Россия Фән һәм югары белем министрлыгы мәгълүматларына күз салсак, Казан абитуриентлар саны буенча өченче урында – быел башкалабызның вузларына 90 меңнән артык гариза килгән. Ул Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Әлеге язмада республикабызның алдынгы югары уку йортларына керү нәтиҗәләрен барладык.
КФУ
Казан федераль университеты быел абитуриентлар ягыннан кызыксыну буенча рекорд куйган. Бирегә 55 меңнән артык укучы документ тапшырган. Аларның һәрберсе берничә әзерлек юнәлешен сайлаган, шул рәвешле кабул итү комиссиясенә 350 меңнән артык гариза килгән.
2026 елгы студентлар кабул итүнең төп агымы нәтиҗәләре буенча, бакалавриат һәм специалитет программаларына – 5049, магистратурага 2782 кеше бюджет хисабына укырга кергән. Бюджет урыннарының гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 172 гә арткан.
Ташламалы категориягә керүчеләр арасыннан КФУга 567 кеше кабул ителгән. Тагын 336 абитуриент максатчан белем алачак – аларны эш бирүчеләр зарыгып көтә. Олимпиадада җиңүчеләр өчен имтиханнарсыз керү каралган, быел әлеге категориягә 81 кеше дәгъва кылган. КФУга керүчеләр арасында 175 кеше БДИны 100, 12 се – 200, ә ИТ-лицейны тәмамлаучы Ләйсән Шакирова 300 баллга тапшырган.
Иң популяр юнәлешләр булып «Мәгариф һәм педагогика фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Җир турындагы фәннәр» һәм «Математика һәм механика» кала бирә. Быел КФУда яңа актуаль профильләр эшли башлаган.
КФУда татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә бәйле әзерлек юнәлешләре дә үсеш ала. Барлыгы 476 абитуриент филология (татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлеше) һәм ике профильле педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, чит тел / мәктәпкәчә белем бирү) юнәлешләренә гариза биргән, шуларның 94 е өчен 1 сентябрьдән студент тормышы башлана. Конкурс бер урынга биш кеше тәшкил иткән.
Аграр университет
Казан дәүләт аграр университетына бакалавр программасының көндезге уку бүлегенә барлыгы 971 студент кабул ителгән, шуларның 313 е – льготалы урыннарга. Вузда барлыгы 1471 бюджет урыны билгеләнгән, бу узган ел белән чагыштырганда 47 гә күбрәк.
Абитуриентлар аеруча «Җир төзелеше һәм кадастрлар» программасы белән кызыксына – анда барлыгы 985 гариза килгән. Икенче-өченче урыннарда – «Ландшафтлы архитектура» һәм «Агроинженерия» юнәлешләре.
КНИТУ-КАИ
Барлыгы 20 меңнән артык кеше гариза биргән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Шул исәптән бюджетка 12 меңнән артык гариза бирелгән. Документ тапшыручылар арасында БДИны 100 баллга тапшырган 120 укучы да бар. 200 баллга бирүчеләр бишәү.
Югары уку йортына бакалавриат һәм специалитет программаларына гомуми конкурс буенча 1522 студент кабул ителгән. Махсус ташламалар кысасында КНИТУ-КАИга 333 кеше кергән. Болар – максатчан, махсус һәм аерым квоталар буенча узучы абитуриентлар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар.
Авиатөзелеш, электроника һәм мәгълүмати технологияләргә бәйле әзерлек юнәлешләре гадәттәгечә иң популярлар рәтендә. Шул ук вакытта иң зур конкурс «Менеджмент», «Программа инженериясе», «Информатика һәм исәпләү техникасы» һәм «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлешләрендә булган.
КГМУ
Казан дәүләт медицина университетында да быел конкурс зур булган: уку йорты 29 515 гариза кабул иткән – бу узган елгыга караганда 27,2 процентка күбрәк. Әлеге уку йортына максатчан уку программасы белән 341 студент кабул ителгән. Барлыгы 1006 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Льготалы квоталарның һәркайсына бюджет урыннарының гомуми күләменнән 10 проценты бирелгән.
КГЭУ
Энергетика университетына 9 меңнән артык абитуриент (узган елга караганда 3 меңгә күбрәк) 30,9 мең гариза тапшырган. Тагын 4,1 мең кеше түләүле бүлеккә гариза биргән. Махсус квоталы урыннарга – 205, бюджет урыннарына 1533 студент кабул ителгән. Университетка биш олимпиада җиңүчесе һәм БДИны 100 баллга тапшырган биш кеше кабул ителгән.
Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр – «Электроэнергетика һәм электротехника», «Атом энергетикасы», «Җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы», «Электроника һәм наноэлектроника», «Информатика һәм исәпләү техникасы».
Лиана Габбасова
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез