Шаньдун – Кытайдагы 100 миллионнан артык кеше яши торган иң зур провинцияләрнең берсе. Анда Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе һәм Татарстанның мәгариф форумында катнашты. Катнашучыларга ул Татарстан белән Кытай хезмәттәшлегендә мәгариф тармагының аерым урын алып торуын әйтте. Республика югары уку йортларында Кытайдан ике меңнән артык студент укый. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, фәнни тикшеренүләр һәм гамәли эшләнмәләр юнәлешендә уртак проектлар буенча актив эш алып барылмый. Нишләргә җыеналар? «Бүген без фән-мәгариф өлкәсендә ике яклы элемтәләрне үстерү юлында бик мөһим адым ясыйбыз. КРуТех – Россия–Кытай алдынгы технологияләр университетын төзү проекты – кабатланмас инициатива. Безнең илләр арасындагы бай тарихта андый тәҗрибә юк иде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу эшне башкару юнәлешендә кирәкле меморандумга Россия Президенты Владимир Путинның Кытайга быел май аендагы рәсми визиты кысасында имза салынган иде. Беренче этапта проект Татарстандагы 11 университетны һәм Шаньдун провинциясендәге 14 югары уку йортын берләштерәчәк. Инженер, цифрлы технологияләр, биомедицина белгечлекләре һәм сәнәгать дизайны буенча уртак белем бирү программалары 2027 елга ачылачак. Проектта төп вузлар итеп Казан федераль университеты һәм Шаньдун университеты билгеләнгән.
Шаньдун провинциясе губернаторы урынбасары Сунь Симинь дә Татарстан белән мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең зур потенциалга ия булуына игътибар итте. «Ерак ара чын дуслыкка киртә була алмый, уртак көч белән мәгарифтә хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов исә ноябрьдә Казанда Россия һәм Кытай техник университетларының зур форумы узачагын әйтте, Шаньдун университеты вәкилләрен Татарстанга чакырды. Форум азагында ике якның университетлары арасында берничә килешү имзаланды.
Хезмәттәшлек турында сөйләшү университет ректоры Ли Шуцай белән очрашуда да дәвам итте. Вузда 70 мең студент укый, аларга 5 меңгә якын остаз белем бирә. Цяньфошань Идарә итү системалары һәм инженерлык институты кампусында Татарстан Рәисенә һәм Татарстан югары уку йортлары ректорларына шунда булдырылган эшләнмәләрне күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясенең эшчәнлеге белән дә танышты. Аларның 44 илдә 129 вәкиллеге бар. Татарстандагы «Ядран» АҖ белән хезмәттәшлек итә. Республика белән элемтәне ныгытырга ниятләре бар. «Сезнең компания инвестор гына түгел, ә Татарстанның сәнәгать гаиләсенең бер өлешенә әверелде», – диде Рөстәм Миңнеханов Haier Group Директорлар советы рәисе, генераль директоры Чжоу Юньцзе белән очрашуда. Кайбер тикшеренүләргә караганда, Haier көнкүреш техникасын сату буенча дөньяда беренче урында тора. Компания күп еллар республика белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Рәисе әйтүенчә, яңа юнәлешләрдә дә эшләргә кирәк.
Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Республика да бу багланышларны үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Узган ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше рекордлы 3,3 млрд доллардан артып киткән. «Соңгы елларда Кытай республика икътисадына төп чит ил инвесторына әверелде. Бу күрсәткеч 20 мәртәбә артты һәм артуын дәвам иттерә», – диде Татарстан Рәисе. Шаньдун провинциясе губернаторы аңа хезмәттәшлеккә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Чжоу Найсян сүзләренә караганда, ике төбәк арасындагы күптәнге мөнәсәбәтләрнең уңышлы булуында төп сәбәпче – Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу азагында берничә килешү имзаланды. Татарстан Хөкүмәте Шаньдун провинциясе Мәгариф департаменты белән берлектә мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерәчәк. Казан дәүләт энергетика университеты – Шаньдун фән һәм техника университеты белән, «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясе «Алабуга» МИЗ, «Ядран» АҖ белән уртак проектлар тормышка ашырачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез