Газетага язылу

Татар телендә «кибер»дан башланган сүзләр күбәеп китте

Соңгы вакытта татар телендә кибер- компоненты белән ясалган сүзләр аеруча күбәйде һәм активлашты.

Һәркемнең телендә дип әйтерлек дәрәҗәдә булмаса да, һәркем ишеткән сүзләр бу: киберкиңлек, киберкуркынычсызлык, киберспорт, кибермашина, киберһөҗүм, киберсугыш, киберакча, киберҗинаять, киберҗайланма, киберполиция һ.б. Яңадан-яңалары да ясалып тора: киберократия, киберпочта, киберпроект, кибербәйлелек, киберуен һ.б. Алар барысы да «кибернетик, информацион, цифрлы, электрон, компьютерларга мөнәсәбәтле, виртуаль, интернет челтәренә караган» төшенчәләренә бәйле мәгънәләрне белдерә.

Бу яңа сүзләрнең нигезе әлегә хәтле һәркемгә билгеле булган «кибернетика» сүзе белән тамырдаш. Ул инглизчә cybernetics сүзеннән килә, ә анысы үз чиратында грек телендәге kybernetikē «руль тотучы, корабка юнәлеш бирүче» сүзенә кайтып кала.

XX йөзнең 50 нче елларында кибернетика фән буларак үсә башлый һәм идарә итү сәнгате буларак билгеләнә. Идарә итү системаларын һәм акыл хезмәтен автоматлаштыру системаларын төзүнең гомуми принципларын эшләү белән шөгыльләнә. Гомумән, идарә итү, элемтә һәм мәгълүмат эшкәртү процессларының (машиналарда, тере организмнарда, җәмгыятьтә) гомуми закончалыклары турындагы фән булып тора.

Кибернетика сүзе исә шул вакытта ук телгә керә, ләкин халык теленнән ерак бер фәнгә генә караган сүз булгач, озак еллар берүзе диярлек телдә яшәп килә. Хәзер исә ул фәннең һәм технологияләрнең нәтиҗәләре һәркемнең көндәлек тормышына үтеп кергәч, еш кулланылгач, сүзләре дә кирәк.

Татар теле өчен җан атучыларның кайберләрен мондый сүзләрнең яртылаш кына татарча булуы, чит тел калыбы белән ясалуы борчый. Беренчедән, татар теленең үз калыбына да төп-төгәл туры килә алар: аергыч белән аерылмыш буларак күзаллагыз. Татар телендә андый калыптагы сүзләр күп бит. Икенчедән, алар термин буларак куллану өчен төгәл, бер сүз тәшкил иткән кыска берәмлек буларак та канәгатьләндерәләр. Өченчедән, кыскалык таләбе булмаган очракларда, бу сүзләрне югарыда күрсәтелгән мәгънәләрне белдергән сүзтезмәләр белән алмаштырырга мөмкин. Ниһаять, бу сүзләр барлык телләрдә дә диярлек шул ук cyber- компоненты белән ясалган калька рәвешендә кулланыла: алманча cyber-, испанча cyber-, итальянча cyber-, французча сyber-, шведча cyber-, полякча cyber- (хәтта бу телләр сүзнең язылышын да үз телләренең таләпләренә яраклаштырмаган!), русча кибер-, эстонча küber-, каталанча ciber-, азәрбайҗанча kiber-, үзбәкчә kiber- һ.б. Димәк, сүз ясауның мондый ысулы бездә генә түгел, дөньяның бик күп телләрендә дә актив.

Фәридә Таһирова, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге

 Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге

әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре