында...

Сүз көче

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов:

– Җәлил хәзрәт белән танышлыгыбыз дистә еллар белән исәпләнә. Еллар узган саен аңа карата ихтирамым да арта гына. Аның гомер юлы – хезмәт һәм намус юлы. Балтач районында икътисадчы булып эшләгән елларында икътисад проблемалары буенча күп вакыт минем киңәшчем булды. 20 ел Татарстанның баш казые вазыйфасындагы хезмәте аның алыштыргысыз белгеч булуын тагын бер кат раслый.

Җәлил хәзрәтнең тирән мәгънәле вәгазьләре, үтемле сүзләре күңелне яктырта, рухны баета. Гаилә кыйммәтләрен, мөнәсәбәтләрне, сабырлык, шөкер итә белү сабакларын тормышчан мисалларда, яшь буын вәкилләре өчен дә аңлаешлы итеп җиткерә белүе сокландыра. Дин өчен иң авыр елларда да ул балаларны, ир-егетләрне дин юлына бастыру, тормыш сикәлтәләреннән саклап калу өчен төрле юллар эзләде һәм тапты да. Аның зур тырышлыгы белән салган тәрбия орлыклары шытып чыгып, менә инде ничә дистә еллар Бөрбаш авыл җирлегендә берничә буында чагылыш таба. Авыл җирлеге ныгый, бөтен республикага гына түгел, илкүләм таныла – монда хәзрәтнең өлеше бик зур.

Җәлил хәзрәт – динебез һәм туган телебез сагында торучы шәхес тә. Аның тел байлыгы һәм вәгазьләре телне өйрәнүгә этәргеч булып тора, нәселе һәм милләте белән горурланырлык буын үстерергә ярдәм итә, мәчетләрдә татар теленең яшәү мохитен саклый, хикмәтле сүзләре аша туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтә.

«Хәзер инде галимнәр дә ана телендә уйлый белмәгән кешенең фикер сәләте түбән булуын исбатладылар. Балада ана теленә мәхәббәт һәм аның белән горурлану булырга тиеш. Ул туган телнең гүзәллеген, аһәңен сизсен. Киләчәктә кай җирдә генә булмасын, аңа ана телен ишетү исә яхшы музыкага караганда да көчлерәк тәэсир итсен һәм ул бу телдә сөйләшүне үзе өчен бәхет итеп санасын. ...Кеше берничә тел белергә мөмкин, әмма ана телен белмәсә, ул чын кеше түгел, ярым кеше генә». («Әти-әниләргә нәсыйхәт» китабыннан)

Нәсел тоткасы

Киленнәре Альбина Фазлыева:

– Җәлил хәзрәт дәресләрен күпләр укып белсә, миңа ул дәресләрне төп нигездә алу бәхете насыйп булды. Балачагымны хәтерлим әле, гаиләбез белән дингә килгән генә вакытлар, белем дә, тәҗрибәбез дә аз. Берсендә әтием миңа яшел тышлы китап бүләк итте. «Җәлил хәзрәт дәресләре» дигән китап иде ул. Бу дәресләр минем киләчәк тормышымда иң кирәкле сабаклар булыр дип уйламадым да. Язмыш...

...Җәлил хәзрәт безнең авылга вәгазь сөйләргә килә икән. Никадәр сөенгәнемне белсәгез! Бу көнне зарыгып көтеп алдым. Ә урамда ишеп-ишеп яшенле яңгыр ява. Мәдәният йортына барып җиткәнче аякларым лачма су булды. Үзе барам, үзем борчылам... Тыңларга кеше җыелыр микән? Яңгырдан куркып килми калмаслар микән? Ишекне ачып керсә-ә-әм, шыгрым тулы кеше, алма төшәрлек тә урын юк. Нинди генә танылган артистларга да бу кадәр кеше килгәне булмагандыр! Икенче юлы Җәлил хәзрәт авылга килгәч, без аны үзебезнең өйгә чәй эчәргә чакырдык. Улы Алмаз да аның белән... Миңа 12 яшьләр тирәсе. Безгә килеп кергәч, Җәлил хәзрәт мине күрде дә: «Син безнең килен булырсың инде», – дип, бөтен кешеләр янында кызык итеп әйтеп куйды. Оялуымнан кызарып чыктым инде! Алмаз да шунда басып тора, минем әти-әнием дә. Бу сүзләрне көлеп кенә уздырдык. Җор телле хәзрәтнең догасы тормышка ашар да, берничә елдан мин килен булып аларга килермен дип уйлап та карамадым, бер ялгансыз!

Аллаһка мең шөкер! Куркып кына аяк баскан төп нигездә бүген мин бик бәхетле, матур тормыш кичерәм. Зур гаиләбездә һәркем үз урынында, һәркем кадерле! Җәлил әтине сез казый, вәгазьче буларак белсәгез, мин әтинең гади тормышта нинди булуын күреп беләм. Бүген ирем белән бик бәхетле гомер кичерәм икән – бу бәхетемдә әти белән әнинең дә өлеше зур икәнен аңлыйм. Инде хәзер үзебезнең балаларыбызда да Җәлил хәзрәт чалымнарын күрәләр икән, монысы – безнең өчен зур сөенеч. Бабалары кебек зиһенле, тәрбияле, хикмәтле булсыннар дип телим!

«Хәзер шундый мода: тоталар да җырчыларны ярыштыралар, бу җиңде дип зур-зур бүләкләр, машина ачкычы бирәләр. Ә нишләп әле төп йорт киленнәрен ярыштырып, аларга ачкыч бирмәскә? Мин булсам, төп йорт киленнәре конкурсын үткәрер идем. Аларга бүләкләр биреп, зурлап, кичәләргә чакырыр идем, күрсәтер идем халыкка». («Мәдәни җомга» газетасыннан)

Авыл күрке

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин:

– Җәлил хәзрәт – авылның олы хөрмәткә лаек Аксакалы. Бер вакытта да үзе өчен сораганы булмады, бөтен сораганы – авыл матурлыгы, авыл төзеклеге өчен. Аның тырышлыгы белән авылда 4 күпер, 10 чакрым тирәсе асфальт юл бар. Мәктәп һәм мәдәният йорты төзелешенә, балалар пансионаты эшләүгә кергән ярдәме зур. Әле бу мин җирлек башлыгы булып эшли башлаган соңгы еллардагысын гына санау бит. Кайтавазы дистә елларга сузылган бик зур эшен дә искә алмый мөмкин түгел. 1990 нчы елларда авылда мәчет төзү тарихы да Җәлил хәзрәттән башланды. Бер кичтә 80–90 бала җыелып, мәчеттә белем алабыз. Һәрберебезне тыңлатырга, санлатырга, кызыктырырга кирәк! Авыр заманнар иде бит... Мәчет подвалында егетләр өчен көрәш түгәрәге ачты. Электән авыл халкы алдында абруе зур, сүзе үтемле булды хәзрәтнең. Аныкы кебек тәҗрибә, талант белән читкә китеп төпләнергә дә мөмкинлеге булгандыр. Үзе дә китмәде, уллары Алмаз белән Булатны да авылда калдырды. Егетләр әтиләре эзеннән бара: икесе дә матур итеп гаилә алып баралар, нишләсәк тә, ярдәм итәргә тырышалар, беркайчан да битараф калмыйлар. Оныклары да авылда белем ала. Бүген авылда яшәп булмый дип, шәһәр ягына караучы яшьләргә үрнәк инде бу нәсел. Хәзрәтнең эшләрендә Гөлфәния апаның тырышлыгы зур. Терәк тә, теләктәшлек тә күрсәтеп торучы җәмәгате ул аның. Җәлил хәзрәт артына басып, аңа оеп укыйсы намазлар күп булсын иде әле.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. ...Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти-әнисен яратарак төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортларына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде». («Әти-әниләргә нәсыйхәт» китабыннан)

Горурлык

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин:

– Җәлил хәзрәт – кабатланмас, уникаль шәхес. Туган җирендә яшәп, иҗат итеп, кендек каны тамган җиргә тугры калган сирәк кешеләрнең берсе ул. Иң беренче чиратта шуның өчен хөрмәт итәм! Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап үз авылына кайткан, хезмәт юлын үз белгечлеге буенча башлаган. Аннары аны авыл хуҗалыгы идарәсенә икътисадчы итеп алганнар. Шул чорларда район эшчәнлегенә бик күп яңалыклар, шул исәптән «хозрасчет» системасын кертә. «Бөрбаш» җәмгыятендә тегү цехы оештырып җибәргәндә дә аның хезмәте аерым телгә алынырлык. Гомумән алганда да, районның авыл хуҗалыгына керткән өлеше бик зур.

Җәлил хәзрәт дингә бәйле хезмәт юлын да үз районыбызда башлап җибәрә. 1990 нчы елларда мәчетләр салдыруга зур өлеш кертте ул. Әле тагын бик игелекле хезмәтен искә алмый мөмкин түгел. Аның тырышлыгы һәм ул елларда район башлыгы Марат Әхмәтов теләктәшлеге белән һәр мәктәптә әхлак дәресләре керә башлады. Ул дәресләр бүген дә дәвам итә. Һичшиксез, районыбыз халкының әдәплелеге, иманлыгы шуның белән дә аңлатыла.

Чын патриот шәхес! Үз авылын тагын да матурлатуда, яшьләрне авылда калдыруда, тәрбия бирүдә бертуктаусыз эшчәнлек алып бара. Бөрбаш авылы – районыбызның йөзек кашы. Авылның төзек юлларында, яңа паркларында, авыл клубында, күл буендагы ял урынында, авылның чисталыгында, хәтта агачларны тәрбияләп торуда Җәлил хәзрәтнең хезмәте зур. Бөрбашның иске мәктәбен ремонтлатып, малайларга пансионат булдырды, анда дини-әхлакый тәрбия бирелә, килергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Түнтәр авылында кызлар өчен пансионат төзелеше дә аның киңәш-табышы белән башкарыла. Бөрбашта уза торган мөселман балалар Сабан туена илебезнең төрле почмагыннан меңләгән кунак килә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов килеп күреп киткәннән соң бәйрәмне тагын 4 районда уздырырга дигән карар кабул ителде.

Җәлил хәзрәтнең хикмәтле, үтемле сүзләре бик күп. Шуның берсен гел күңелемдә йөртәм: «Караңгылыктан зарланып йөргәнче һәр кеше бер шырпы кабызса, яктылыкка һәрберсе өлеш кертер иде». Республика, ил, дөнья күләмендә күренекле шәхесебез белән бөтен район халкы горурлана!

«Җәннәткә кеше Аллаһның рәхмәте белән керә. Ә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен кеше рәхмәте эченә яшергән. Бер хәдис: бозык хатын чүлдә кое янында утыра, янына бер эт килеп егыла. Хатын, чүәге белән су алып, эткә эчерә. Бу вакытта Раббыбыз үзенең рәхмәтен эт аркылы җибәргән. Бирүче түгел, сорап килүче – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен китерүче. Изге гамәл дә – үзеңнән бераз алып, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту ул». (Tatar Today сайтыннан)

Аксакал

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин:

Аллаһы Тәгалә Җәлил хәзрәтне Үзенең бөек рәхмәте белән бүләкләгән: аңа динебезне тарату, ныгыту һәм яклау юлында күп хезмәтләр куярга насыйп иткән. Коръәндә аның кебек шәхесләр хакында болай диелә: «Арагызда хәергә чакыра, яхшы гамәлләрне әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар – уңышка ирешүчеләр» («Әлү Гыймран», 104 нче аять). Шушы аятьтәге шикелле үк, Җәлил хәзрәт тә үзе артыннан хаклыкка ияртә белүче татар имамнарының берсе булып тора. Ул динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуда, халыкка әхлакый тәрбия бирүдә һәм башка сансыз күркәм эшләрдә катнаша. Шуның белән ул илебез күләмендәге татар-мөселман җәмәгатьчелегендә һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр арасында лаеклы рәвештә ихтирам казанды. Бу ихлас гамәлләре Раббыбыз каршында аның мәртәбәсен арттырыр, аны Үзенең әҗер-савапларына лаек итәр, иншәАллаһ!

«Гомер бер төрле генә түгел, ел фасыллары кебек үзгәрә. Ямьле яз – балачак, җәй – җимешләр үстерә торган, балалар тәрбияли торган вакыт, көз – җимешләрне татый торган чак. Кемнең җимеше татлы, кемнеке ачы. Кыш – ахирәт тормышы. Без кыш килүгә ышанганга күрә, яз, җәй һәм көзне кышка әзерлек чаралары белән үткәрәбез. Гомерне дә ахирәт тормышында Җәннәткә керерлек итеп үткәрү кирәк». («Гомер баскычлары» китабыннан)

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре