Газетага язылу

Казанда «Бергә булырга вакыт» фестивале узды

20 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге янында «Бергә булырга вакыт» фестивале узды. Чара – өч көнлек тавыш бирүнең финалы. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Казанда «Бергә булырга вакыт» фестивале узды
Фото: Татар-информ

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте. «Үз гражданлык позициягезне белдергәнегез өчен рәхмәт. Сайлаулар уңышлы узды. Һәммәгезгә дә зур рәхмәт, уңышлар сезгә!» – диде ул үз чыгышында.

«Бергә булырга вакыт» фестивале меңләгән катнашучыны берләштерде. Биредә Татарстан халкы гына түгел, күрше республикалардан да, Коми Республикасы, Сахалин кебек ерак төбәкләрдән дә килүчеләр бар иде.

 Фестиваль кысасында берничә мәйданчык эшләде. «VR-аттракцион»да махсус күзлек киеп, үзеңне электрик, ветеринар, шәфкать туташы, комбайн йөртүче, кондитер итеп тоярга мөмкин иде. СВОга багышланган патриотик мәйданчык та игътибарны җәлеп итте. Анда утлы сугыш коралларын күрергә, Калашников автоматын сүтеп җыярга, маскировка челтәре үрергә, хезмәт итү шартлары белән танышырга була иде. Шулай ук «Яшьләр вакыты» фестивалендә дә булган карьера зонасы, махсус фотозоналар, балалар өчен уен мәйданчыклары, остаханәләр, һәвәскәр театр, «Ягымлы Казан» хәйрия мәйданы, гастрономик зона гөрләде.

Балалар өчен кече сәхнә оештырылган. Анда шәһәрнең сәләтле балалары һәм балалар коллективлары чыгыш ясады.

Зур сәхнәдә татар эстрадасы җырчылары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев тамашачыларны милли көйләр белән җылытты. Казан яшьләрен Миа Бойка һәм Татьяна Куртукова үзләренең дәртле хитлары белән сөендерде. Ретро-җырлар сөючеләр өчен «Отпетые мошенники» һәм «Кар-Мэн» төркемнәре чыгыш ясады.

Чара барышында республиканың Электрон мактау тактасына кертелгән төрле һөнәр ияләрен дә бүләкләделәр.

Алып баручылар бәйрәм дәвамында бергә булу, ярату турында искәртеп торды. Бер егет, сәхнәгә чыгып, сөйгәненә тәкъдим ясады, «Бергә булырга вакыт» фестивале катнашучылары яңа гаилә туу шаһитларына әверелде.

«Бергә булырга вакыт» фестивале – Казан халкы өчен сайлаулар тәмамлану гына түгел, ә республиканың бердәмлеген исбатлый торган вакыйга да. Сайлаулар тәмамланды, ә уртак максатларга ирешү юлында бергә булу дәвам итә.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре