Газетага язылу

Ишегалдың синең яшел келәм...

– Их, бер каз бибиләре алып үстерәсе килә, – ди нәнә кайчак. Нәрсәгә ул, күпме тәрбия кирәк, маташмагыз, дип кире уйлатырга тырышабыз. Алай да, җәй уртасында булса да каз бибиләре алып куйганнар. Казлы яшьлекне искә алып, ниндидер бер ямансу бушлыкны тутырасы килүдерме? «Күңелсез әле ул казлар булмагач», – ди иде бит әби дә.

Ишегалдың синең яшел келәм...
Равилә Кашапова фотосы

Каз бәбкәсе үстерүне әйтмә инде аны. Кеше иткәнче, әй, каз иткәнче никадәр тырышлык кирәк. Яз башында, мартта ук ахрысы, нәнә уч төпләренә салып, зур йомырка алып керә. Менә сөенеч: ана каз күкәй сала башлаган! Караңгы урын булсын дип, диван астына җыя башлыйбыз аларны. Тик башта кызыл ручка белән йомыркага номер сугабыз. Беренче! Мин диванның астын күтәреп торам, нәнә, бәллүр савыт сыман сак кына тотып, йомырканы шунда урнаштырып куя. Тимәскә, тоткаламаска куша! Алай да, олылар өйдә булмаганда диванны күтәреп бармак тидереп карыйбыз, кат-кат санаган булабыз.

Ана каз – иркә ханым ул. Тавык кебек көн саен күкәй салып утырмый. Ике көнгә бер аның графигы. Ай буена 15 йомырка җыелырга тиеш дип, мин инде алдан исәпләп, күңелемнән генә тишелеп чыгарга тиешле бибиләрне саныйм, аларны бәрәңге бакчасы янындагы межага алып чыгып саклый башлыйм... Ана каз гына синең бухгалтерияң белән исәпләшеп тормый. 12 йомыркада тукталып, хыялларыңа нокта куя. Аһ хәерсез, әбиләрнеке кадәр җыелмый бит инде! Сал инде тагын ике-өчне булса да.

Инде шуннан артык бер генә йомыркага да рәте калмаган ана казны бала чыгарырга лапаска кертеп утырталар. Ул караңгы почмакка безгә керергә дә кушмыйлар, ничу монда борчып йөрергә! Тиздән тормышында ниндидер мөһим вакыйга буласын аңлаган ата каз гына янына кереп хәл белешеп чыга, якын килә башласак, ыслап, өстебезгә килергә генә тора.

Безгә, бала-чагага, лапаска юл ябык булса да, йомыркадан бибиләр чыкканчы, зур бер эшебез бар әле. Ничә көнгә бер тапкыр ана каз салам түшәлеп, каз мамыгы белән җылытылган оясыннан ашарга, су эчәргә ишегалдына чыга. Менә китә ыгы-зыгы! Башын чөеп кыйгаклый-кыйгаклый килеп чыккан «эшем кешесе»н нәнә беренче күреп ала. «Балалар, ана каз чыккан!» – диюе була, без инде десантниклар кебек, кечкенә табакка чиста су салып, ярты буханка ипи тотып, ишегалдына йөгерәбез.

Кайда йөрисез инде, дигән кебек безне ачуланып, ата казына зарланып, безнең янга йөгереп килә. Тизрәк, тизрәк ашатыгыз! Йомыркалар суына! Үзе ашый, үзе гел безне ачуланган кебек кыйгаклый. Без гаепне аңлаган кыяфәт белән суга ипи ваклап атабыз. Инде тәмам тамагы туйган ана каз, бер киерелеп канат кага, ишегалды буйлап җилпенеп уза да теге лапаска кереп кунаклый.

Ничәдер атна узуга, кичен лапаста яңа эш башлана: әттә белән нәнә йомыркаларга «УЗИ» ясый. Каз йомыркасын лампочка яктысына куеп карыйлар. Яралгы булганнары ут яктысында кара булып тора, үсә башлаган биби күренә.

– Монысында бар, – дип, әттә йомырканы сак кына чиләккә сала. – Монысы буш, – дип, икенчесен читкә алып куя.

Зерә көттеммени мин ул 15 йомырканы? Менә шушы «УЗИ» вакытында ничәсе буш була бит әле аның. Карый торгач, 12 күкәйдән тугызы гына бибиле була. Оясын туздырганга ачуланып кычкырып йөрүче казны, йомыркаларга ияртеп, кире лапаска кертеп утырталар. Инде шушыларын исән-сау чыгарырга язсын!

Утыз көн тулганда, лапастан «пи-пи» дигән нечкә тавышлар ишетелә башлый. Каз астыннан беренче бибине алып кереп, кәгазь тартмага салалар, безнең кечерәйгән свитерга төреп куялар. Шуның тәмле исе! Бәби исләре килә инде менә! Көн саен аның янына яңалары өстәлә. Инде шул тартмада үзләре ашарга, су эчәргә өйрәнгән бибиләрнең әнкәләре белән кавышыр чаклары җитә. Ә безгә, бераз эреләнеп киткәнче, су буенда бәбкә үлән ашатып, аларны саклап үстерәсе, алардан мең кат туясы, ничә тапкыр карга-карчыга ише кошлардан саклап каласы әле. Аннары инде ныгыган бәбкәләребез, ана һәм ата казга ияреп, үзләре суга йөри башлыйлар, үз көннәрен үзләре күрәләр. Кич кайтып, ашап, аналарының канат астына җыелышып йоклыйлар...

Көзгә инде алар җитлеккән каз булып керәләр. Ата-анасына ияреп, аяк терәп, бәбкә үлән йолкып үскән каз бибиенең күкрәк ите дә калынрак була бит аның. Җир туңгач, өмәләр уза, яңа мендәрләр кабарып чыга...

Хәзер җайлырак юлын таба авыл халкы да, инде үсеп диярлек беткәннәрен, әби әйтмешли, «хөкүмәт бибиләре»н генә алып үстерә. Буага да йөртеп тормыйбыз, ябулы үсәләр. Тик барыбер, язга аяк басканда, аннары көзгә кергәндә күңел шул үз казың, йомры-йомшак үз бибиләрең булган чакларны сагына. Күңелсез икән казлар булмагач...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре