Газетага язылу

Айфон отучы Альмир Фарухов: «Хатыным «айфон отыйк» дигән иде»

Арчада яшәүче экология инспекторлары гаиләсе сайлауда катнашып, айфон откан. Ләйсән бу өлкәдә озак еллар хезмәт куйса, ире Альмирның эшкә урнашканына 3 кенә көн икән.

Айфон отучы Альмир Фарухов: «Хатыным  «айфон отыйк» дигән иде»
Фото: шәхси архивтан

– Моңа кадәр бер дә бүләк откан юк иде. Быел хатыным бүләкләр уйнатыласын ишеткәч, айфон отсак, миңа булыр, дип әйтеп куйды. Әле бит минем инспектор булып эшләвемә дә берничә генә көн. Элек Казанга йөреп эшләдем. Хәзер инде районнан ерак китәсе килми. Әнә шуңа Ләйсән янына эшкә урнаштым. Без икебез дә Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының урман факультетын тәмамлаган идек. Айфон отуымны да хезмәттәшләрем әйтте. “Вконтакте”дан күреп алганнар. Кереп карасам, оештыручылар миңа смс язып җибәргән. Шуннан соң гына ышандым инде. Шулай итеп яңа эшем бүләкле дә итте, – дип сөйли Альмир. – Сайлауга баргач, фотоны кую да хатынымның теләге иде. Телефон да Ләйсәнгә була инде. Иң мөһиме – исән-сау булырга язсын. Бар кешегә дә бәхет елмайсын. Безне кыйммәтле бүләкләр белән сөендергән оештыручыларга рәхмәт.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре