Газетага язылу

Гыйлем ачкычы: 8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә

Халыкара укый-яза белү көне (Международный день грамотности). БМО гамәлгә куйган истәлекле халыкара даталар арасында шундый көн дә бар. Ул һәр елны 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Гыйлем ачкычы:  8 сентябрьдә Халыкара укый-яза белү көне билгеләп үтелә

Әле бер гасыр, гасыр ярым элек кенә планетадагы халыкның якынча 85–90 проценты хәреф танымаган, кулына беркайчан да каләм тотмаган. Бүгенге күзлектән караганда, бу хәл хәтта башка да сыеп бетми. Ләкин артыгын гаҗәпләнәсе түгелдер. Грамотасызлык әле дә исән. Шушы ХХI гасырда да җирдәге халыкның 10 процентка якынының укый да, яза да белмәве билгеле. ЮНЕСКО белгечләре китергән санга ышансаң, андыйлар 739 миллион кеше. Шуның 102 миллионы – яше 24 кә җитмәгәннәр. Шул ук халыкара оешма дөньяда 272 миллион баланың гомумән дә мәктәпкә йөрмәвен искәртә.

Укый-яза белмәү ул үз гомереңдә кулыңа бер генә китап та алмау, күп төрле мәгълүматтан мәхрүм булу, кәгазь битенә бер сүз, бер җөмлә дә төшерә алмау дигән сүз бит инде. Башкача әйткәндә, чи наданлык. Африка, Көньяк Азиянең артык фәкыйрь илләрендә андыйлар радио тыңлый, телевизор да карый алмаска, яңалыклардан, дөнья хәлләреннән тулысынча мәхрүм булырга да мөмкин. Эшкә урнаша алганда андый кешене квалификация таләп ителмәгән примитив хезмәт көтә. Эшсез калу, тормышның төбенә төшү ихтималы да алар өчен артык зур. Бер сүз белән әйткәндә, укый да, яза да белмәгән зат күпне югалта, күп нәрсәдән мәхрүм кала, белеме булмау сәбәпле, күп күренешләрне бөтенләй дә аңламый – ул тулы канлы шәхес түгел. Бигрәк тә бүгенге заманда – илләрнең абсолют күпчелегендә алты-җиде яше тулуга һәр бала дәреслекләр тотып мәктәпкә киткәндә, фәлән ел буе белем үзләштергәндә.

Тик шунысы да бар: укый һәм яза белдең дә гыйлемле булдың, дигән сүз түгел. Укый-яза белү ул – гыйлем дөньясына ачкыч. Кем аңардан файдалана, кемдер – юк. Укый-яза белү китапка гашыйклык яисә киң эрудицияне, аң-белемгә сусаганлыкны һич тә аңлатмый. Адәми затта бүгенге ашкын заманда кыска мәгълүматка ихтыяҗ нык артты. Бу күпмедер аңлашыла да. Мәгълүмат хәзер шул дәрәҗәдә күп: ул һәр ярыктан, һәр үтүктән ишелеп тора. Кабул итеп, башка сыйдырып бетерәм димә. Сыйдырмыйлар да. Хәзер һәр мәгълүматның берничә җөмләгә яки абзацка сыйган элпәсен генә эләктереп калырга тырышалар. Кайсыдыр классик әсәрне 10–15 минутта укып чыгып булмый. Кесәдәге телефон минут саен үзенә карарга, ниндидер кыска мәгълүмат (хәбәр, рәсем, видео) алырга яки җибәреп торырга мәҗбүр иткәндә, күпләр әсәрнең интернеттагы кыска эчтәлеген генә карап чыга. Икенчедән, шунысы да бар: бөтен халык акча артыннан чапканда, бәндәне барыннан да бигрәк акча эшләргә булыша торган мәгълүмат кызыксындыра. Менә шушы ике хәл, тоташ грамоталылык чорында, бөтен кеше дә укый-яза белгән вакытта, билгеле бер наданлык тудыра да инде. Андый наданлык беренче чиратта халыктагы түбән эрудиция һәм түбән интеллектта чагыла.

Интеллект, мәгълүм ки, беренче чиратта кешедәге мантыйкның көч-куәтен билгеләсә, эрудиция күп белү, төрле өлкәләрдәге гыйлемнәрдән хәбәрдарлыкны аңлата. Халыктагы гомуми интеллект, эрудициянең артуга бармавына бер генә мисал. Соңгы елларның сәяси вакыйгалары күп халыктан сәяси «эксперт»лар ясап куйды. Берничә елда әллә күпме «политолог»лар яралды. Андыйлар, төкерек чәчеп, үзләре кабул иткән, инанганны хакыйкатьнең соңгы инстанциясе югарылыгына күтәреп, бәхәсләшергә ярата, сүзен бирми. Бер үк вакытта эксперт дигәннәребез Австрия белән Австралияне, Швеция белән Швейцарияне аерып бетерми. Үзен барыбер хаклы, сине хаксыз саный. Абсолют дөреслекне «белгән» андый затларга әңгәмә барышында мин сораулар бирергә яратам. Мәсәлән, кеше берәр дәүләт лидерын телгә алуга, «Ни өчен кайбер илләрдә Премьер-министр – беренче җитәкче, икенчеләрендә – Президент, шуны аңлат әле?» – дигәнне. Яисә «Латин Америкасы ни сәбәпле шулай атала, аның чикләре каян үтә?» – дип сорыйм. Гади генә тарихи даталарны атавын кушам. Арсеналымда «диван экспертлары» өчен берничә дистә шундый сорау бар. Юк, җавап бирә алмыйлар. Бәхәсне дәвам итүнең мәгънәсезлеген шуннан соң кайберләре аңлый, сүзне башкага бора. Икенчеләре исә үзенекен сөйләүне дәвам итә...

Әйе, грамоталылык без яшәгән заманда ул укый-яза белү генә түгел. Ул үзең яшәгән дөньяны аңларга тырышу да әле. Әлбәттә, дөньяны тулысынча аңлау бик азларга гына бирелгән. Биредә беренче чиратта аңларга тырышу кирәктер. Ә аның өчен бар нәрсә белән дә кызыксыну, күп уку, гыйлемгә сусап яшәү зарур. Без яшәгән дөньяның бәхетсезлеге шунда: бик күпләр җиргә килә дә инерция буенча яши, укый-яза белгәндә дә белемсез кала. Күпчелек өчен беренче приоритет – матди әйберләр, икенчесе – күңел ачу, тамаша карау, ягъни һаман да шул антик чордан калган «хлеба и зрелищ».

 «Сәбәп–нәтиҗә бәйләнешләре» дигән категория дә, ни кызганыч, халыкның олы өлеше өчен буш аңлатма. Әлбәттә, куерып болыт килеп чыкканнан соң яңгыр явачагын һәркем белә. Ә менә Үзәк банк процент ставкасын күтәргәндә икътисадый үсешнең кая таба юнәләсен кайбер икътисадчылар да белеп бетерми. СССР таркалуны да халык Горбачев белән Ельцинның «сатлыкҗанлыгы» белән аңлата. Илнең, социалистик системаның икътисадый ярышта капиталистик дөньяга ни өчен тулысынча оттырганын исәпкә гел дә алмый. Бу да – гомуми наданлыкның бер чагылышы. Дөнья камил, мәгънәле булсын дигәндә, бәндәдә гыйлемгә мөкиббәнлек, белем эстәүгә мәхәббәт уяту юлларын эзләү һәм табу мөһим. Адәми зат яшәү дәверендә кешелек туплаган гыйлемнәрнең билгеле бер өлешен үзләштерергә тиеш. Буддадан ук калган билгеләмә тикмәгә генә: «Бөтен затсызлыкның төбендә гыйлемсезлек, наданлык ята», – дими бит.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре