Газетага язылу

Игътибарны кем урлый?

Узып барышлый телефонны билгеле бер максат белән, әйтик, килгән хәбәрне укырга дип кулга аласың. Ә берәр сәгатьтән үзеңнең Фәлән Фәләнова куйган видеоларны карап утыруыңны аңлыйсың. Ничек килеп эләктем мин монда? Бер сәгать буе нәрсә эшләдем? Ник эшләдем мин моны? Барысы да томан эчендә...

Игътибарны кем урлый?
Фото: ru.pinterest.com

Таныш хәлме? Вакыт чаба, тик тә утырмыйсың кебек (кемнеңдер тормышын күзәтәсең бит), ләкин бу вакыт эчендә ниләр булганын юньләп хәтерләмисең. Нейропсихолог Мария Каменецкая бу күренешне йокы аралаш йөргәндә була торган халәткә бик охшаш дип саный. «Баш томанланган, ләкин авырмыйбыз да кебек. Һәрхәлдә, моның авыру түгеллегенә ышанасы килә», – ди ул. Бүгенге сәхифәбездә замана «чир»е – бер максатсыз телефон экранын «сыпыру» һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләшербез.

2 минуттан 6 сәгатькә

Иң элек үткәнгә кайтып килик. 2004 елда кеше күпме вакытын экранга карап үткәргәнен беләсезме? Шаккатырга әзерләнегез: ике минут ярым. Калифорния университеты галиме Глория Марк тикшеренүләре нәтиҗәсе шул хакта сөйли. Бүгенгә кайтыйк. 2025 елда Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк кешеләр интернетта көненә 4 сәгать 33 минут утырган. 12–24 яшь төркемендә бу күрсәткеч – 6 сәгать 49 минут (!).

Игътибар кайда?

Уйлап карасаң, бу кадәр вакытны интернетта утыруга берәү дә аңлы рәвештә сарыф итмидер инде ул. Эшең шул булмаса, билгеле. Белгечләр дә шулай ди. Интернет һәм социаль челтәрләр игътибарны бер генә нәрсәгә юнәлтергә ирек бирми. Видеоязмаларның да, текст рәвешендә бирелә торган мәгълүматларның да кыскарганнан-кыскара баруына игътибар итәсездер. Бу махсус рәвештә шулай эшләнә – интернет-маркетинг шулай корылган. Мария Каменецкая әйтүенчә, кеше тора-бара игътибарын бер генә нәрсәгә юнәлтү сәләтен югалта ала. Бу нәрсә дигән сүз? Күпмедер вакыттан соң ул басылып кына бер эшне ахырына кадәр эшләп бетерә алмаска мөмкин. «Чөнки интернетта, социаль челтәрләрдә ул минут саен диярлек бер темадан икенчесенә күчә, һәм баш мие шуңа ияләнә», – ди нейропсихолог.

Бер кулга биш эш

«Мин андый кыска видеолар карамыйм, бер кирәксез экран «сыпырып» утырмыйм» диючеләр дә табылыр. Ә нәрсә дә булса эшләгәндә шул ук телефоннан яки телевизордан ни дә булса карыйсызмы? Бәлки эш арасында кемнеңдер хатына җавап язып җибәрәсездер? Телефонга килгән хәбәрләрне дә гел карап торасыздыр? Бу очракта да сезнең игътибар бер җирдән икенче җиргә сикереп йөри.

Укый белми башладыкмы?

Нейролингвистлар чаң суга: клиплы фикерләү (клиповое мышление), берничә эшне берьюлы эшләү киләчәктә мәгълүматны кабул итү сәләтенә начар йогынты ясарга мөмкин.

Моңа бәйле бер кызыклы да, кызганыч та тикшеренү бар. Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие үзәгендә уздырганнар аны. Катнашучыларга «Маша встретила сиделку швеи, скроившую красивое платье» җөмләсен анализларга биргәннәр. «Күлмәкне кем теккән?» соравына тикшеренүдә катнашучыларның 60–70 проценты «тегүче» дип җавап биргән. Ягъни кешеләр җөмлә төзелешен анализлап тормыйча, аны яхшылап укымыйча, күлмәкне тегүче тегәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Гомумән алганда, нейролингвистлар фикеренчә, бүген кеше озын, катлаулы текстларны өстән-өстән генә укырга күнегеп бара. Бу шулай ук игътибарны җыеп ала алмауга бәйле. Ягъни күпләр хәзер тексттагы кирәкле сүзләрне генә күреп ала да үзенчә нәтиҗә ясап куя.

Нишләргә?

– Цифрлы гигиена кагыйдәләрен үтәргә.

– Балаларны да, үзебезне дә мәгълүматны сайлап алырга өйрәтергә.

– Игътибарны бер генә эшкә юнәлтергә өйрәнергә. Әйе, бу да – күнекмә. Бер эш башлыйсыз икән, башкасы турында уйлап та карамагыз.

– Озын форматларны кайтарырга: китаплар укырга, фильмнар карарга.

Табиб фикере

Хәзерге балалар – цифрлы технологияләрне балачактан күреп үсә торган сабыйларның беренче буыны. Шуңа да цифрлы гигиена мәсьәләсендә аларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты Илдус Лотфуллин бу җәһәттән менә нинди кагыйдәләрне үтәргә куша:

– Балаларның экран белән эш итү вакытын чикләргә кирәк. Өч яше тулганчы, бала экран күреп үсәргә тиеш түгел. Ул аның психикасы өчен зыянлы. Өч яшенә кадәр кулына телефон, планшет тотмаган балаларның аң-фикерләре, көн-төн телевизор карап үскәннәрнеке белән чагыштырганда, башкачарак була. Өч яшьтән соң экран бала өчен ул кадәр үк зыянлы булмый. Яшүсмер балаларның мәктәптә укуы да күп очракта экранга бәйле. Шуңа күрә аларны ул дәрәҗәдә чикләргә кирәкми.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре