Газетага язылу

Санарга өйрәтү: балаларга кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?

Һәр тугызынчы әти-әни кесә чыгымнары өчен баласына айга 10 мең сумнан артык акча бирә. Һәр өченче гаиләдә бу сумма – 3, ә һәр дүртенчесендә 5 мең сумнан ким түгел. Иминиятләштерү оешмаларының берсе уздырган сораштыру әнә шуны күрсәтә. Ә сез күпме бирәсез? Баланы акчаны чамалап тотарга ничек өйрәтергә?

Санарга өйрәтү: балаларга кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?

Көн саен – 100 сум. Түбән Кама районы Башкарма комитетының эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Илнар Сираев 3 нче сыйныфта укучы кызы белән шулай килешкән. Төпчекләре кечкенә әле.

– Мәктәп якын булгач, җәяү генә бара. Юл өчен чыгым китми. Көнгә 100 сум 8 нче сыйныфка кадәр җитә дип уйлыйм. Финанс белеменә кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Кызымны моңа өйрәтә алдым. Бүген азрак тота икән, иртәгә күбрәк сарыф итә ала. Монысы – аның эше, – ди ике бала атасы Илнар Сираев. – Мәктәп ашханәсендә бәяләр кыйммәт түгел. Тәмле ашаталар. Борын җыералар икән, бу – бала проблемасы. 100 сум кибеткә кереп, нәрсәдер алырга җитә. Көн саен чипсы белән шоколад кына ашап тормыйсың бит. Башкалардан аерылып тормасын дип, сыйныфташларына да игътибар итәм, әлбәттә. Күбесе 50, 100 сум бирә булып чыкты. Акча күп биреп, баланы бозарга ярамый. Минем күбрәк бирергә мөмкинлек бар, әмма алай эшләмим. Кем булып үсәр алар?

Ә менә Казанда яшәүче Гөлназ Галимова акча күп бирүдән бала узына дип санамый.

– Балаңның дус-ишләре кемнәр? Акчаны шуңа карап та бирәсең. Әйләнә-тирәсендәге балалар бай гаиләләрдән икән, бу очракта кулына 50–100 сум гына тоттырмыйсың инде. Алар көненә 300–500 сум акча тотканда, синеке мескен булып карап торсынмыни? Кибеттә бер шешә су гына да 60–70 сум тора. Дусларының өстендә 3–4 меңлек футболка булганда, синеке   кызыкмыймыни? Шуңа күрә безнең гаиләдә акчаны кысып бирү дигән нәрсә юк. Үзләре сорамаган чакта да күбрәк өлеш чыгарырга тырышам. Без гади генә тормышта яшибез. Җиһазларны да башкалар кебек гел яңартып тормыйбыз. Обойны алыштырмаганга да 15 ел инде. Әмма балаларга акча кызгану дигән нәрсә юк, – ди укытучы булып эшләүче Гөлназ Галимова.

Юрганыңны аягыңа карап сузасың. Тукай районының Иске Дөреш авылында яшәүче, өч баласын ялгыз тәрбияләүче Илдар Гыйрфанов артыгын кылана алмый.

– Дини бәйрәмнәрдә, мәчетләрдә балаларга сәдаканы гел биреп торалар. Шактый гына сумма җыела. Менә шул акчаны үзләренә бирәм. Кирәк чакта шуны тоталар. Олы кызга телефон алдык әле. Кызлар үсә барган саен чыгымнары да аз түгел. Кирәкле әйберләрен кибеттән үзләре ала. Хәер акчасы җитеп бара. Мәктәптә бушлай тукланалар иде. Быел ничек булыр? Алар миннән акча сорамый, – ди Илдар.

Биектау районында яшәүче Вәлидовларның да – үз тәртибе.

– Җәй көне эшләгән акчаларын үзләренә тоталар. Безнең туризм үзәгебез бар. Балалар походлар оештырырга булыша. Акча кадерен беләләр. Әйтик, 13 яшьлек улым балык тотарга ярата. Кармак яки башка кирәк-яраклар ала. Кечкенәләр әле акчаны нәрсәгә тотасын белми, «копилка»га җыеп баралар. Кибеттән коры-сары алмыйлар. Үзебез шулай өйрәттек. Өчесе мәктәптә укый. Карталарына бераз акча салгалыйм, – ди дүрт бала әнисе Лаура Вәлидова.

Социология фәннәре докторы, «Мәктәпләр өчен гаилә белеме» курсы авторы Лидия Карцева балаларга акчаны чамасын белеп бирергә киңәш итә.

– Акчаны дөрес итеп тотарга өйрәтмәсәң, соңрак кеше «күп» һәм «аз» төшенчәләрен бутый башлаячак. Балага акча бирү-бирмәү турындагы бәхәсләр дистә еллар буе бара. Төрле фикерләр бар, – ди Лидия Карцева. – Әти-әниләр баласының картасына күпмедер акча салып куйса, отышлырак булыр. Мәктәптә уку озаккарак сузылганда, бала әлеге акчага буфеттан теләгән әйберен сатып ала. Әгәр колакчыны, телефон чыбыгы, сәгатенең батарейкасы эштән чыга икән, әти-әни янына йөгерергәме? Айга ике мең сум акча биреп куйсаң, җайлы бит. Бу акча кәнфит яки кафедан камыр ризыклары алыр өчен түгел, кирәк әйберләргә тотарга бирелә. Ә аннан ничек дөрес итеп файдаланырга? Акчаны бер айга дип бирегез. Тиеннәрне саклап тотарга өйрәтмәсәң, карта счетында бер нәрсә дә калмаячак. Акчаны уртанчы сыйныфларда бирә башлагыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре