Газетага язылу

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: «Оча торган тәлинкәләр – җен эше булырга мөмкин»

Оча торган тәлинкәләр турында ишетеп торабыз. Кайчак күк йөзендә янып һәм сүнеп торган ут күрсәк тә, күңелгә шик керә. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә. Ә менә ислам дине бу хәлләргә ничек карый? Коръәндә бу турыда нәрсә әйтелгән? Хәдисләр нәрсә сөйли? Бу сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирде.

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов: «Оча торган тәлинкәләр – җен эше булырга мөмкин»
Фото: социаль челтәрдән

– НЛОлар турында еш ишетергә туры килә. Галимнәр дә аларның барлыгын исбатларга тырыша. Ә Коръәндә бу күренешкә аңлатма бармы?

– Без көн саен биш тапкыр намазда укый торган «Фатиха» сүрәсе бар. Аллаһы Тәгалә беренче аятьләрендә үк: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин», – ди, ягъни «галәмнәрнең тәрбиячесе Раббысына мактау булсын» ди. Нәрсә соң ул галәм? Изге китапта болай диелә: «Йә, Мөхәммәд, без сине барча галәмгә рәсүл итеп җибәрәбез». Моннан күренгәнчә, галәм ике төргә бүленеп, адәмнәр һәм җеннәрдән тора, чөнки пәйгамбәребез адәмнәр һәм җеннәр өчен рәсүл булып килде. Ә инде башка риваятьләргә карасак, фәрештәләрнең, үсемлекләрнең, хайваннарның аерым галәм тәшкил итүе мәгълүм. Бөек галим Имам әл-Куртуби үзенең китапларында 40 мең, башка язмаларында хәтта 80 мең галәм бар дип, хәдисләр китерә. Әйткәнемчә, галәм дигәндә, планеталарны гына күзаллау дөрес түгел. Бу – барча тереклек, кеше дә, хайваннар да, үсемлек, микроб һәм атомнар, күзәнәкләр дә. Болардан чыгып, без галәмнәрнең күп икәненә инана алабыз. Ә галәмнең барысын да кем күргән һәм анда нинди җан ияләре яшәвен кем белә?..

– Мөселман кеше НЛОларга ышанырга тиешме?

– Без, мөселманнар, иң беренче чиратта Коръәнгә һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтенә ышанабыз. Имамнарга, галимнәрнең бердәм фикеренә колак салабыз. Әгәр дә безнең сорауга алар да җавап бирә алмый икән, без үзебезнең фикергә, тоемлауга таянабыз. Шуңа күрә биредә «тиеш» дип карау бик дөрес түгел. Әгәр дә әлеге сорауга Коръәндә яки галимнәрнең китапларында ачыктан-ачык җавап бар икән, адәм баласы ышанырга да, ышанмаска да мөмкин.

– НЛО – җен эше ул, дигән иде бер дин әһеле. Килешәсезме?

– Бик мөмкин. Коръәндә «Рәхман» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Кешеләрне зыңгылдап торган (саф) балчыктан яраттым, ә җеннәрне – уттан», – дигән. Җеннәрнең шулай ук кешеләргә кадәр бер мең ел алдан яратылганнары да мәгълүм. Моны инкарь итеп тә, бу тәгаен шулай дип тә әйтеп булмый, чөнки исбатларга мөмкин булган хәл түгел. Әмма без җеннәрнең адәм баласын туры юлдан тайпылдырырга тырышканы хакында яхшы беләбез.

– Җеннәр төрле кыяфәттә кеше хозурына килеп баса алгач, алар адәмнәргә караганда күпкә акыллырак булып саналамы?

– Чыннан да, җеннәр безгә төрле кыяфәттә килергә мөмкин. Аларның елан, кара эт булып килүләре хакында хәдисләр дә бар. Шайтанның адәм баласының төшенә кереп саташтыруы да мәгълүм. Әйе, алар кешеләргә караганда акыллырак та, хәйләкәррәк тә, чөнки алар безгә караганда иртәрәк туган. Алар арасында хәерлесе дә, иманлысы да, Аллаһка буйсына торганнары да бар. Һәрхәлдә, моны без җаныбыз тәннән аерылгач кына белә алачакбыз. Бәлки фән бик нык алга китеп, галимнәр дә моны исбатлый алырлар.

– НЛО күрдем, аларга ияреп, башка планетага барып кайттым, диючеләр сүзенә ышанырга ярыймы? Гомумән, төш белән өн буталган очрак булып, син чыннан да үзеңне икенче галәмдә сизә аласыңмы?

– Бу бик бәхәсле һәм тикшерелмәгән, төпле дәлилләре булып та, кешелек дөньясына тулысынча мәгълүм әйберләр түгел. Кайсыдыр кешенең ышанычы икенче берәүдә икеләнү тудырырга мөмкин. Җан мәсьәләсе бөтенләй катлаулы. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта бик аз искә ала. «Әй, пәйгамбәр, алар синнән җан турында сорыйлар. Әйт, бу Аллаһның эше һәм сезгә бу эштән аз гына мәгълүмат бирелгән», – ди Ул. Моннан аңлашылганча, Аллаһ безгә җан турында артык төпченмәскә куша. Җанның чикләре һәм мөмкинлекләре мәгълүм түгел. Җанның сәяхәтләре турында язылган китаплар да бар. Дин галимнәре арасында шушы дөнья белән ахирәт дөньясындагы пәрдәләрне ачарга тырышучы, төрле ачышлар ясаучылары да бар барын. Баш мие эшчәнлегенең мөмкинлекләре шулай ук тулысынча ачылып бетмәгән. Хәтта кешенең төш күрүе дә бүген тулысынча өйрәнелмәгән. Әйе, аны галимнәр аңлатырга тырыша, әмма ул тулысынча дөрес мәгълүмат дип фикер йөртә алмыйбыз. Шуңа күрә «мин оча торган тәлинкә күрдем» яисә «башка галәм иясе белән булдым» дип әйтүче кешенең ул чагында нинди халәттә булганын һәм нәрсә кичергәнен без тәгаен әйтә алмыйбыз.

– Оча торган тәлинкәгә охшаш берәр җисемне күрүгә, мөселман иң башта нәрсә эшләргә тиеш?

– Аллаһка шөкер, пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә тормышның бөтен мәсьәләләренә бәйле догалар бар. Иң башта мөселман кеше Аллаһы Тәгаләгә сыенырга тиеш. «Берәү дә сиңа зыян да, файда да китерә алмас, әгәр дә Аллаһы Тәгалә моңа юлны ачмаса», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). «Бәкарә» сүрәсендә дә бу хакта бәян ителә. Аллаһы Тәгалә моны теләмәсә, хәтта бөтен дөнья кешеләре бергә җыелып, сиңа ярдәм итәргә теләсә дә, ярдәм итә алмас. Мөселман бары тик Аннан яклау һәм сыену эзләргә тиеш. «Дога – мөселманның коралы», – диде пәйгамбәребез (с.г.в.). Авырудан, кешеләрдән һәм җеннәрдән булган зыян һәм зарардан саклану өчен «Аятелкөрси», «Ихлас», «Фәлак» сүрәләрен укырга мөмкин. Шулай ук: «Бисмилләәһилләзии ләә йәдурру мәгәсмиһии шәй-үн филь-әрдый үә ләә фиссәмәәәә-и үә Һүвә-Ссәмиигуль-Гәлиим», – дип кабатларга мөмкин. Мәгънәсе: «Җир һәм күкләрдә булган бернәрсә дә Бөек Зат булган Аллаһның исеме белән булгач, зарар китерә алмый, чөнки Ул – Ишетүче, Белүче».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре