Газетага язылу

Раил Рамазанов: «Язмыш утларга, суларга салса да, таш кебек атылып чыгарга кирәк»

Башта абыйсы, аның артыннан әнисе, аннары еллар узганнан соң кабат тапкан әтисе китеп бара. Әле аякка гына басып килгән егеткә тормышның ни икәнен бик иртә чамаларга туры килә. Шул вакытта аның юлына ярдәм кулы сузган кешеләр чыга.

Раил Рамазанов: «Язмыш утларга, суларга салса да, таш кебек атылып чыгарга кирәк»
Фото: шәхси архивтан

Равия

Раил Рамазанов Балык Бистәсендә туып үсә. Гаилә таркалгач, ике малайны тәрбияләү әниләре җилкәсенә төшә.

– Әниебез бар яктан да уңган булды: шәлен дә бәйләде, аш-суга да осталыгы бар иде. Без йокыдан торганчы, бар дөнья ялт иткән була иде. Шуңа күрә без дә бар эшне белеп үстек, – дип искә ала Раил әнисен. – Абыем төзелештә эшләде. Шунда егылып имгәнде дә, кабат аякка баса алмыйча, үлеп китте. Әнине шул хәсрәт бетерде. Бик авыр кичерде. Абыйның киемнәрен кулына алып иснәр иде. Сагынуы шулкадәр көчле булган икән. Ул чакта мин әле – бала-чага, әниемнең ничек интеккәнен хәзер генә аңлый башладым. Хәзер булсамы? Янымда гына тотар идем дә йөрәк ярасын дәваларга тырышыр идем... Тик соң инде. Бала хәсрәтенең нәрсә икәнен аны кичергән әниләр генә беләдер. Әнием дә өзгәләнде, хәсрәттән картайды, тиз биреште. Кайткач, миңа: «Әллә бүген урамга чыкмыйсыңмы?» – дияр иде. Хәзер генә аңлыйм: абыйны югалткач, минем белән дә берәр хәл булмасын дип борчылган икән ул.

45 яшендә үлеп китә Равия. Менә шул чакта Раилгә әнисенең апасы җылы кулларын суза. Хәер, тормышында тагын бер зур вакыйга була әле аның.

– Әни вафатыннан соң күп тә үтмәде, әти белән очраштык. Ул безең үскәнне белмәсә дә, гомере буе әнине яратып яшәгән икән. Соңгы елларда гел аны сагынып сагышланган. Бергә яшәмәгәч, яшермим, арада җылылык юк иде. Әмма мин әтиемне гафу итәргә көч таптым. Араларны җайлап, бер-беребезгә терәк булырбыз, дип уйладым. Тик хыялым чынга ашмый калды. Әти дә китеп барды, – дип искә ала Раил. – Әле ярый, әниемнең апасы булды. Кайткан саен әнием кебек яратты, тәмле ризыклар пешереп көтеп торды. Күңелемдәге яраны бергәләп төзәтергә тырыштык. Әмма бөтенләй үк ябылмый икән ул. Әни кадерен вакыт узган саен ныграк аңлыйм.

Резеда

«Син уйнаучы түгел, уйнатучы буласың». Театр училищесында укыганда остазлары Раилгә әнә шулай дип юл күрсәтә. Сүзнең ни турыда барганын аңлап бетермәгән егет баштарак бу сүзләргә үпкәләп тә йөри. Эшли башлагач, үзе дә килешә. Язмыш аны яңа кешеләр белән очраштыра. Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваны аеруча якын итә ул.

– «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруын төшергәндә якынаеп киттек. Мин аның карашында ук әни җылысын тойдым. Шулкадәр якын кешеләргә әйләндек тә куйдык. «Раилкәем» дип кенә торды. Социаль челтәрләрдә аның битен алып бара башладым, концерт программаларын дә бергә әзерләдек. Әле авырып киткәч тә, мине гел үсендереп торды. Үзен түгел, башкаларны уйлады. «Үләм» дигән сүзне әйтмәде, – дип искә ала Раил. – Миңа гел төпле киңәшен биреп торды. Гайбәт сөйләгән җирдә йөрмә, тормыштан зарланма, диде. Эшең булганда эшлә, тешең булганда тешлә, ди иде. Хыяллары зур иде аның. Әнинең күп кенә чалымнарын Резеда апада күрдем. Әмма бергәләп дус булып гомер итәргә насыйп булмады. Яман чир Резеда апаны арабыздан алып киткән көн мине кабат ятим иткәндәй булды. Бөтен әйберне табып була. Әти-әни, якыннарны, газиз кешеләрне генә кире кайтарып булмый.

Наилә

Язмыш, Раилнең йөрәк яраларын төзәтергә дип, аның юлына шәфкать туташы булып эшләүче Наиләне чыгара. Хатынының әнисе дә Раилне үз баласы кебек каршы ала. «Кияү, икебезгә бер язмыш, мин дә – иртә ятим калган кеше», – ди ул. Уртак сүзләре дә күп була, сөйләшеп сүзләре бетми аларның. Тик 7 ел гына бергә яшәп калалар.

– Хатынымның әнисе инсульт кичерде. Ул авырып киткәч, көнаралаш янына кайтып йөрдек. Наиләнең өзгәләнүен күреп, мин әниләрне тагын да катырак яратып булганны аңладым. Әни һәм кыз мәхәббәтен күрдем. Әле дә әнисен сагынып, көнгә берничә тапкыр елап ала. Әбине мин дә нык юксынам, – ди Раил. – Язмыш утларга, суларга салса да, таш кебек атылып чыгарга кирәк. Тормышта югалып калмас өчен, максатың булырга тиеш. Бары тик шул чакта гына сынауларны узып булачак. Тагын шунысы бар: янәшәңдә терәк булыр ышанычлы кешеләр дә кирәк. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Аллаһы Тәгалә миңа туры юл күрсәтте. Кирәк вакытта юлымда очраган һәрбер кеше, үз киңәшен биреп, миңа яшәр көч өстәде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре