Әмма матурлык өлкәсе үзгәреп тора, чәчләргә дә караш үзгәрә. Хәзер чәч – матурлык билгесе генә түгел, акча эшләү ысулы да. Акча эшлим дип, үз чәче белән хушлашырга риза булган хатын-кызлар күпме? Чәч сатуның кагыйдәләре бармы? Әнә шул хакта сүз куерттык.
Файда китерә
Инде күптән сер түгел: бүген озын чәч белән кесәне дә калынайтып була. Кемнеңдер чәчен озынайту, париклар җитештерү өчен чимал кирәк бит. Иң сыйфатлы чималны фабрикалар түгел, ә гап-гади хатын-кызлар тәкъдим итә. Бигрәк тә табигый, буялмаган чәч ияләрен кочак җәеп каршы алалар.
– Без матурлык товарга әйләнгән чорда яшибез. Бу начар күренеш түгел. Чәчең озын икән, син аны сата аласың. Кыска булса, сатып алырга мөмкин. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар, – дип сөйләде матурлык студиясе җитәкчесе Гөлнар Тарасова. – Чәчен акча кирәк булганга сатмый бит кеше. Һәрхәлдә, үземнең андый кешене очратканым юк. Хатын-кыз үзгәрергә тели һәм бу үзгәрешне прическадан башлый икән, аның файдалы ягын күрә белү бер дә начар түгел дип саныйм мин.
Мәскәүдә, Казанда һәм хәтта зур булмаган шәһәрләрдә дә озын толымны сатып ала торган махсус салоннар эшли. Анда чәчләрне «алтын» бәясеннән кабул итәләр. Озынлыгына карап, 10 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түлиләр. Авырлык та мөһим, билгеле. Мәсәлән, 2025 елда Казанда озынлыгы 1 метрга җиткән куе толымны 250 мең сумга сатып алганнар. Ә иң кыйммәтлесе – яшь балаларның чәчләре. Мондый чәч юкарак, йомшаграк һәм шомарак була. Алар буяу, химик бөдрәләтү, кератин белән турайту яки ботокс кулланмый. Шуңа күрә ул табигый күренә һәм кыяфәтен озаграк саклый.
– Гадәттә 40 сантиметрдан озынрак чәчләрне кабул итәбез. Бәягә күп нәрсә йогынты ясый: озынлыгы, авырлыгы, куелыгы, сыйфаты, хәтта төсе дә. Коңгырт, кара, билгә кадәр озынлыктагы чәчләрне якынча 20 мең сумга сатарга мөмкин, – дип сөйләделәр безгә Казанда чәч сатып алу белән шөгыльләнә торган бер шәхси оешмада. – Ә 80 сантиметрдан озынрак сары, ягъни «блонд» төсендәге чәч өчен 200 мең сум түләү алырга мөмкин. Әлбәттә, чәчнең сыйфаты яхшы булган очракта.
Әби белән әни хәл итә
Кызларның чәч язмышын әби һәм әни хәл итә. Һәрхәлдә, татар гаиләләрендә шундый язылмаган канун бар. Кыз мәктәпне тәмамлап, чит шәһәргә укырга киткәнче, әнисе яки әбисенең: «Чәч ул – хатын-кызның байлыгы», – дигән сүзенә буйсынып яши. Аннары – үз ирке. Гадәттә әнә шул ирекне тойгач, озын толым кыскара да инде.
Тарихка күз салсак, озын толым электән үк нәрсәнедер аңлаткан. Мәсәлән, бер толымга үрелгән чәч кызның әле тормышка чыкмавын сыйфатлаган. Кияүгә чыкканда, аның бер толымын икегә аерып, чәч үрү йоласы үткәргәннәр. Монысы хатын-кыз статусына күчүне аңлаткан. Чәчләрнең озынлыгы һәм куе булуы гаилә абруена турыдан-туры йогынты ясаган. Шуңа күрә толымны бирнәдән дә ныграк саклаганнар.
– Чәч – көчле корал ул. Мәсәлән, Урта гасырда Европада чәчләрне көчләп кыру сихерчелектә гаепләнгән хатын-кызлар өчен иң хурлыклы җәзаларның берсе булган. Шулай ук Иван Купала бәйрәмен мисалга китерергә була. Бу бәйрәмгә кызлар чәчләрен таратып килгән. Шул рәвешле теге дөнья белән элемтә урнаштыру җиңелрәк дип санаганнар, – дип сөйләде тарихчы Рәшид Әмишев.
«Акчага алыштырмыйм»
Тинчурин театры артисты, озын толым иясе Айсылу Мөсәлләмова, татар кызларының чәче озын булырга тиеш, дип саный.
– Чөнки ул – хатын-кызның бизәге hәм ул аңа дәрәҗә бирә. Әни мине кечкенәдән шулай тәрбияләде. Кызларның нәфислеге – чәчендә, – ди ул. Толымын махсус үлчәгәне булмаса да, бер метрдан артык икәнен төгәл белә. – Мин туганда ук озын, куе чәчле булганмын. Бу безнең нәселдән килә. Әниемнең чәчләре әле дә озын, ә мәрхүмә дәү әнием Раяның чәче тезенә кадәр җиткән булган. Ул укытучы булып эшләгән. Парта арасыннан узганда, чын чәчме икән дип, укучылар толымын тотып-тотып караганнар.

Куе һәм озын чәч үстерү күп көч һәм сабырлык та таләп итә. Мәктәптә укыганда, ел саен җәй аенда бәбкә саклаган Айсылуның, эссегә чыдый алмыйча, өенә елап кайткан вакытлары да шактый булган. Чәче шәл кебек гел җылы биреп тора, үзе авыр... Бик интеккәч, чәчен кыска итеп кистергән ул.
– Аннары жәлләп еладым да бүтән кистермәдем. Хәзер ярты елга бер очларын гына тигезләтәм. Чәчемне өйдә тәрбиялим. Кокос мае кулланам, соңгы елларда табигый шампуньга күчтем. Үлән суларына өстенлек бирәм. Җәй көне зәңгәр, сары мәтрүшкә, әрем, кычыткан, каен яфрагы, нарат ылысы җыям. Кыш буе шулар белән чайкатам, – дип уртаклаша Айсылу.
«Чәчкә бик сак карарга кирәк», – ди озын толым иясе. Тау күрке – таш, баш күрке – чәч, дип юкка гына әйтмәгәннәр. «Чәч күп кешенең энергетикасын үзенә җыя. Шуңа күрә, кеше күп булган урыннан кайтсам, чәчемне юарга тырышам. Хатын-кызның чәче озынрак булган саен, ул җиргә ныграк басып йөри, җир белән чәч энергиясе тоташа да, хатын-кыз үзен яхшы хис итә. Кыска чәчле гүзәл затлар ир-ат холкын ала, дип ишеткәнем бар», – ди ул.
Яшь җырчы Зәлия Саттарова чәчен 6–7 яшеннән үстерә. Балалар бакчасына йөргәндә, чәчен кыска итеп кискәннәр, ә кыз һаман озын толым турында хыялланган.
– Озын чәчем – нәселдән килгән байлык, чөнки әбиемнең дә олы яшькә җиткәнче чәче биленнән түбән иде, бертуган апам белән сеңлемнең дә чәчләре шулай ук озын. Алай да, өйдә берсенең дә «чәчегезне кисәсе түгел» дип катгый торганы булмады, – ди Зәлия. – Озын, куе чәч – матурлык кына түгел, ә сәламәтлек билгесе дә. Күп кенә халыкларда озын чәч традицион рәвештә нәфислек, тормыш энергиясе белән тәңгәлләштерелгән бит. Өстәвенә чәч озынлыгын саклау – үз тамырларым һәм мәдәни үзенчәлекләребез белән элемтәне югалтмау ысулы да.

Чәч кисүгә куркып карамый Зәлия. «Чәч үсә ул, – ди. – Тик акча эшлим әле дип, чәчне кисеп ату турында уйлаганым да юк. Аннан соң, ул чәчне сатып алган кешенең башында ни булганын, нәрсәгә кулланасын кем белә? Ни дисәң дә, әлеге чәч бөртекләре – минем тәнемнең бер өлеше, бер әгъзасы. Шуңа чәчемне кисүдән курыкмыйм, әмма чит-ят кеше кулына эләгү ихтималы бераз шом кертә», – ди ул.
Фикер
Сәйдә абыстай Аппакова:
– Ислам динендә чәч гаурәт булып санала. Ул чит күзләргә күренергә тиеш түгел. Татар хатын-кызлары һәрвакыт авыр толымнары белән дан тоткан, картайганчы ике толым үреп йөргәннәр. Бик каты авырганда да аларны кисмәгәннәр. Чәч белән бергә тормыш көче һәм Аллаһның бәрәкәте китә дип санаганнар.
Бездә кечкенәдән шундый кагыйдә яшәде: таракка берничә бөртек чәч иярсә дә, аларны чүп-чар дип ташларга ярамады. Җыеп барып, йә стена ярыгына яшерә, йә берәр җимеш агачының төбенә күмеп куя торган идек. Чәчләр бит кешенең язмышын саклый. Динебездә дә чәч һәм тырнакка сак карарга киңәш ителгән. Бер бөртек чәч белән бер тырнак өчен дә җавап тотачагыбызны онытмыйк. Минем янга еш кына яулык бөркәнмәгән хатын-кызлар килә дә: «Абыстай, ирем белән аерылышырга йөрим, гаиләбезнең нуры китте», – диләр. Турысын әйтәм. «Нигә гаурәт урыннарыңны капламыйсың? Нигә чәч-башыңны тузгытып йөрисең?» – дим. Кеше күзе тиз тия ул.
Аллаһы Тәгалә сынау җибәргән икән, чәчләребезне медицина күрсәтмәләре буенча кисәргә кирәк икән, киселгәнен беркайчан да ташламыйк. Аларны яндырырга яки җиргә күмеп куярга кирәк. Ләкин акча эшләү өчен куллану – динсезлек билгесе.
Ырым-шырым
Чәчеңне кич җилләтмә – бәхетең очар.
Чәчне җиргә ташлама – башың авыртыр.
Өйләнгәндә, чәчеңә кызыл тасма бәйлә – явыз көчләр куркып китәр.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез