Газетага язылу

Казанда «Алтын мөнбәр» фестивале башланды

Казанда «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кино фестиваленең ачылыш тантанасы узды. Ул 4-8 сентябрь көннәрендә үтә.

Казанда «Алтын мөнбәр» фестивале башланды

Фестивальдә катнашу өчен 67 илдән гаризалар килгән. Бер меңнән артык хезмәт арасыннан конкурс программасына 55 фильмны сайлап алганнар. «Алтын мөнбәр»дә катнашучы кинематоргафлар, артистлар Камал театрында оештырылган ачылыш тантанасына кызыл келәм аша узды. Алар арасында үзебезнең Татарстан кинематографлары, режиссерлар, артистлар булу сөендерә. Быел фестивальгә Татарстаннан 15 хезмәт тәкъдим ителгән. Фестиваль ачышы дип танылган мәгърифәтче, галим, фәлсәфәче, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагы һәм яшьлеге турындагы нәфис фильм чыгарылды. «Укытучы» фильмы Үзбәкстан кинематографистлары белән берлектә төшерелде, режиссер Рамил Төхвәтуллин.

«Алтын мөнбәр»не Камал театрында Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачты. Залга җыелучыларны сәламләп, ул инде киләсе елда 23 нче тапкыр узачак фестивальгә старт бирде һәм 3-7 сентябрь көннәрендә көтеп калабыз дип белдерде.

«Алтын мөнбәр» кунакларын фестивальнең президенты, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә сәламләде. Ул фестивальнең оешкан көннән бирле төрле илләрдә яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләр хакында фикер алышу, бер-береңә хөрмәт белән карау мәйданына әверелүен әйтте.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында фестивальгә нигез салучылар – Беренче Президент, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, элеккеге мәдәният министры Зилә Вәлиевага һәм Равил хәзрәт Гайнетдингә зур рәхмәтен җиткерде. Россия мәдәният министры Ольга Любимованың рәхмәт хатын укыды.

Быел конкурста яңа номинацияләр дә барлыкка килде. Алар арасында – «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш». Шулай ук беренче тапкыр «Иң яхшы милли сериал»ны да билгеләп үтәчәкләр.  

«Алтын мөнбәр»нең Россия халыкларының бердәмлеге елында һәм Казан - ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы кысаларында узуы тагын да зуррак әһәмияткә ия.

 

                                        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре