Имза куйгач
Яңа шәһәрнең язмышы хәл ителгән елларны да исәпкә алсак, кала тарихына тагын берничә ел өстәп куярга мөмкин әле. Нефть химиясе производствосы өчен Соболеково авылы янындагы мәйданны 1956 елда ук билгеләп куялар. 1958 елның 8 маенда СССРның Министрлар Советы карары белән яңа төзелешләр исемлеге раслана. Тагын ике ай чамасы узгач, КПСС Үзәк комитеты «1958–1965 елларда халык һәм сәнәгать ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен ясалма һәм синтетик җепселләр, пластик массалар һәм башка синтетик материаллар һәм эшләнмәләр җитештерүне тизләтү турында» карар кабул итә. Әлеге документлар белән Казан Органик синтез заводы һәм Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелеше проекты раслана. Күпчелек комбинатны хәзер Чаллы территориясенә караган Орловка авылы янында төзү яклы була. Әмма, әйтүләренә караганда, ТАССР Совнархозы рәисе Алексей Шмарев сүзе үтемлерәк була. Соболеково янында елга да, урман да бар, кешеләргә ял итү өчен шартлар кулайрак, ди ул. Чынлыкта исә «роза ветров» хәлиткеч роль уйнагандыр, дигән фикер бар.
Янып торган Татарстан
Нефть белән бергә чыгарыла торган җиңел газ фракцияләре Татарстанда ул вакытта 25 процентка гына кулланылган (1957 елда эшләтеп җибәрелгән газ эшкәртү заводы турында сүз бара). Калган 6 млрд кубометрга якын газ факелларда яндырылган. Әлеге факт төзелеш проектының төп нигезе булып тора. «Бөтен Татария «яна» иде! Әмма мин ул вакытта ук бу байлыкның кыйммәтен аңлый идем. «Түбән Кама Нефтехим» төзелеше башланып 20 ел узуга, без Советлар Союзының бер ноктасында каучук һәм каучук өчен мономерлар җитештерүнең шундый күләмнәренә ирешә алдык: алар АКШтагы күләмнең яртысына тигез иде! Ә эшне башлаганда, америкалылар ышанмаган иде бит», – дип искә ала комбинатның беренче директоры Николай Лемаев.
Бөтенсоюз төзелеше
Химкомбинат һәм шәһәр төзелеше 1960 елның 25 декабрендә, кар-бураннар ерып, Актүбә авылына беренче төзүчеләрне утырткан чана-трактор поезды килеп керүдән башлана. Төзелеш белән Кәрим Вәлиуллин идарә итә. Төзүчеләр, Түбән Кама җиренә килеп җиткәч, ау мылтыгыннан атып, «салют» бирәләр. Документлар исә 1961 елның башында гына расланып бетә.
Беренче ике елны эшләр урыныннан кузгалмый диярлек. Төзелешне 4 тапкыр туктаталар. Акча җитмәү дә йогынты ясый, планлаштырылган производствоның күләме турында бердәм фикер дә булмый. Проект буенча, нефть химиясе комбинаты алга таба эшкәртү барышында төрле полимерлар алырга мөмкин булган продуктлар, ягъни чимал җитештерү предприятиесе буларак кына төзелергә тиеш булган. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиевны бу масштаблар гына канәгатьләндерми. Төзелешкә каршы килүчеләр дә була. Татариягә нефть эшкәртү нәрсәгә? Уфада, Горькийда, Куйбышевта булган НПЗлар да җитәрлек бит... Фикрәт Табиев Леонид Брежнев янына юл тота һәм Татариядәге чимал запасын җилгә очыруның дөрес булмавын расларга тырыша. «Татария һәм аерым алганда Түбән Кама – заманча каучук җитештерү өчен идеаль урын», – дип, фикерен саннар белән дәлилли.
Яңа масштаб
Нефть химиясе производстволары комплексын киңәйтү тәкъдиме кабул ителә. Брежнев төзелешне тизләтергә боера. Зур төзелеш башланачак шәһәрдә яшәүчеләрнең саны да артырга тиеш, болай булгач. Монда 170 мең түгел, 250 мең кеше яшәрлек шәһәр булачак! Проектның уңышлылыгына шикләнүчеләр, каршы килүчеләр барыбер була әле. Ә карарда гадәти булмаган пункт барлыкка килә: «КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Л. Табиевның шәхси җаваплылыгында кабул ителә». Яхшылык онытылмый, 2015 елда Түбән Камада Фикрәт Табиев урамы ачыла.
Шәһәр исеме
1960 елның апрелендә төзүчеләр бистәсен Түбән Кама дип атыйлар. 1961 елның 19 апрелендә ТАССР Югары Советы президиумы карары белән Чаллы районының Афанас авыл советы территориясендә Түбән Кама торак пункты теркәлә. 1965 елның 12 гыйнварында Түбән Кама районы барлыкка килә. Район хакимияте органнары оеша башлый. КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасына соңрак Татарстан өлкә комитетының нефть һәм химия сәнәгате бүлеген җитәкләячәк, «Тасма» һәм «Казаноргсинтез» директоры булачак Наил Йосыпов алына. Ниһаять, 1966 елның 22 сентябрендә РСФСР Югары Советы президиумы карары белән Түбән Кама эшчеләр бистәсе шәһәргә әверелә. Бу көн тарихка Татарстан нефть химиясе башкаласының туган көне буларак кереп кала.
Ай үсәсен көн үсеп
Беренче төзүчеләрнең күбесе землянкаларда көн күрә. Кул астында нәрсә бар – шуның белән яшәр урын корып куялар. Шунда гаилә барлыкка килә, балалар туа. Яшьлек рухы белән шәһәр төзелә. Әнә шул эшкә өлеш кертергә теләп, меңләгән егет-кыз булачак шәһәр ягына агыла. Әлбәттә, кире борылып кайтып китүчеләр дә аз булмый. Тормыш җиңел генә бармый. Көнкүрешне җайга салу, ныклап хәл итү өчен вакыт кирәк, билгеле. Дүрт катлы беренче торак йортны 1961 елның мартында төзи башлыйлар. Күпфатирлы беренче йортның нигезен 1964 елның апрелендә салалар. Беренче мәктәп 1962 елның 30 августында эшли башлый. Балаларны өч сменада укыталар. Ә дүртенчесен техник училищега тапшыралар. Шулай итеп, мәктәп иртәнге сәгать 6 дан төнге 12 гә кадәр эшли. Төзелешкә кеше кирәк, материалын табасы бар, әле акча мәсьәләсен дә хәл итәсе. Берсе дә җиңел бирелми. Беренче төзүчеләр арасында танылган шәхес, 46 нчы СМУның баш инженеры, соңрак Николай Лемаевның урынбасары булачак Рафаил Глянц ул елларны болай дип искә ала: «Әйтик, шәһәргә, кичекмәстән Мәдәният йорты төзергә кирәк. Ә акчаның каян килеп, кая киткәнен күзәтеп торган Стройбанк проектны хупламый. Имеш, безгә Мәдәният йорты тиеш түгел икән. Башка юлын эзли башладык һәм Техника йорты дип атарга булдык. Баксаң, алай итеп төзергә ярый икән». Киләчәктә исә Түбән Кама берничә тапкыр илнең иң уңайлы шәһәре булып танылачак әле.
Заводлар шәһәре
Химкомбинатның беренче директоры дип күпләр Николай Лемаевны телгә ала. Чынлыкта, әле барлыкка да килмәгән заводның тәүге җитәкчесе Иван Санников була. Татарстан Совнархозының химия сәнәгате идарәсе башлыгы урынбасары булган Лемаевны исә предприятие башлыгы итеп 1963 елның 31 гыйнварында билгелиләр һәм ул 22 ел җитәкчелек итә. Ул төзелешкә килгәндә, штатта 40 кеше була, ә киткәндә бу сан 28 меңгә җитә.
1967 елда шәһәр тормышына зур үзгәреш алып килгән тагын бер вакыйга була. 24 октябрьдә СССРның Министрлар Советы Түбән Камада шин заводы төзү турында карар чыгара. Нигезен 1968 елның 7 маенда салалар. Еллар узган саен, шәһәрдә дистәләгән завод калкып чыга. Бүген инде шәһәр сәнәгате нефть химиясе һәм шиннар җитештерү белән генә чикләнми. Ә менә тагын бер зур төзелешкә нокта куярга туры килә. Районның Кама Аланы авылы янында корыла башлаган АЭСны әле ачылганчы ук ябып куялар. Аның каравы Түбән Камадан 45 чакрым ераклыкта зур бистә калкып чыга.
Түбәнкамалылар
Түбән Кама җирендә беренче бала Анатолий Колбаса һәм аның хатыны Людмила гаиләсендә дөньяга килә. 1961 елның 17 июнендә туган сабыйга Сергей дип исем кушалар. Шул ук елның 19 июлендә беренче гаилә теркәлә. 1979 елда Түбән Камада тәүге тапкыр халык санын исәпкә алганда, шәһәрдә 139 мең кеше яшәгәне ачыклана. Руслар – 52,9%, татарлар – 39,3%, чуашлар – 2,6%. Хәзер шәһәрдә 241 мең кеше яши. Руслар – 43,4%, татарлар – 50,8%, чуашлар – 2,4%.
БЕЛЕШМӘ
– Россиядә җитештерелгән синтетик каучукның 40 проценты, йөк машиналары шиннарының һәр икенчесе Түбән Кама өлешенә туры килә.
– Республикада чыгарылган нефтьнең 70 проценты Түбән Камада эшкәртелә.
– Икътисадның нигезен «СИБУР» составындагы «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть», «ТАНЕКО», «КАМА TYRES», «ТАИФ-НК» предприятиеләре тәшкил итә.
– 2025 елда җитештерелгән продукция бәясе 859 млрд сум тәшкил итә. Бу – республикадагы 4 нче күрсәткеч. Тулаем территориаль продукт (ВТП) 411 миллиард сум булган.
– Соңгы 5 елда җитештерүгә 600 млрд сумнан артык акча кертелгән.
– Районда 7 сәнәгать паркы эшли.
– Быел эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 122 мең сумга җитте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез