Газетага язылу

Капкасыннан күренә: калайга төренеп бетсә дә, бизәкле авыл йортлары очрый әле

Һәр якның, һәр авылның үз йөзе бар. Төрле районнарга эш сәфәре белән баргач, бу үзенчәлек бигрәк тә нык күзгә ташлана.

Капкасыннан күренә: калайга төренеп бетсә дә, бизәкле авыл йортлары очрый әле
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Әлеге аермалыклар авыл күренешләрендә, урамнарның нинди тәртиптә урнашуында йорт һәм капкаларның тышкы кыяфәтендә, аларның төсләрендә, бизәкләрендә, төзелештә кулланган материалларда күренә. Элеккеге агач йортлар, купшы бизәкләр заман сулышы белән калай һәм тимергә төренде. Заман таләпләренә яраклашкан авылның йөзе ничек үзгәрә?

Соңгы юлга... матур йорттан

Калайга төренеп бетсә дә, агач йортлары, челтәрле бизәкле тәрәзә йөзлекләре, купшы, биек урыс капкалары булган салалар әле дә очрый. Әнә Биектау районының Айбаш авылында яшәүче Низамиевлар гаиләсе өч ел элек чын татар йорты үрнәге булырдай бик матур йорт салып куйган.

– Тумышым белән Яңа Авылдан мин. Җиде ел элек әнием гүр иясе булгач, туган йортыбыз ялгыз калды. Без тәгәрәшеп үскән, әни мичтә ипи пешергән, тәрәзә йөзлекләрен әти ясап куйган, үзендә күп кенә язучыларны һәм артистларны кунак иткән кадерле йорт иде ул. Кызганыч, өч елдан соң без аны сатып җибәрергә мәҗбүр булдык. Моны бик авыр кичердем, еладым, тагын бер тапкыр әнине югалту итеп кабул иттем, – ди Әлфинур Низамиева. – Шулай моңаеп йөргәндә зур эшкә алындык. Үзебез яши торган йорт янында иске йорт бар иде. Күршеләр аны җимереп, яңа фундамент салып куйдылар, тик йортны җиткереп керә алмадылар. Без шул нигезне сатып алдык та, өч ел элек бурадан йорт күтәрдек. 

Шул вакытларда Әлфинур апаның кулына Фуад Вәлиевнең «Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате» китабы килеп эләгә. Татар халкының архитектурасы турында язылган бик саллы хезмәт булып чыга ул.

Фото: шәхси архивтан

– Шулай итеп без чын татар йортын булдырырга керештек. Кәрниз, керфек, эрлек, матча, фронтон (өй кыегы), өй түрен – боларның барысын да китаптан укып өйрәндек. Балта осталары бураны өйде, түбәләрне эшләде. Ирем белән икәү идәнен җәйдек, түшәм, тәрәзәләрне эшләдек, икенче каттагы бүлмәне, капканы һәм башка эшләрен башкардык. Капкадагы агачтан һәм тәрәзә йөзлекләрендәге калайдан бизәкләрне кул осталары эшләде. Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Киләчәктә бу йорт музей булыр, дип ниятлибез, чөнки мондый капкалар да, агачтан ясалган бизәкләр дә авылларда тулысынча бетеп килә. Хәзер күпләр түбәсез тимер капкалар эшләтә, – ди ул. 

Мөслимдә яшәүче Ильяс Зиннуровның да йорты әллә кайдан ук күзгә ташланып, узып баручыларны сокландыра. Матур итеп бизәлгән, челтәр-челтәр итеп эшләнгән койма-капка, купшылык, затлылык өсти торган тәрәзәләрнең һәр бизәгенә кул җылысы салынган. Аларны хуҗа кеше үзе ясый.

– Мин элек агач белән мавыга идем. Йортыбыздагы бизәкләрне дә агачтан эшләдем. Ул бизәкләр инде еллар узу белән искерде, яңартырга туры килде. Ә йортның яңгыр бәреп яуган җиренә бизәкләрне калайдан ясадым. Агачтан ясалган бизәкләр затлырак та, купшырак та, зуррак та чыга, тик аны әледән-әле яңартып торырга кирәк. Калай исә чыдамлырак, шуңа күрә халык аны күбрәк сорый. Шулай итеп, акрынлап калай белән кызыксынуым артты, – ди ул.     

Фото: шәхси архивтан

Аның сүзләренчә, Мөслим, Азнакай, Минзәлә, Актаныш якларында койманы бизәгән кешеләр бик сирәк. Ә менә тәрәзәләргә игътибар зур әле.

– Быел майда бераз сүлпәнлек сиздем, заказлар кимеде. Хәзер алар тагын артты, – ди Ильяс абый. – Элеккеге тәрәзә йөзлекләре, капка-коймалар хәзергеләреннән шактый аерылса да, алардагы милли орнаментлар шул ук. Яшьләр без ясаган бизәкләргә бик кызыкмый. Алар якты, зур тәрәзәле, биек, купшы йортлар сала. Бизәкләрне күбрәк өлкәннәр сорый. Кайвакыт бик өлкән яшьтәге әбиләр дә мөрәҗәгать итә. Күңелдәге сорауга алар җавапны үзләре бирә: «Улым, мине соңгы юлга матур өем озатып калсын». Татар халкының чисталыгы, пөхтәлеге, тырышлыгы йортларында да күренә. Шуңа күрә тырыш халык яшәгән күпчелек авыллар шулай аерылып тора. Төсләре дә балкып тора.   

Татар авылында – үзбәк модасы

Бервакыт Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылына баргач, мансардалы йортларның күплегенә игътибар иткән идек. Көнчыгыш районнарда мондый өйләр күргән булмаганлыктан, ул чакта ук кызыксыну уяткан иделәр. Әлеге язмага алынгач, алар турында иркенләбрәк сораштырырга форсат чыкты.

– Безнең авыл элек-электән суган үстереп сатканлыктан, бай, мул тормышта яшәгән. Авылдашыбыз Рияз абый Әхмәтшинның хатынының әтисе Үзбәкстан якларында шундый мансардалы йортлар күреп кайткан. Бу турыда иренә сөйләгән. Ә Рияз абый төзелеш бригадиры иде. Төне буе уйлап чыккан да, схемасын төзеп, үзенә шундый йорт салды. Калганнар аңа иярде, шулай итеп бездә бер-бер артлы мансардалы (чормалы) йортлар барлыкка килде. Аны җәй көне генә куна торган итеп файдаланалар, кунаклар кайтса да, йокларга шунда хәстәрлибез, – ди Гомәр Хәялиев. – Мондый йортларны сирәк кенә күрше авылларда да, Буа, Мамадыш якларында да күргәләгән булды. Соңгы елларда безнең авылларда яңа йорт салган кешеләр юк инде, ләкин үзенчәлекле йортларыбызны карап, тәрбияләп торабыз.  

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин – тәрәзә йөзлекләре ясаучы оста. Күрше-тирә районнардан кала Буа, Әлки районнарындагы йортларны бизәкләргә төрә ул.

– Мин 2013 нче елларда эшли башладым. Ул елларда бизәкле тәрәзә йөзлекләренә заказларым күбрәк иде, хәзер күпчелек гадине ала. Чөнки аларының мәшәкате азрак. Карап, тәрбияләп торган әйбер генә матур була бит. Мари Эл Республикасындагы татар авыллары бизәк ярата әле. Алар чуар, төрле төстәгеләргә заказ бирә, – ди ул.      

Үткән белән бүген очрашса

Төбәк тарихын өйрәнүче, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты мөгаллиме Аяз Хантимиров сүзләренчә, агачтан бизәкләр ясап, йортларны матурлау 1970–1980 нче елларда башлана. Соңрак әлеге бизәкле тәрәзә йөзлекләре кирпеч йортларга да куела. Ә 2000 нче еллардан мондый бизәкләрне кирпечкә уеп ясалганнар алыштырган. 2010 нчы еллардан соң авылларда капка, койма куйганда, йортлар салганда сайдинг, профнастил куллана башлыйлар. Тәрәзә йөзлекләрендәге бизәкләрне дә шулардан эшлиләр. Хәзер исә бизәкләрне башлыча калайдан һәм тимердән ясыйлар.

–  Агач – нәзберек төзелеш материалы, ул игътибар күп сорый, аны һаман карап, яңартып, буяп торырга кирәк. Бәясе дә кыйммәтрәк. Кешенең теләге бар икән, рәхәтләнеп эшли, куя ала, моңа беркем дә каршы килми. Әйтик, Әтнә районының Таш Чишмә авылында күп йортларда үзенчәлекле тәрәзә йөзлекләре сакланган. Арча районының Ташкичү авылында да 1980 нче елларда төзелгән берничә бик матур йорт бар. Хуҗалары аларны һаман карап, буяп, бик матур итеп саклый. Балтач районында исә бизәкләр төрлелеге зур. Шулай да күпләр сайдинг, профнастилны уңайлы һәм арзанрак булганы өчен сайлый. Татар авылларында хәзер дә татар элементлары кулланыла, тик аларның бизәкләре бик нык кабатлана, үзенчәлеге юк. Элек авылдагы бер генә йорт та бер-берсен кабатламаган, тәрәзә йөзлекләре дә бик аерылган. Ләкин моннан берничек тә качып котылып булмый. Кешенең заманчалашуы, уңайлылыкка омтылуы – табигый хәл. 30–40 елдан соң тимер, калайдан ясалган йөзлекләрнең дә тарихта гына калуы бар, – ди ул.

Белгеч капкалар турында ике төрле фикер барлыгын әйтте. Халык арасында «урыс капкасы» дигән төшенчә яши. Галимнәр исә аны бәхет, муллык дигәнне аңлата торган «рыс» сүзеннән алынган булырга тиеш, диләр. 

– Татар авылларының төзелешен алга җибәрүдә татарларның көнче, узышып, яшәүләре дә яхшы этәргеч булган. «Күршенекеннән яхшырак булсын», – дигән теләк авылларны үсәргә, милли бизәкләрен матуррак, купшырак итәргә мәҗбүр иткән, – ди Аяз Хантимиров. 

Коллекционер Гөлшат Ногайбәкова фикеренчә, татар авылларының элеккеге йөзен югалтуы – замана таләбе. Агач йортларның сайдинг һәм профнастил белән каплануын, уникаль агач йөзлекләренең бер төрле калай йөзлекләргә алышынуын күрү авыр булса да, ул котылгысыз.

Фото: шәхси архивтан

– Тормыш бер урында гына тормый, кеше һаман уңайлы шартларга омтылырга тиеш. Шуңа татар авылларының йөзе, йортлары һәм капкалары үзгәрүне начар дип әйтеп булмый. Борынгы татар йортының ничек үзгәрүен үземнең сынаган булды. Бүрәнәләре утыра, эчендә җылы тормый. Шуңа күрә аны үзеннән-үзе яңартырга мәҗбүр буласың. Берничә ел элек үзебез дә Биектау районының Кече Битаман авылындагы йортыбызны элеккеге чын татар йорты үрнәгендә эшләдек. Бизәкләрен, төсләрен, өйнең эчен нәкъ менә борынгы татар йортларына охшатып  ясадык, – ди ул.  

Гөлшат Ногайбәкова әйтүенчә, гореф-гадәтләрне саклау өчен белгечләр бергәләп эшләргә тиеш.

– Интернет киңлекләрендә, музейларда ясалма фәһем белән борынгы татар авылларын, йортларын, кешеләрен күрсәтергә теләгән видеолар күп чыга. Ләкин аларда авыллар караңгы, шыксыз, ә кешеләрнең киемнәре бөтенләй башкача сурәтләнә. Бу бит безнең балаларда дөрес булмаган караш формалаштыра. Шуңа күрә хәзер мин ЯФгә татар авылларының чын күренешләрен, йортларын, урамнарын кертү теләге белән яшим. Моның өчен галимнәр белән берләшергә кирәк, – ди ул.  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре