Газетага язылу

Мондый хәлләргә күз йомып калып булмый: министрлык әти-әниләр белән «туры элемтә» уздырды

Тәртипкә билге кую тәртибе, кыскартылган дәресләр, күтәрә алмаслык портфель, республикада уздырыла торган тәҗрибәләр...

Мондый хәлләргә күз йомып калып булмый: министрлык әти-әниләр белән «туры элемтә» уздырды

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «ВКонтакте»да узган «туры элемтә»дә әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Барыбызга да кагылганнарын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– Быел мәктәпкә кергән баламның портфеле дәреслекләр, эш дәфтәрләре белән тулган. Үзем көч-хәл белән күтәрәм. Болай булса, балалар бөкре калачак бит. Югыйсә СанПиН нормасы да бар. Әмма моны беркем дә үтәми. Нигә мәгариф системасы моңа күз йома?

Мондый хәлләргә күз йомып калып булмый. Сәламәтлекне кечкенә чактан кайгыртырга кирәк. Көн саен күтәреп йөртмәс өчен, мәктәптә нинди дәреслекләр, эш дәфтәрләрен калдырып булуын сыйныф җитәкчесе белән хәл итегез. Бу сорауны шулай җайга салырга мөмкин.

– Быел тәртипкә барлык мәктәпләрдә дә билге куячаклармы?

– Яңа уку елыннан тәртипкә билге куя башладылар. Хәзерге вакытта мондый сынау 13 мәктәптә уздырыла. Яңалык 2–8 нче сыйныфларга кагыла. Билгеләр куелмый. Билгеле күрсәткечләргә таянып эш итәчәкләр. Монда баланың тәртибе, дуслары, укытучылар белән мөнәсәбәте, өй эшләрен башкаруы, дәрестәге активлыгы да исәпкә алына. Моннан тыш, берничә тапкыр кисәтү ясаганнан соң да тәртибе үзгәрмәсә, укытучы тыңламаган баланы дәрестән чыгарып җибәрә алачак. Бала белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

– Ни өчен мәктәп программасыннан җәмгыять белеме кыскартыла? Алга таба вузга кергәндә, җәмгыять белеме кирәк буламы? Әллә башка фәннәрдән БДИ нәтиҗәсе исәпкә алыначакмы? Тарихтан зачет кайчан кертелә?

– Җәмгыять белеме дәресләре кыскара, әмма темаларның бер өлеше тарих фәне һәм «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» курслары кысасында үтәчәк. Вузларга укырга кергәндә, профиль фәннән имтихан нәтиҗәсе исәпкә алыначак. Моңа кадәр аны җәмгыять белеме белән алыштырып була иде. Тарихтан зачет 2028 елда планлаштырыла. Ул 9 нчы сыйныфлар рус теленнән тапшыра торган зачет яки әңгәмә рәвешендә булачак. Әлегә норматив документлар юк.

– Быел көллиятләрдә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кертелгән тәҗрибә алга таба да дәвам итәчәкме?

– Быел 9 нчы сыйныф укучылары, ике сынау тапшырып, техникумнарга укырга керде. Мондый мөмкинлектән 3 меңнән артык кеше файдаланды. Исемлеккә 40 һөнәр кертелде. Алар шул юнәлешләрне сайларга тиеш иде. Киләсе елда да сынау дәвам иттереләчәк. Вакыты 2029 елга кадәр дип билгеләнгән. Быел һөнәрләр саны артырга да мөмкин. Бу хакта без алданрак хәбәр итәрбез.

Яңа уку елында инглиз теле кайсы сыйныфларда кимеде? Икенче фән буларак, гарәп телен өйрәнеп буламы?

– Гарәп телен кертү өчен, әлеге фәнне яхшы белүче укытучы кирәк. Әйтик, быел Әтнә районында гарәп теле икенче чит тел буларак укытыла. Анда дәреслеге дә, әти-әниләрнең теләге дә бар. Инглиз теле бер сәгатькә кимеде. Мәсәлән, 5–7 нче сыйныфта – атнага  2, 8–9 нчы сыйныфта 3 дәрес булачак. Бу чит телне өйрәтүнең сыйфатына зыян китермәскә тиеш. Алга таба кыскартулар көтелми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре