Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Авыл территорияләренең заманча йөзе» федераль проекты кысасында Әгерҗе һәм Минзәләдә – 500 әр, Буада 192 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзелә. Моннан тыш, Кукмара районының Манзарас авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәп, Бөгелмә районында 2 нче һәм 6 нчы лицейларга өстәмә корпуслар һәм Казанда яңа мәктәп сафка бастырылачак.
Ремонт мәсьәләсенә килгәндә, 170 объектның 63 е – мәктәпләр. Шул исәптән 36 объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, 5 е – «Территорияләрне комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм 21 е – «Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзекләндереләчәк. Программаның гомуми үтәлеше әлегә 69 процентны тәшкил итә. Казан һәм Спас районнарында ике объектта эшләр төгәлләнгән инде.
Минзәләдәге гимназиядә дә эшләр ахырына якынлашып килә. Хәзерге вакытта җиһазларны урнаштыру белән мәшгульләр. Җиде меңгә якын яңа дәреслек тә кайтып өлгергән.
– Безнең татар гимназиясен өр-яңа мәктәпкә күчерәчәкләр. Шул ук коллектив һәм балалар белән. Дәүләтнең шундый мөмкинлек бирүенә сөенеп туя алмыйбыз. Бинабыз иске, уку бүлмәләре дә җитми иде. Шул сәбәпле, укырга теләгән балаларны кире борырга туры килгәләде. Менә шул ихтыяҗларны да күздә тотып төзелгән яңа гимназия бу. Заманча белем йорты – балалар, әти-әниләр өчен дә зур шатлык. Ул күппрофильле «Мирас» гимназиясе дип аталачак, – ди гимназия директоры Лилия Галиева. – Моңа кадәр 321 бала укыса, хәзер бу сан 400 гә җитте. Авыллардан килүчеләр дә, башка мәктәпләрдән күчүчеләр дә бар. Туплау эше әле һаман дәвам итә. 1 нче сыйныфка ике сыйныф кабул итәргә җыенабыз.
Лилия Галиева әйтүенчә, әти-әниләрнең берсе дә балаларын татарча укытуга каршы түгел. Киресенчә, Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк, диләр. Әмма, татар мәктәбендә укый алырлармы, дип борчылучылар да бар.
– Килсеннәр генә! Берәүгә дә каршы килмибез. Борчылмагыз, ярдәм итәрбез, дибез. Монда сүз тәүге тапкыр килүче балалар турында бара. Әти-әниләрне гимназиянең заманча булуы да кызыксындыра. Әмма шуны әйтергә кирәк: алар безгә укытучыга карап килә. Шалтыраткан вакытта иң беренче булып: «Нинди укытучы укытачак?» – дип сорыйлар, – ди Лилия Галиева.
Без шалтыратканда, Әгерҗе районы башлыгы Вәсилә Сафиуллинаның яңа мәктәп төзелешен карап кайтып кына кергән чагы иде.
– Арыганлык та сизелми. Әти-әниләр дә, укытучылар да яңа мәктәпкә карап, хозурланып йөри. Августның беренче яртысында ачылыр дип көтәбез, – ди ул, сөенеп. – Яңа мәктәпне бик көттек. Аны 2012 елдан бирле сорый идек инде. 1936 елда төзелгән мәктәпне шунда күчерергә җыенабыз. Ул инде СанПиН нормаларына туры килми, нигезе дә юк иде. Яңасы яшь гаиләләр өчен төзелгән микрорайонда ачылачак. Мондый заманча мәктәпне районда күргән юк иде әле. Соңгысы 20 ел элек үк ачылды. Монда лингафон кабинетлары да, юыну бүлмәләре булган спорт заллары, 200 урынлы актлар залы да бар. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре дә арта дигән сүз. Иң мөһиме – икенче смена бетәчәк. Укытучыларга да белем бирү өчен шартлар яхшыра.
Ә искесен сүтмиләр. Анда музей, өстәмә белем бирү үзәге булыр, дип планлаштыралар. Ни өчен дигәндә, бинаның үз тарихы бар.
Биектау районындагы Коркачык тимер юл станциясендә урнашкан мәктәптә капиталь ремонт эшләренең 90 проценты төгәлләнгән инде.
– Мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде. Моңа кадәр дә яңартып тора идек. Әмма быел бик зур эшләр башкарылды. Ремонт федераль программа кысасында бара. Ул февральдә үк башланды инде. Шушы вакыт эчендә төзүчеләр барысын да җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Түбәне, идәнне, ишекләрне алыштырдык. Керамограниттан фасад эшләнде, инженерлык челтәрләре яңартылды. Диварларыбыз да өр-яңа хәзер. Кышкы бакчага кадәр бар. Анда җылылык кына кертәсе калды. Укучылар биология дәресендә үсентеләр, чәчәкләр үстерү белән дә шөгыльләнәчәк. Бу инде – безнең күптәнге хыял иде. Спорт заллары ясалып, бәдрәф, юына торган бүлмәләр урнаштырылды. Капка-коймаларыбызны да яңадан кордык. Капиталь ремонтка барлыгы 136 млнга якын акча бүлеп бирелде, – ди мәктәп директоры Рүзәл Шәйдуллин.
Яңа уку елында биредә 184 укучы белем алачак. 1 нче сыйныфка килүчеләр – 21. Яңа уку елында балаларны тулысынча яңартылган, заманча җиһазландырылган кабинетлар көтә. Химия-биология кабинетларында тәҗрибәләр уздыру өчен дә мөмкинлекләр артачак.
Кукмарадагы «Каенкай» бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Объект «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты программасына кертелгән. Бакчаның инженерлык челтәрләре, фасады яңартылачак, тәрәзәләр алыштырылачак. Төзүчеләр җылыту системаларын монтажлауны төгәлләгәннәр инде. Электр монтажлау, биналарны бизәү, фасадны яңарту эшләре калган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез