Баланың туган көнен кайда уздырырга? Уен бүлмәсен арендалагач, нинди аниматор чакырырга? Иң мөһиме – ничек шаккатырырга? Бу сорауларга җавап эзләгәндә ата-ана кесәсенең ничек юкарганын абайламый да кала. Өйдә уздырылган туган көн ни өчен искелек билгесенә әверелде?
15 мең сумлык бәйрәм
«Менә без кечкенә булганда...» Әнә шулай дип хатирә йомгагын сүтә башлар инде урта буын вәкилләре. Хәер, яшьләр дә үз туган көннәренең гаилә бәйрәме буларак үткәрелүен яхшы хәтерли әле. Әни көне буе аш-су бүлмәсендә кайнаша, кич белән әби-бабай, якын туганнар җыелып, сиңа кием-салым, йомшак уенчык бүләк итә. Һәм синең өчен бу – иң кыйммәтле бүләкләр. Бүген исә балаларның туган көне гаилә бәйрәме булудан туктап килә. Туган көнгә ике-өч ай кала аниматор, оста фотограф эзләү ата-ананың төп проблемасына әверелә. Безнең туган көндә дә булган инде алар: беренче рольне – әти, икенчесен әни башкарган югыйсә.
Бу үзгәрешләрне бизнес та яхшы сизә. Татарстанда балалар бәйрәмнәрен үткәрү белән шөгыльләнә торган шәхси үзәкләр арта. Алар белән бергә ата-ананың баглаган өметләре дә. Кызымның туган көне күрше малаеныкы кебек булмасын, дип тырыша күпләр.
2025 елда Россиядә балалар туган көнен үткәрү уртача 15 мең сумга төшкән. Быел да бу бәя әллә ни артмаган. Казанда яшәүче Сиринә һәм Айрат Мөхетдиновлар гаиләсе июль аенда кызларының 5 яшьлек юбилеен (!) уен үзәгендә үткәргән. Аниматор, сабын куыгы кебек күңел ачу чарасы өчен 20 мең сумнан артык акча сарыф иткәннәр. «Аниматор хезмәтеннән генә файдалансак, 17 мең сумга сыешыр идек», – ди Сиринә.
– Моңа кадәр кызыбызның туган көнен өйдә генә үткәреп килдек. Узган ел әби-бабайлары белән бергә кафега барып бәйрәм иттек. Балалар бакчасында бергә уйнаган иптәшләре туган көннәрен уен үзәгендә үткәрде быел. Кызыбыз да, миңа бүләк бирмәгез, туган көнемне шунда үткәрик әле, диде. Каршы килмәдек. Бала үскән саен аның әйләнә-тирә мохите һәм иптәшләре дә аңа йогынты ясамый түгел. Ул барысын да күрә. Менә минем дустыма Эльза (мультфильм герое. – Авт.) килде, миңа да Эльза килсен, ди ул. Һәм моның бер начарлыгы да юк. Бу көн аның исендә матур хатирә булып калачак. Баланы фатирда гына бикләп тотып булмый, – ди Сиринә. – Без бала чакта мондый мөмкинлекләр юк иде. Мин үзем 14 яшьлек туган көнемне табигать кочагында үткәрдем. Аңа кадәр өйдә якын туганнар белән бергә билгеләп үтә идек. Утырып ашыйсың да таралышасың. Ә хәзер балаларга бу кызык түгел. Өлкәннәрнең гайбәтен, тормышта барган вакыйгаларны үзара сөйләшкәннәрен тыңлап утырсынмыни ул?
Акчаны кысалар
Әйе, бүген балалар тиз өлгерә, мөстәкыйль булырга да иртә өйрәнә. Шуңа күрә бәйрәм форматын дүрт яшьтән үк үзе сайлый башлый бала. Ни кызык: күбесе гомер бәйрәмен өйдә үткәрү яклы түгел. Бала чагында уен залына барса, үскән саен уен залын кафе, кино залы алыштыра. Үсмерләр исә туган көнен мастер-классларда катнашып үткәрү яклы.
– Бигрәк тә пандемиядән соң теләсә кайсы сәүдә үзәгенең уен зонасына йөрүчеләр артты. Бәйрәм үткәрүчеләр дә. Бер ел биктә торганнан соң, ирекнең кадерен аңладык, дип уйлыйм мин. Гадәттә, 15 кешелек балалар бәйрәмен үткәрү 25 мең сумга төшә. 40–50 мең сум сарыф итүчеләр дә очрый, – дип уртаклашты Казандагы балалар күңел ачу үзәгенең берсендә идарәче Алена Горохова.
Ихтыяҗ шулай ук сезонга бәйле. Мисалга, уен үзәкләре ял көннәрендә, каникул һәм көзге-кышкы чорда буш тормый. Җәй айларында ихтыяҗ азрак: балалар авылларга таралыша, бәйрәмнәрне ешрак табигать кочагында уздыра, күрәсең.
Бәйрәм үткәрүчеләр саны артса да, бәйрәмгә чакырылучылар саны кимегән әнә. Мәсәлән, 2–3 ел элек балалар бәйрәмнәренә 20–25 кеше чакырылган, хәзер 10–15 кеше белән чикләнәләр. Алена сүзләренчә, азык-төлекне дә уен үзәге янындагы кибетләрдән сатып алмыйча, өйдән пешереп алып килүчеләр арткан. «Кешеләр экономияли, ләкин бәйрәм өйдә узарга тиеш дигән кагыйдәгә буйсынмый», – ди ул.
Балалар үзләре белә
Казан яки башка зуррак шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да кечкенәләрнең бәйрәмнәренә зурдан кубып әзерләнәләр. Буада яшәүче аниматор Эльвира Гарифуллина бу эш белән инде 20 ел шөгыльләнә.
– Бүген балалар үзләренә нәрсә кирәклеген яхшы белә. 3 яшькә кадәрге балалар «Хагги-вагги», «Лабубу» кебек монстрлар, «Өч песи», «Пеппа дуңгызы» кебек мультфильмнарны үз итә, шуңа күрә туган көннәрендә шул геройларны күрергә тели. 7 яшьтән өлкәнрәк балалар телефоннан актив куллана, төрле трендларны карый һәм мемнарга иярә. «Мем»нарны үсмерләр аралаша торган үзенчәлекле тел дип тә атарга булыр иде. Мәсәлән, бүген «67», «Я тебя могну» дигән җырлар популяр. Хәтта балалар бакчасына йөрүчеләр дә әлеге җырларны яттан белә. Алар бәйрәмдә костюмнан килгән курчакларны түгел, ә менә шул «мем»нарны ишетергә килә, – ди Эльвира ханым.
Балаларның бер яшьлек туган көннәренә дә чакыралар Эльвира ханымны. Аның кулы астында курчаклар, күптөрле мультфильм геройларының күлмәкләре булса да, мондый бәйрәмнәрнең эчтәлеге башка. Бер яшьлек сабый үз бәйрәмен күрше бүлмәдә йоклап үткәрә, ә әти-әниләр һәм кунаклар ял итә. Мондый туган көннәр, гадәттә, өйдә үткәрелә. Башка балаларга күңелсез булмасын өчен, кызыклы уеннар һәм сабын куыгы кебек чаралардан торган программаны сайлыйлар икән. Сәгате 2500 сумга төшә.
– Яшерен-батырын түгел, хәзер балалар бакчасына да дәшәләр төрле әкият геройларын. Кечкенәләр төркеменә йөрүчеләр аю, куян, песи сыман курчакларны көтә. Аларга шул кызык, – ди бәйрәмнәр оештыручы. – Өй шартларында үткәргән бәйрәмнәргә ниндидер герой булып килү уңайлырак. Ә уен залында балалар тик тора алмый, энергиясен кая куярга белмичә чаба, сикерә. Без батут һәм шугалаклар белән көндәшлек итә алмыйбыз шул.
Сораштыру
Балачакта сезнең туган көнегез ничек уза иде?
Әминә Вәлиева, студент:
– Яшь барган саен, туган көнне гади көн буларак кына кабул итә башлыйсың икән. Туган көнне ел саен билгеләп үтә идек. Әни аш, бәлеш, торт пешерә иде. Кибеттән җиләк-җимеш алып кайтып, менә дигән табын кора идек. Кич белән якын туганнар, әби-бабайлар җыелыр иде. Без бала чакта туган көнгә бүләк сорау гадәте юк иде. 7 яшьлек бәйрәмемә дип, бүлмәгә әти-әни кием шкафы алып куйды. «Монысы – сиңа бүләк», – диделәр. Аңа сөенгәнемне әле дә хәтерлим. Әби-бабай, туганнар гадәттә кием бүләк итәләр иде. Иң кирәкле һәм кулланыла торган әйберләр, кыскасы.
Рамил Хәйретдинов, җырчы, алып баручы:
– Без тулай торакта яшәдек. Туган көннәрне үткәргәнне алай хәтерләмим дә. Әти-әнинең әллә ни мөмкинлеге дә булмагандыр. Әмма 1–2 нче сыйныфларда укыганда, бөтен сыйныфташларымны туган көнемә чакырдым. Бу хакта әтигә дә, әнигә дә әйтмәдем. Дөресрәге, алар килер дип уйламадым, чакыруым дөрес булсын, дидем. Барысы бергә җыелып, кулларына бүләк тотып килгәннәр бит болар. Ишегалдында мине көтеп торалар. Ә без берни әзерләмәгән, чөнки әти-әни берни белми. Шулчак мин оялып, иптәшләрем янына чыгарга да курыккан идем. Икенче көнне инде әти-әни белән сөйләшеп, әзерләнеп, сыйныфташларым белән бәйрәм итеп алдык.
Рәис Мотыйгуллин, пенсионер:
– Мин балачактагы туган көнне хәтерләмим. Без гаиләдә 11 бала үстек. Һәр баланың да туган көнен билгеләп алырлык акчасы булмаган инде ата-ананың. Ул чорда эш белән үтеп киткән ул көн, без дә көтеп тормаган аны. 11 баланы аякка бастырырга, ашатырга, киендерергә кирәк бит. Ничә яшь булгандыр, анысын төгәл әйтә алмыйм: әни тавык итеннән аш пешергәч: «Монысы – Рәискә, «именинник»ка, – дип итнең зуррак кисәген миңа биргәне генә истә.
САН
Билгеле балалар кибетләре челтәре уздырган тикшеренүдән күренгәнчә, ата-аналар бүләккә – 5000 сум, кунаклар 2000 сум акча сарыф итә. Кунаклар файдалы бүләк сатып алсын өчен, ата-аналарның 38 проценты алдан бүләкләр исемлеген төзи. Балалар бәйрәменең 47 процентына аниматор чакырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез