Бу – гади генә тамаша түгел, ә 30 ел дәвамында дөньякүләм танылган цирк йолдызларын тәрбияләгән мәктәпкә багышланган чын ярату һәм рәхмәт сүзләре.
Тамашаның «Вверх» дип аталуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Бу – беренче адымнардан алып цирк осталыгының иң биек түбәләренә кадәр очыш. Тамашада кечкенә балаларның циркка килүе, аларның беренче куркулары, тырышлыгы, педагогларына рәхмәте һәм, ниһаять, танылуга ирешүе күрсәтелә.
Шоуда мәктәпнең барлык укучылары катнаша. Алар белән бергә мәйданга профессиональ цирк артистлары, клоуннар да чыга.

Ләкин тамашаның иң төп бизәге – балалар. Аларның һәр чыгышы – чын могҗиза! Казан цирк мәктәбенең укучылары халыкара цирк фестивальләрендә призерлар булып танылган. Аларның осталыгына карап, бу балаларга әле нибары 6-14 яшь кенә икәненә ышанып та булмый. Акробатика, жонглерлык, һава гимнастикасы – һәр номер югары профессионализм белән башкарыла. Балалар цирк сәнгатенә бөтен җаны-тәне белән гашыйк булуын чыгышларының беренче мизгелләреннән үк күрсәтә. Мондый катлаулы элементларны шушындый кечкенә артистларның башкаруына үз күзләреңә үзең ышанмыйча карыйсың.

Режиссёрлар – Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин, Россиянең атказанган артисты Борис Никишкин һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шарапова. Декорацияләр, костюмнар, җанга үтеп керә торган музыка, утның махсус эффектлары һәм су фонтаны – барысы да югары дәрәҗәдә. Тамаша – цирк сәнгатенә гимн, тырышлыкка һәм талантка багышлау, педагогларга рәхмәт һәм яңа буын артистлары өчен илһам чыганагы. Бу сүзләрне шоуны караган Мәскәү кунаклары, республикабыз җитәкчеләре дә җиткерде. Мәскәү циркы директоры Максим Никулин да «Мин сездән көнләшәм, чөнки бездә мондый мәктәп юк. Сез бөтен ил өчен артистлар әзерлисез. Кем белә, бәлки бу балаларның барысы артист та булмас. Ләкин бүген алар үзләренең чын осталар булуын күрсәтә», – диде. Дөньяның төрле циркларында эшләүче Казан цирк мәктәбенең чыгарылыш укучылары да видеоэлемтә аша котлауларын җиткерде.

Казан цирк мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан әзерләнгән бу тамаша – елның иң зур вакыйгаларыннан берсе. Балаларның чыгышларыннан алынган тәэсирләр озак вакытка истә калачак. Рухландыргыч шоуны сез дә барып күрегез!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез