Газетага язылу

Эше барның ашы бар: россиялеләр арасында үз-үзен тәэмин итеп яшәүчеләргә карата хөрмәт арткан

Эштән бәхет булды: соңгы дүрт елда илдә рәсми рәвештә эшләүчеләр саны 1,3 миллион кешегә арткан. Хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәт тә үзгәргән. Халык арасында үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсеннән күренгәнчә, россиялеләр арасында үз-үзен тәэмин итеп яшәүчеләргә карата хөрмәт арткан. Җиңне ныграк сызганабызмы?

Эше барның ашы бар: россиялеләр арасында үз-үзен тәэмин итеп яшәүчеләргә карата хөрмәт арткан
Фото: tatmedia.ru

Ялкаулар кимиме әллә бүген бил бөкмичә көн күреп булмыймы – илдә эшләүчеләр саны күбәйгән. «Соңгы дүрт елда Россиядә рәсми рәвештә эшләүчеләр саны 1,3 миллион кешегә арткан. Шул ук вакытта рәсми кереме булмаган эшкә сәләтлеләр 3,7 миллион кешегә кимегән», – дигән Салым федераль хезмәте җитәкчесе Даниил Егоров.

Аның сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы уңай вазгыятькә салым ташламаларының гамәлдә булу вакытын озайту, шулай ук чит илләрдән эшкә килүчеләргә карата контрольне көчәйтү дә тәэсир иткән.

Башкаладагы эш табарга ярдәм итә торган оешма хезмәткәре Тимур Низамиев әйтүенчә, эшләүчеләр саны артуга пенсия реформасы да ярдәм итә.

– Реформа гамәлгә кергәнче лаеклы ялга китәргә тиеш булган кешеләр хәзер озаграк эшләргә мәҗбүр. Димәк, хезмәт базарында өлкән яшьтәгеләр күбәя. Соңгы елларда 55 тә һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләр саны артуны күзәтәбез. Кадрлар кытлыгы шартларында оешма-предприятиеләр үзләре дә өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне эшкә алырга каршы түгел. Бер яктан, алар күпкә тәҗрибәлерәк булса, икенче яктан, шул ук яшьләр белән чагыштырганда, өлкән яшьтәгеләр күпкә җаваплырак та әле. Дөрес, 55, 60 яшьнең теге ягына чыгучылар сәламәтлекләренә һәм физик мөмкинлекләренә бәйле рәвештә теләсә кайсы эшкә тотына алмый, – ди ул.

Эшенә карап түлиләр дә. Даниил Егоров сүзләренә караганда, соңгы дүрт елда 200 мең сумнан да күбрәк хезмәт хакы алучылар саны ике тапкырдан да күбрәккә арткан. 2022 елда илдә 1,74 миллион кеше шулкадәр айлык акча алып эшләсә, 2025 ел азагында андыйлар – 3,9 миллион. Ай саен 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы алучылар да, ике тапкырдан күбрәккә артып, 12 миллион чигенә җиткән. Шул ук вакытта, хезмәт өчен түләүнең ике минимумыннан алып 100 мең сумга кадәр хезмәт хакы алучылар (ә алар эшчеләр арасында иң күбе), 10 миллион кешегә диярлек кимеп, 21,3 миллионны тәшкил иткән. Бүген илдә рәсми рәвештә эшләүче 10,5 миллион кеше хезмәт өчен түләүнең минималь күләме кадәр акча ала. Соңгы дүрт елда аларның саны 2 миллионга диярлек арткан.

Татарстанстат хәбәр итүенчә, бу елның июлендә республикада уртача исәпләнгән хезмәт хакы 99,3 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда, үсеш – 16 процент.

Икътисад белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, соңгы елларда, чыннан да, халыкның керем дәрәҗәсе артты.

– Бюджет тармагында эшләүчеләр һәм пенсионерларны исәпкә алмаганда, әлбәттә. Аларның реаль керем дәрәҗәсе кими генә. Реаль керем дәрәҗәсе – нәрсә дигән сүз? Бу – хезмәт хаклары һәм пенсияләрнең арту күрсәткеченнән инфляцияне алып ташларга кирәк. Шул ук азык-төлеккә инфляция, мәсәлән, уртача саннардан күпкә зуррак. Бигрәк тә завод-фабрикаларда эшләүчеләрнең, Ватанны саклаучыларның керемнәре артты, – ди ул.

Акчалы тормышның тәмен сизгәннәр, ахры. Илдә яшәүчеләр арасында үзеңне матди яктан тәэмин итүгә карата мөнәсәбәт үзгәргән. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, акча эшләүчеләргә хөрмәт белдерүчеләр 37 проценттан 73 процентка җиткән. Соңгы тапкыр мондый сораштыру 2001 елда үткәрелгән булган. Белгечләр шуны да искәрткән: яшьләр арасында тормыш тәмен акчадан табучылар күбрәк. Ә өлкәннәр өчен башка кыйммәтләр өстенрәк. Илдә яшәүчеләрнең 25 проценты, гомумән, акча булмаган җәмгыятьтә яшәргә тели. Болай фикер йөртүчеләрнең һәр өченчесе – «торгынлык буыны» вәкиле, ягъни 1948–1967 елларда туучылар. Тик әлегә бу – хыял гына. Шуңа күрә эшлисе дә эшлисе. Билгеле булганча, пенсия реформасы 2028 елда тәмамланачак. Киләсе елда Россиядә яшәүчеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, бу пенсия яшен арттыруның күчеш чорына туры килүенә бәйле. 1968 елгы хатын-кызлар һәм 1963 елгы ир-атлар 2028 елда лаеклы ялга китә алачак.

«Работа России» мәгълүматларына караганда, 2026 елның сентябрендә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,19 процент тәшкил иткән. Республикада 3,9 мең эшсез теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре