Мәгариф
-
Мәгариф
Гел түгәрәк эчләрендә: балага файдалы шөгыльне ничек табарга?
Без кешедән кимме әллә? Бүген әти-әниләр арасында балаларын түгәрәккә башкалардан калышмас өчен бирүчеләр дә бар. Кемнекедер тумас борын ук туп тибә, гимнастика белән шөгыльләнә. Балаларын 5–6 секциягә йөртүчеләр дә юк түгел. Авылда да карашлар үзгәрә: якындагысы ярамый, шәһәрдәгесе кирәк! Баланы «түгәрәктә яшәтү»нең чамасы бармы?
-
Мәгариф
Уку кайгысы түгел: республикада балаларны җәберләүгә каршы ничек көрәшергә җыеналар?
Килешергә, килештерергә өйрәтәчәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәктәп, көллиятләрдә балаларны кыерсыту очракларына каршы тору чаралар планын имзалады. Әлеге боерык 2026–2030 елларны күздә тота.
-
Мәгариф
Яңа ишектән: республикада мәгариф оешмаларын төзү, яңарту эшләре ничек бара?
Төзиләр, төзекләндерәләр... Мәгариф оешмаларында эшнең кызу чагы. Хәзерге вакытта республикада җиде мәктәп төзелә. Шуның бишесендә яңа уку елын каршыларга өметләнәләр. Тагын 170 мәгариф объектында республика һәм федераль программалар буенча ремонт эшләре бара. Без Белем көнен яңа мохиттә каршыларга җыенган уку йортларының хәлен белештек.
-
Мәгариф
Сына(т)удан курку: мәктәпләр баланы 10 нчы сыйныфка алмаска хокуклымы?
10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Җәйге каникул саен әти-әниләрне борчый торган сорау бу. Редакциягә дә, безне 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарталар, дип, мөрәҗәгать иткәлиләр. Мәктәпнең болай эшләргә хокукы бармы?
-
Мәгариф
Тырышкан җыяр: БДИ нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
Быел имтиханнарда кагыйдә бозучылар да, сынаулардан баш тартучылар да булмаган. Республика укучыларының БДИ нәтиҗәләре барлык фәннәр буенча да ил күрсәткечләреннән югарырак. Шул ук вакытта 300 гә якын укучы аттестатсыз калган. Аның каравы бер укытучының 15 укучысы 100 әр балл туплаган.
-
Мәгариф
Акыллы ЙӨЗләр: БДИны иң яхшы тапшыручылар аны иң зур сынауга санамый
Күктән төшми, тир түгеп җыясы. Бердәм дәүләт имтиханнарында 200, 300 әр балл туплаган егет-кызлар әнә шулай ди. Быел республикада йөз балл туплаучылар 395 булса, шуларның 18 е нәтиҗәне икеләтә арттырып күрсәтте. КФУның «IT-лицее»н тәмамлаучы Ләйсән Шакирова исә өч фәннән 100 әр балл җыйды. Әлеге укучылар мондый нәтиҗәләргә ничек ирешкән?
-
Мәгариф
Бу нинди сүз: хакатон
Телебездә яңа сүзләр каян килеп чыга да ничек ясала соң? Әлеге сорауга җавапны эзләүне дәвам итәбез. Бу эштә безгә Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова ярдәм итә.
-
Мәгариф
Туган тел укытучылары бәйгесендә җиңгән кызлар: «Телне ярату аша гына популярлаштырып була»
Белемең меңне егарлыкмы? Белгородта «Ел укытучысы – 2026» бөтенроссия конкурсы дәвам итә.
-
Мәгариф
Татар телендә «кибер»дан башланган сүзләр күбәеп китте
Соңгы вакытта татар телендә кибер- компоненты белән ясалган сүзләр аеруча күбәйде һәм активлашты.
-
Мәгариф
Тәрбияче егет Әдел Ганиев: «Тыңламасалар, сыбызгымны сызгырттым»
Әдел Ганиев Сабада балалар бакчасында бер ел тәрбияче булып эшләгән. Дөрес, күбрәк физкультура дәресләре укыткан ул. Әмма кирәк чакта тәрбиячеләрне дә алыштырган. Сабыйлар белән ничек уртак тел тапкан? Әдел хәзерге вакытта полиция бүлегенә эшкә урнашып йөри. Әмма беренче һөнәре турында бик яратып сөйләде ул.
-
Мәгариф
Республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды
8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан республиканың төрле мәйданчыкларында «Россия – Халыклар йорты» бөтенроссия диктанты оештырылды. «ВТ» хәбәрче диктантны Казандагы 2 нче татар гимназиясендә язды. Чарага килүчеләрдән туган телгә мөнәсәбәт турында да кызыксынды.
-
Мәгариф
Санарга өйрәтү: балаларга кесә чыгымнары өчен күпме акча бирергә?
Һәр тугызынчы әти-әни кесә чыгымнары өчен баласына айга 10 мең сумнан артык акча бирә. Һәр өченче гаиләдә бу сумма – 3, ә һәр дүртенчесендә 5 мең сумнан ким түгел. Иминиятләштерү оешмаларының берсе уздырган сораштыру әнә шуны күрсәтә. Ә сез күпме бирәсез? Баланы акчаны чамалап тотарга ничек өйрәтергә?