Газетага язылу

«Быел бигрәк нык әзерләнгәннәр»: Рөстәм Миңнеханов «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә булды

Бу шимбәдә Казан агросәнәгать паркында алма төшәр урын да юк иде. Бу юлы халык көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенә түгел, ә республиканың белем бирү йортларында укучылар кулы белән үстерелгән, ясалган, чигелгән, пешерелгән, тегелгән әйберләр сатып алырга килде.

«Быел бигрәк нык әзерләнгәннәр»: Рөстәм Миңнеханов «Осталар шәһәре» ярминкә-күргәзмәсендә булды
Фото: tatarstan.ru

«Осталар шәһәре» дип аталган ярминкә-күргәзмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Өч рәткә тезелгән бер генә сату ноктасы да читтә калмады. Рөстәм Миңнеханов аларның хәлен дә сорашты, укытучы һәм остазларга рәхмәтен дә җиткерде.

– Бүген Казан агросәнәгать паркында хезмәт, талант һәм осталык бәйрәме. Басулардагы сый-нигъмәтләр, үзенчәлекле иҗат эшләнмәләре –  республиканың көллият һәм техникумда укучыларның үз эшләрен яратуын һәм белемле булуларын күрсәтә, – диде Татарстан Рәисе. – Татарстанда урта һөнәри белем бирү яңа сулыш ала. Моның шулай икәненә бүгенге күргәзмә аша тагын бер инандык. Мәктәп тәмамлаучы укучыларның 60 проценты көллиятләрне сайлый. Республикада һөнәри белем бирү йортларында укучы 100 меңнән артык студент бар. Эшче һөнәрләргә, авыл хуҗалыгы һәм инженер белгечлекләренә кызыксыну арту сөендерә. Татарстан икътисадының иминлеге эшче кулларда. Урта белем бирү йортларында укучыларның төпле һөнәре һәм иртәгәге көнгә ышанычы бар. Узган ел 23 мең белгечнең 90 проценты укыган һөнәре буенча эшкә урнашкан.

 Рөстәм Миңнеханов, студентлар иң югары стандартларга туры килә торган шартларда укырга тиеш, ди. Шуны күздә тотып, соңгы елларда республиканың 150 дән артык уку йорты һәм тулай тораклар төзекләндерелгән.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, әлеге ярминкәгә башка төбәктән дә сатып алучылар килә, ди.

– Биредә укучылар һәм студентлар кулы белән әзерләнгән күпме товар бар. Күп кенә көллиятләр ярминкәдән соң заказлар кабул итә башлый, – ди ул. – Бүген биредә 42 районнан 63 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 230 гомуми белем бирү мәктәбе катнаша. Сатудан кергән акчага кирәк-яраклар алалар. Белгәннәрен күрсәтү өчен менә дигән урын.

Моның шулай икәнен Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укучы егетләр дә әйтә. Мари Эл егете Алмаз Җиһаншин 9 нчы сыйныфны бетергәч, механик белгеченә укырга кергән.

– Әтнә бездән ерак түгел. Шул ягы да кызыктырды. Сайлаган һөнәрем дә үземә бик туры килә. Яратып укыйм, быел 4 нче курста инде, – ди Алмаз. – Төркемдә 24 кеше укыйбыз. Хезмәт тәрбиясе дә безне тормышка әзерли. 150 алмагач утырткан идек. Инде алма да бирә башлады. Ярминкәгә дә үзебезнең яшелчәләрне алып килдек.

Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем бирүче Фәридә Хәсәнова, өметле яшьләр шактый, дип сөендерә.

– Бездә белем алучы балаларның барысы да диярлек үз һөнәре буенча эшли. Балтач, Арча, Биектау районнарыннан килгән балалар белем алып, үзләренә кайтып белгеч була, – ди ул.

Мамадыш политехник көллияте директоры Айнур Әгъләмов, ярминкәгә студентлар тырышлыгы белән үстерелгән яшелчәләрне алып килдек, тырышып эшләсәң, үзеңә дә җитә, сатып та була, ди. Ә менә Дүсмәт мәктәбе коллективы яшелчәләрне сатудан кергән акчаны үзләренә бәйрәмнәрдә таратылачак бүләкләр өчен тоталар икән. Үстергәнне үзләре ашамый, аларга әзер ризыкларны башкаладан җибәрәләр, ди.

Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсуллова әйтүенчә, аларның 450 гектар җире бар.

– Шул җирнең 5 гектарында яшелчә үстерәбез. Аннары аны студентлар ел буе ашый. Беренчедән, тәмле ризык, икенчедән хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Ә монысы хәзер бик кирәк, – ди ул. – Уку йортлары арасында уза торган ярминкәне ел саен көтеп торабыз. Пешекче белгечлегенә укучы кыз-егетләр кыярын да тозлый, кәбестә салаты да ясый. Күргәзмәгә алып килгән бар продукция аларның кулы аша узган. Эшләгәннәре дә, белгәннәре дә үзләре өчен.

Гадәти булмаган ярминкәдән сөт, ит эзләп йөрүчеләр дә бар иде. Мәрзия апа Хәмидуллина буш шешәләрен кире алып кайтып китсә дә, янчыгы буш түгел иде.

– Сөткә дип кенә килгән идем. Бик бай ярминкәгә эләктем. Әле ярый улым алып килгән. Алмаган әйбер калмады. Балалар үстергән, дигәч, суган да алдык, кишер дә, кәбестә дә. Әле менә кышка дип тозлаган кыяр-помидор да алдым. Бәясе дә арзан гына, – ди ул.

Ат ите алырга дип килгән Альбина Чернованы, кыстап, яңа пешкән коймак белән чәй эчергәннәр.

– Узган ел да укучылар ярминкәсенә туры килгән идем. Быел бигрәк нык әзерләнгәннәр. Монда нәрсә генә юк?! Рәтләр буе йөреп бетерер өчен дә әллә ничә сәгать кирәк. Бик күңелле, хәтта милли көйләребез ишетелеп тора. Оештыручыларга рәхмәт, – ди ул.

Ярминкәгә 70 тоннага якын яшелчә һәм җиләк-җимеш, 50 тоннага якын бөртеклеләр, 2,5 меңнән артык консерв алып килгәннәр. Белем бирү йортларында укучылар әзерләгән 1,5 мең декоратив-гамәли иҗат әйберләре, 1,1 мең тегү әйберләре, меңнән артык агач һәм 850 металл эшләнмәләр дә күргәзмәгә куелган һәм сатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре