Бүген Татарстанда әгъзалар күчереп утырту эше ничек көйләнгән? Аларны кемнән алалар? Күчереп утыртудан соң гадәти тормышка кайту мөмкинме? Табиб-трансплантологлар белән эш, тормыш мәгънәсе, кеше гомере турында сөйләшәбез.
МКДЦның кардиохирургия бүлеге мөдире, Йөрәк трансплантациясе үзәге җитәкчесе Артур Закирҗанов
Татарстанның штаттан тыш баш белгеч-трансплантологы Александр Киршин
Кемнәргә кирәк?
Бүген Татарстанда йөрәкне, бавырны, бөерне күчереп утырталар. Шулай да, йөрәктән башлыйк әле. Һәр тибеше – тормышның үзе. Борчымаса, эшләп торуын сизмибез дә кебек. Тик кайвакыт күкрәк читлеге аша үтеп кергән чир соңгы өметне дә юк итә. Сәбәпләре төрле булса да, барыбызга да таныш алар: йөрәк ишемиясе, инфаркт нәтиҗәләре, йөрәк мускулы авырулары. Кайвакыт элек үткәрелгән операциядән соң да йөрәк җитешсезлеге барлыкка килә. Мөмкин булган дәвалау чаралары ярдәм итми. Йөрәк бөтенләй туктап калганчы санаулы көннәр ваклана...
Бүген Татарстанда 80 гә якын пациент йөрәк көтә. Әле донор йөрәге табылгач та күп әйбер туры килергә тиеш. Пациентның хәле никадәр ашыгыч булуы, кан төркеме, буе һәм авырлыгы, ярашуның башка критерийлары исәпкә алына. Вакыт узган саен катлаулырак. Кешенең хәле авыраеп китүе бар. Соңга калып, кирәге чыкмаска да мөмкин…

– Кызганыч, чиратта торучы пациентларның бер өлеше – нәкъ менә элек йөрәк күчереп утыртылган кешеләр. Аларга ретрансплантация, ягъни кабат күчереп утырту таләп ителә, – дип аңлатты Артур Закирҗанов.
Республикада ел саен 80 гә якын бавыр, 100 гә якын бөер күчереп утыртыла. Йөрәк күчереп утырту программасы 2011 елдан бирле актив үсештә. Нәкъ менә шул вакытта МКДЦда беренче операцияне ясыйлар. Бүгенгә үзәктә 89 йөрәк трансплантациясе үткәрелгән. Иң кызу чор 2023 елга туры килгән – ул вакытта 26 операция башкарылган.
Әгъзаларны кемнән алалар?
Трансплантологиядә иң катлаулы темаларның берсе – донор булуның әхлакый ягы. Бу сорауга карата имеш-мимешләр аеруча күп. Төп проблема да шул.

– Донор булсын өчен табиблар авыру кешене махсус дәваламый, дип уйлаучылар күп. «Баш мие үлгән» дигән диагноз куелган үлгән кешеләрдән генә органнарны алып булганын аңламыйлар. Мондый күзаллаулар донорлыкка ышанмауның төп сәбәпләренең берсе булып кала, – ди Александр Киршин.
Баш мие үлеме – аның барлык функцияләре тулысынча һәм кире кайтарылмаслык рәвештә тукталган дигәнне аңлата. Бу халәттә йөрәк тибә, үпкәләр ясалма вентиляция ярдәмендә эшли. Юридик яктан да баш мие үлеме диагнозы белән кешенең үлүе дә раслана. Бу – озак һәм катлаулы процедура, анда трансплантологлар катнашмый.
Бу диагноз куелганчы табиблар пациентны дәвалауны дәвам итә! Үлемне раслый торган күп этаплы процедуралар уздырганнан соң гына белгечләр кешене потенциаль донор буларак карарга мөмкиннәр.
Мөнәсәбәт акрынлап үзгәрә анысы, әмма трансплантология тармагына һаман да ачык сөйләшү, аңлату, аңлашу җитми. Мәгълүмат җитмәү һәрвакыт имеш-мимешләр тудыра, ди табиблар бертавыштан.
– Шуңа күрә актуаль һәм мөһим бурычларның берсе – донорлык системасының чынлыкта ничек төзелгәнлеген аңлату. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм дин белгечләре бу хакта ешрак сөйләсә яхшы булыр иде. Катлаулы булса да, бу темаларны күтәрергә кирәк, – ди Артур Закирҗанов. – Донор табылган очракта да әле аның әгъзаларын теләсә кайсы кешегә күчереп утыртырга мөмкин дигән сүз түгел. Аның нинди хәлдә булуы, функциясе, зурлыгы, кан төркеме һәм иммунологик ярашучанлыгы әһәмияткә ия. Бүгенге заман трансплантологиясе акрынлап «идеаль донор» турындагы күзаллаудан читкә китә. Күчереп утырту кирәк булган пациентлар күп, ә органнар җитәрлек түгел. Шуңа күрә реципиентны коткару өчен 65 яшьтән өлкәнрәкләр дә донор була ала.
Бу мөһим!
Россиядә «ризалык презумпциясе» төшенчәсе гамәлдә, әгъзалар милли ресурс булып санала. Аның буенча, илдә яшәүче кеше алдан ук үлгәч әгъзаларын тапшырырга риза дип кабул ителә. Әмма бу кагыйдә балигъ булмаган балаларга кагылмый. Кеше үзе йә аның якын туганнары әгъзаларын алуга каршы булса, медицина оешмасына бу хакта хәбәр итү җитә. Россиядә әгъзалар күчереп утырту тулысынча бушка эшләнә.
Кемнәр башкара?
Бу эштә гади карарлар була алмый. Ә операция өстәле – бик озын юлның бер тукталышы гына. Үзләре шулай ди. Тукталыш кына дисәләр дә, аның төп геройлары – әгъзаларны күчереп утыртучы табиблардан башка төп эш башкарылмый бит. Донор табылуга, вакыйгалар чылбыры үрелеп китә: пациентны чакырырга, клиниканы әзерләргә, бригаданың донор органын алып килүен оештырырга, илтеп җиткерү вакытын исәпләргә һәм дистәләгән белгечләрнең эшен туры китерергә кирәк.
– Органнарны күчереп утырту белән шөгыльләнүче табиблар тәүлегенә 24 сәгать карар кабул итәргә әзер булырга тиеш. Физик яктан да авыр бу. Һәр минут кадерле. Сәгать механизмының бер пружинасы чыгып ычкынса, бөтен структурасы сафтан чыга бит. Монда да шулай, – дип аңлата Артур Закирҗанов.
Нәкъ менә шуңа күрә трансплантология юнәлеше буенча эшләргә теләүче яшьләр күп дип әйтеп булмый. Хирург булуың гына җитми, табибтан һәрвакыт элемтәдә калуны да таләп итә торган эш. Бүген бу тармакта хезмәт итүче команда яшь табибларны җәлеп итәргә тырыша. Һөнәрне бернинди ялтыравыкларсыз, бөтен авырлыклары белән, ничек бар – шулай күрсәтәләр. Шуңа әзер булган белгечләргә ишекләр ачык, ди коллегалары.
Яңа белән ничек яшисе?
Әгъза күчереп утыртканнан соң пациентка иммунитет активлыгын киметә торган препаратлар кабул итәргә туры килә. Организм яңа әгъзаны чит итеп кабул итмәсен, кире какмасын өчен кирәк бу. Трансплантациянең максаты тормыш сыйфатын да кайтару бит әле. Пациентлар әгъза күчереп утыртудан соң гадәти тормыш белән яши, спорт белән шөгыльләнә, араларында әни булу бәхетеннә ирешкән хатын-кызлар да бар. Шул ук вакытта, күп кенә хроник халәтләрдәге кебек үк, медицина күзәтүе, чыннан да, гомерлеккә әйләнә.
– Бавыр күчереп утырткан бер пациентым ике бала әнисе хәзер. Беренче баласын тапканда янында кулларыннан тотып тордым. Мондый мизгелләр истә кала инде ул, – дип бер вакыйганы искә алды Александр Киршин.
Трансплантологиядә ике язмыш янәшә бара. Бер кеше өчен медицина мөмкин булганның барысын да эшләгән, икенчесе өчен шул ук вакытта тагын яшәү мөмкинлеге барлыкка килә. Һөнәрнең төп асылы да шундадыр инде.
– Гомереңне юкка яшәмисең дип уйлый башлыйсың. Чит кешенең гомере синең тормышыңның мәгънәсенә әверелә. Бу гаҗәп! Мондый бәхет бик аз кешегә бирелгән. Трансплантология тормыш мәгънәсе ул, – ди Александр Киршин. – Берәүнең үлеме икенче берәүнең гомерен коткара. Без әгъзаларны күчерүчеләр генә булсак та, кешеләргә яктылык өләшәбез, тормыш өчен көрәшәбез. Һәм шул илһамландыра да инде. Шуның өчен без, табиблар, төнлә дә, бәйрәмдә дә, үзебезнең һәм якыннарыбызның туган көннәрендә дә, арыганда да, авырганда да үлемне яшәүгә әйләндерү өчен операция бүлмәсенә керәбез.
Хәлил абый
60 яшьлек Хәлил абыйның йөрәге 8 яшендә үк борчый башлый инде. Беренче операциядән соң берничә дистә ел узгач, икенчесе дә кирәк була. Анысында йөрәкнең клапаннарын алыштыралар. Сәгать кебек эшләп киткән кебек була да... Короновирус тагын үз төзәтмәләрен кертә, хәле кискенләшә, йөрәк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре төшеп бетә. Донор йөрәге бердәнбер өмет булып кала.
– Ниһаять, сәламәт йөрәк белән яшәүнең нәрсә икәнен тойдым, – ди Хәлил абый. – Рәхмәтем чиксез. Бу мөмкинлек өчен... Табиблар хезмәте өчен... Яшәгәнем өчен...
Дин ничек карый?
Казандагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әгъзалар күчереп утыртуга ислам дине күзлеге аша карыйбыз. Сиңа әманәт итеп тапшырылган тәнеңә зыян салумы, икенче берәүгә файда китерергә мөмкинлекме?
– Билгеле бер шартлар үтәлгәндә мөселман кешесе донор була ала. Исән кеше турында сүз барса, әгъзаларын алу аңа зыян китермәскә тиеш. Мисал өчен, йөрәген алсалар, ул үлә бит. Кан бирү тыелмый. Үлгән кешенең әгъзаларын алып куллану рөхсәт ителә, әмма аларны сатарга ярамый, алар бушка бирелергә тиеш. Шулай ук аларны васыять, мирас итеп тә калдыру тыелган. «Кулланырга мөмкин» дип әйтеп калдырырга ярый. Кемнеңдер гомерен коткару өчен үлгән кешенең әгъзаларын алу шәригатькә каршы килми. Ярдәме тисә, әҗер-савабы да була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез