Газетага язылу

Клара Миңнуллина: «Авыр вакытларда Роберт белән сөйләшәм»

Клара апа Миңнуллина белән Тинчурин театры оештырган «Шигърият сулышы» проектында очраштык. Әлеге проектның беренчесе халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иде.

Клара Миңнуллина: «Авыр вакытларда Роберт белән сөйләшәм»
Фото: Клара Миңнуллинаның шәхси архивыннан

Кичә дәвамында бала чактан ук яраткан шагыйребезнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны тыңлап, күңел тулды, күзләр яшьләнде. Ә иңне иңгә куеп, 50 елга якын бергә гомер иткән ирен югалткан хатын бу минутларда ниләр кичергәнен, хәтерендә нинди истәлекләр яңартканын үзе генә белә. Клара апа Миңнуллина белән очрашып, Роберт Миңнуллинга бәйле хатирәләрне барларга булдык.

– Хатирәләрне сезнең танышудан башлыйк әле. Роберт исемле егетне беренче тапкыр кайда күрдегез, ничек аралаша башладыгыз?

– Безнең танышу тарихы озын ул. Сүземне ерактанрак башлыйм. Әти: «Олы кызым – табиб, икенчесе – укытучы, улым инженер булачак», – дип әйтә иде. Шулай булды да. Әни белән алар миңа укытучылыкка барырга киңәш иттеләр. 1967 елда унынчы сыйныфны тәмамлап, кызлар белән Пермьгә киттек. Мин анда педагогия институтының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә керергә уйладым. Беренче иншаны «дүртле»гә яздым, икенче имтихан рус әдәбиятыннан иде. М. Горькийның «На дне» әсәре эләкте. Андагы Сатин исемле геройның исемендәге басымын дөрес әйтмәдем. Укытучы: «Басымны да дөрес куя белмисең», – дип ачуланып чыгарып җибәрде. Шулай итеп ул елны укырга керә алмыйча өйгә кайтып киттем. Район үзәгендә яшибез, әни белән еш кына кинога йөри идек. Бер көнне кинодан кайтып киләбез, артыбыздан дәшми генә бер егет иярде. Бераз кайткач, ул үз юлы белән, без үзебезнең юл белән киттек. Икенче тапкыр кызлар белән баргач, ул тагын иярде. Бу Роберт иде. Шунда ул миңа эндәште. «Туфлиләрегез матур», – диде. Ә мин әнинең туфлиен кигән идем. Ачуланып кына бер сүз әйттем дә кайтып киттем. Шуннан бирле ул гел мине күзәтеп йөргән. Ләкин килеп эндәшмәде. Район үзәгендә РОНОда эшли башладым. Ә Роберт ул вакытта районның «Маяк» газетасында эшли һәм берничә мәдәният учреждениесен берләштергән комсомол оешмасы җитәкчесе дә булып чыкты. Җыелышларда, җәмәгать эшләрендә очраша идек. Шулай танышып киттек. Журналистлар ничек танышуыбызны сораса, Роберт: «Клара кыргый иде ул, мин аны бик авыр яуладым. Яшь боланны кулга ияләштергәндәй ияләштердем», – дип шаярта иде. Бер ел очрашып йөргәннән соң, мин Бирск шәһәрендәге педагогия институтына кердем. Роберт Казанга укырга китте, мине дә чакырды. «Бармыйм мин синең Казаныңа», – дидем. Ләкин ул мине күз уңыннан югалтмады. Бездә укучы яшь шагыйрьләр янына килә иде, шунда мине дә күреп китә. Укуны тәмамлагач, үзебездә бер ел мәктәптә эшләдем. Анда да кайтып йөрде. Аннары өйләнештек һәм мин Роберт янына Казанга күчеп килдем.

Фото: Клара Миңнуллинаның шәхси архивыннан

– Роберт абый сүзләренә язылган җырдагыча, мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр...

– Мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ләкин Роберт үзен шундый итеп күрсәтә белде: аның миңа булган мөнәсәбәте яратуга әверелде. Бергә яши башлагач та, төрле чаклар булды. Фатирсыз да яшәдек, авырлыклар да күрдек. Ләкин бер-беребезне беркайчан да кимсетмәдек, авыр сүзләр әйтешмәдек. Ул да, мин дә сабыр булдык.

– Роберт абый сезгә багышлап язган шигырьләрен үзегезгә укый идеме?

– Ул аларны беренче елларда язып кына бирә иде. Беренче шигырен, 18 яшем тулгач, открыткага язып бирде. Әле дә саклыйм. Анда: «Ышанам мин. Килер көннәрнең // Матур булырына ышанам. // Хәер, син үзең бит // Ак бәхетнең үзенә охшаган. 1968 ел, 5 гыйнвар» дип язылган иде. Хат саен диярлек миңа шигырь язып җибәрде ул. Пенсиягә чыккач, Таңсылу ярдәме белән социаль челтәрләрдә үз битен булдырды. Язылучылары бик күп иде, гел үзенең шигырьләрен куеп барды. Миңа да: «Әйдә, мин сиңа шигырь укыйм», – дип әйтә иде. Үзем аның шигырьләрен Роберт өйдә булмаганда, берәр җиргә командировкага киткәндә укырга ярата идем. Үзе укыганда елыйсы килә. Робертның бер гадәте бар иде. Китабы чыкса, аны күкрәгенә куеп сыйпый иде ул. Бөтен кичерешләре эчтә иде бит аның. Ул миңа да күп нәрсәне сөйләмәде. Борчымаска тырышты. Шулай итеп мине саклавы булды микән?

– Роберт абый беркайчан да кеше сөйләшкәндә кысылмый, тыныч кына мыек астыннан елмаеп, күзәтеп тыңлап торыр иде. Ул кеше арасында гына шундый булдымы, әллә өйдә дәме?

– Әйе, өйдә дә шундый кеше иде, артык сөйләшмәде. Тыңлап торыр да соңгы сүзен генә әйтер иде. Күзләренә карасаң да аңлашыла, карашында ниндидер көч бар иде. Фикерләренә башкалар да колак сала иде бит. Әйткән сүзенә өйдә балалар да, туганнар арасында да игътибар итәләр иде. Ә инде оныклар килсә, ул бөтенләй башка, шаян кешегә әйләнә иде.

– Шигырьләре берничә буын балаларны тәрбияләде. Алар бүген дә популяр. Һәм моның сәбәбе гади. Чөнки балалар психологиясенә туры килә, алар телендә язылган. Роберт абыйның балалыгы нәрсәдә чагылды?

– Бер яктан, холкы туры килгәндер. Икенче яктан, аның иң беренче остазы, шулай ук балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиев иде. Роберт «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлаганчы балалар өчен язган кеше түгел. Ул вакытта атнага бер тапкыр редакциягә балаларны чакыралар иде. Ул алар белән аралашты, мәктәпләргә, балалар бакчаларына бик күп йөрде. Кая чакырсалар, шунда барды. Балалар өчен шигырьләрне улыбыз Алмаз тугач яза башлады. Бу да бер сәбәп булгандыр. «Яшь ленинчы» газетасында эшләүче балалар шагыйре Хәкимҗан Халиков белән дә бик дус булды. Менә шулай әкренләп кереп китте. «Кара әле, әйбәт килеп чыкты бит бу», – дип, үзенең дә шаккаткан чаклары булды. Аннары ул Республика балалар фонды җитәкчесе булып та эшләде, балалар йортларына, приютларга еш барды. Анда күргәннәре дә тәэсир иткәндер. Аның язганнарын күрделәр, 30 яшендә Роберт Муса Җәлил премиясен алды. Менә алар да иҗат итәргә этәргеч биргәндер. Ләкин хәзерге, телефонда утыручы балалар заманы килгәч, ул инде шактый сүрелде. Элеккеге кебек күп язмады. «Мин боларга ничек язарга икәнен белмим», – диде. Аларны аңларга кирәк бит. Шунысы сөендерә: бүген Роберт Миңнуллин исемендәге премиягә конкурс бар, кызыбыз Таңсылу да әтисенең шигырьләрен укуга балалар арасында бәйгеләр уздырды. Исемен оныттырасыбыз килми. Аның шигыренә язылган җырларны башкарганда да Роберт Миңнуллин сүзләре икәнне әйтсеннәр иде.

Фото: Клара Миңнуллинаның шәхси архивыннан

– Язган җырлары арасында сезнең күңелгә аеруча якыны, аеруча яратып тыңлый торганы бармы?

– Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында «Өзгәләнде яшь сандугач» җырын бик яратып кабул иттем. Мирсәет аның көен үзе язган. Робертның «Мәхәббәт шушыдыр» дигән җырын да яратам. Аның «Син үлгәнче мине сагынырсың» дигән җырын тыныч кына тыңлый алмыйм. Хәзер барлык җырларын да яратам инде. «Әрем исе, әрем тәме» дигәне дә бик матур бит. Аның сүзләренә бик еш көй язалар иде. Утызар ел җырланганнары бар. «Әбиләр чуагы», «Әнкәмнең догалары»... Алар бик күп. Барысы да – популяр, хисләндерә торган җырлар. Роберт чын шигърият кешесе, профессионал булды. Шигырьләрендә үзенең холкы да, тормышка карашы да чагыла. Кайчагында шигырьләрен укыйм да рифмаларын туры китереп бирүенә шаккатам. Үзеннән дә: «Ничек син шулай туры китереп язасың соң?» – дип сорый идем.

– Нәрсә дип җавап бирә иде?

– Әйтми, эндәшми иде. Бик аз сөйләшә иде шул. Аның бөтен кичерешләре, хисләре күзләрендә булды.

– Әниләр турында да Роберт абый кебек аеруча бер ярату, хөрмәт белән язган шагыйрьләр бик сирәктер. Аның шигырьләрендә Әнкәй сүзе дә һәрвакыт баш хәрефтән языла. «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Әнкәмнең догалары» кебек җырлары – мәдхия. Әнисе нинди иде?

– Ирина исемле дус кызым Робертның дусты белән очраша иде. Роберт белән дуслашып йөри башлагач, алар безне Робертлар авылыннан ерак түгел урнашкан Аккүз авылына Яңа ел каршыларга чакырды. Шунда егетләр белән сөйләштеләр дә: «Әйдә, ат белән урам буйлап йөрибез», – диләр. Безгә кызык бит инде, кышкы көн, матур. Болар, авылдан чыгып, икенче юлга керделәр. Бара-бара бер бәләкәй генә авылга килеп җиттек. Бер өй янында атны туктаттылар. «Әйдә, кереп чыгабыз, бу – безнең өебез», – ди Роберт. Мин аптырап калсам да, кая барасың... Шунда әнкәйне беренче тапкыр күрдем. Бик матур хатын, авыл кеше дип тә әйтмәссең. Тәртипле икәнлеге, зыялылыгы йөзенә чыккан. Ул да артык сөйләшми иде. Шул бәләкәй генә йортта биш баланы тәрбияләп үстергән. Безне матур итеп каршы алды. Нәрсә икәнен дә аңлап бетермәдем. Робертның хәйләсе булган инде бу. Робертта әнисе холкы иде. Әнкәй дә аз сөйләшә, киңәшне кирәк чакта гына бирә. Кирәкмәгәндә кысылмый. Биш баласы да аның сүзенә колак салды. Ул төрле эшләрдә эшләгән. Үзенең дә әти-әнисе иртә вафат булган, сеңлесе белән балалар йортында тәрбияләнгән. Шуңа күрә аның русчасы да әйбәт иде, бик матур тегә иде. Балалар өчен яшәгән кеше ул. «Роберт, без дә әнине яратабыз. Ә син аны нишләп шулкадәр яратасың? Әллә бәләкәй чакта аны ничектер борчыдыңмы?» – дип сорый идем. Әтиләре үлгәч, биш баланы (дүртесе малай бит) тәрбиялисе җиңел булмагандыр, борчулар да китергәннәрдер. Робертның үзенә дә олы малай буларак авырлыклар күп төшкән. Менә шулар сәбәпче булды микән? Әнисен яратуы да сүзсез иде, барысы да йөрәгендә иде аның. Ул аны башкарган эшләре белән, шигырьләре, җырлары аша аңлатты. Авылга кайтабыз, әни белән Роберт бер-берсенә каршы киләләр, ике кул бирешеп күрешәләр. Шунда Роберт әнинең күзләренә карап тора. Аннары инде алар озаклап сөйләшәләр. Теләсә нәрсә түгел, акыллы фикерләр белән генә сөйләшәләр. Ул аны артык мактамый да иде. Әнкәй: «Улым, радиодан ишеттем, тавышың бик матур чыкты, матур сөйләдең», – дисә, Робертка шул җитә иде инде. Әтиләре урынына калгач, үзеннән соң энеләренә, сеңлесенә дә нык ярдәм итте ул. Казанга килсәләр дә, үзебезнең бер бүлмәле фатирыбызга сыендырдык. Бу бит Робертның хөрмәтеннән килә. Мин дә, бала бәләкәй булса да, пироглар пешереп каршы ала идем. Төрле вакыт булгандыр. Ләкин хәзер: «Ярый шул вакытта якты чырай күрсәткәнмен», – дип сөенәм.

Фото: Клара Миңнуллинаның шәхси архивыннан

– Роберт абыйның туган авылында музее да бар. Ул ничек барлыкка килде? Шул хакта да сөйләгез әле.

– Үзе исән чакта энесе Ким белән музей булдыру хакында еш сөйләште. Аны оештыру өчен урыны да кирәк бит. Башта район үзәгендә эшләмәкчеләр иде. Тик ул ничектер килеп чыкмады. Күпмедер вакыттан соң Робертның туган авылы Шәммәттәге үзе белем алган башлангыч мәктәп бинасында оештыру мөмкинлеге туды. Ул хәзер мәдәният йорты. Шунда зур гына мәйданны биләгән өч бүлмә бирделәр. Аның бер бүлмәсе Робертның шәхси китапханәсеннән кайтарылган китаплардан тора. Музейга кайтасы әйберләрен, китапларны да Роберт белән бергә туплап куйган идек. Ул бер әйберне дә ташламады. Музейны дизайнер ярдәмендә бик матур итеп эшләделәр. Заманча техника да куелган, Робертның үз тавышын да ишетергә мөмкин. Анда килгән кеше аның бөтен иҗат юлы белән таныша ала. Туган авылы күренешен чагылдырган бик матур стенд та куелган. Анда бар нәрсә җанлана, Шәммәтнең бөтен матурлыгы күренә. Музейны ачуда кызыбыз Таңсылу да күңелен биреп булышты. Хәзер дә Робертка багышланган чараларда бик теләп һәм яратып, иҗади яктан күзаллап эшли. Әтисенә багышланган «Гомер моңында» спектаклен чыгарганда да ул башыннан ахырына кадәр театрда булды, киңәшләрен биреп, шигырьләрен сайлашырга, аның эчке дөньясын ачарга ярдәм итте. Марат Готыф улына, Мәдәният министрлыгына, Башкортстанга бик зур рәхмәт, музей ишегалдына Робертның бюстын урнаштырырга да булыштылар. Ачылышына язучылар да бик күп килде. Бу – гомерлек истәлек, ябыла гына күрмәсен, дибез. Бер ягы бар: Татарстаннан ераграк. Робертның музейны булдырырга теләве дә иҗатын оныттырасы килмәүдән иде. «Мин ни өчен язам соң? 50 елдан соң кем укыр?» – дип әйтә иде ул.

– Роберт абый иҗатын бүген дә онытмыйлар, яратып укыйлар. Тинчурин театры оештырган «Шигърият сулышы» дигән проект кичәсендә тамашачы елый-елый тыңлады. Сезгә дә җиңел булмагандыр.

– Роберт исән чакта аның белән концертларга барсак: «Их, кайчан концертларда шигырьләр дә сөйләрләр икән? Шундый вакыт җитәр микән?» – дип хыяллана иде. Ул киткәч үк, концертларда җыр арасында шигырьләр сөйли башладылар. Роберт күрсә иде моны, дим. Ә Айдар Җаббаров бик кызыклы проект эшләгән. Бу – шагыйрьләрне оныттырмау. Иң беренче кичәгә Робертны куйган бит. Мин анда елап утырдым. Барсы да искә төшә.

– 50 елга якын гомер иткән кадерле кешеңне югалтудан соң да ничектер яшәргә көч табарга кирәк...

– Беренче елларда балалар, оныклар янымда булып юатты. Робертның сеңлесе Люция дә: «Җиңги, мин сине ташламыйм», – диде. Өйдә дә, бакчада да бергә булдык. Аңа бик рәхмәтлемен. Хәзер инде ул да юк. Робертка да бик ярдәм итте. Язмаларын компьютерда Люция туплады. Абыйсын бик ярата иде. Минем өчен Роберттан соң тормыш яме оныкларымда булды. Алар хәзер үсте инде. Җайлашырга мөмкин түгеллеген дә беләм, шулай да ансыз тормышка җайлашырга тырышам. Өйдә Робертның портреты тора, бик авыр чакларда янына барам да аның белән сөйләшәм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре