Газетага язылу

Татарстанда сайлау башланды

Татарстанда сайлау башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк.

Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

Казан дәүләт мәдәният институты бинасында урнашкан 283 һәм 340 нчы сайлау участокларында тавыш бирү башлануын «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры чыгышы белән билгеләп үттеләр. Музыкантлар Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкардылар.

Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.

Фотобәйгедә катнаш!

18, 19, һәм 20 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фото бәйгесе* узачак. Анда Татарстанда яшәүче һәркем 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр фото урнаштырып, 3 Sollers ST8 автомобиленең берсен яки 33 iPhone 17нең берсен оту мөмкинлеге пәйда булачак.

Фотобәйгедә катнашу өчен:  

1. 18, 19 яки 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, махсус беләзек киеп, Татарстан сайлау участогы фонында (тышкы ягында) гаилә белән фото ясарга. Беләзекләр сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләрнең һәркайсына бирелә.

2. Фотосурәтне ВКонтакте социаль челтәрендәге үз сәхифәңә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр урнаштырырга.  

Мәҗбүри шартлар:

*Гаилә белән фото сайлау участогы фонында – тышкы якта ясалган булырга тиеш. Фотосурәттә сайлау участогының исеме белән плакатның, баннерның күренүе кирәк.

*Фотосурәттә сайлау участогы янәшәсендә тавыш бирүчеләргә бирелә торган кимендә бер махсус беләзекнең күренүе шарт.

*Фотосурәттә кимендә гаиләнең ике әгъзасы булу, кимендә берсенең яше 18дән өстәрәк булу кирәк.

*Ике хэштег белән – #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән фотосурәткә пост ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси сәхифәдә нәкъ менә 18 сентябрь 08.00 сәгатьтән 20 сентябрь 20.00 сәгатькә кадәр бастырып чыгарылган булырга тиеш.

* #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары фотосурәт белән бер постта булырга тиеш (комментарийларда түгел).

*Фотобәйгедә Татарстанда даими яки вакытлыча теркәлеп (паспортында билге белән) яшәүче татарстанлылар гына катнаша ала.

* Катнашучының ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсе фотобәйге уздыру вакытында ачык булырга һәм ул яше 18дән өстәрәк кешенеке булырга тиеш.

Барлык мәҗбүри шартлар белән ВКонтакте социаль челтәрендә “Татарстан Алга” төркемендә, Фотобәйге кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.  

18, 19 һәм 20 сентябрьдә бүләкләр уйнату расписаниесе (Мәскәү вакыты белән)  

09:00 – бер iPhone 17 смартфонын уйнату         

10:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату        

11:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату         

12:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату         

13:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату           

14:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату  

15:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату  

16:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату  

17:00 - бер iPhone 17 смартфонын уйнату

18:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату

19:00 бер iPhone 17 смартфонын уйнату

20:15 (якынча)** -  бер SollersST8 автомобилен уйнату  

Барлык бүләкләр уйнатуның турыдан-туры тапшырулары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә ВКонтакте да “Татарстан Алга “ төркемендә күрсәтеләчәк.

Моннан тыш бүләкләр уйнату 18 һәм 19 сентябрьдә 20.15 сәгатьтә (якынча) **, шулай ук 20 сентябрьдә 08.00 сәгатьтән 21.30 сәгатькәчә (якынча) ** ТНВ телеканалының турыдан-туры эфиры аша күрсәтеләчәк.  

  *Фотобәйге лотерея, реклама булып тормый, акча югалтуга корылмаган, бәйгедә катнашу бушлай һәм ихтыяри нигездә       **вакыты үзгәртелергә мөмкин, актуаль мәгълүматларны 18, 19 һәм 20 сентябрьдә ВКонтакте да “Татарстан Алга” төркемендә күзәтеп барырга

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре