Ике юл чатында
«Автостат» аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча, сентябрьдә Татарстанда яңа җиңел машинаның уртача бәясе 3,43 млн сумга җиткән. Россия буенча күрсәткеч бераз югарырак – 3,54 млн. Бер елда – бәяләр 14 процентка, ә алты ел эчендә Россиядә яңа машинаның уртача бәясе 2,5 тапкыр диярлек арткан. 2020 елда яңа автомобильле булу бәхетенә ирешү өчен 1,5 млн сум кирәк булса, быел тәгәрмәчле «бәхет» бәясе 3,5 млн сумга җиткән. Кулланышта булган машиналар базарында күрсәткеч исә 1,2 млн сумга кадәр арткан.
Казанда яшәүче Илдар Хәзбиев та яз көне 5 ел хезмәт иткән автомобилен яңага алыштырырга ниятли. Машина алыр алдыннан интернет киңлекләрендә бәяләрне барлый. Бер белмәгән кешеләргә акчаңны биреп җибәреп, 1–2 ай автомобиль кайтканын көтәргәме, әллә кытай автомобиле алыргамы?
– Машинадан да, акчадан да коры калырмын дип куркып, автосалондагы 3млн 600 мең сумлык кытай автомобиленә тукталдым. Үземнең машинамны 750 мең сум дип бәяләделәр. Өстәмә ташламалар да булды. Шулай 7 елга кредит рәсмиләштереп, яңа автомобиль алдым. Хәзер ай саен 33 мең сум кредит түлим. Автомобильне иминиятләштерергә дә кирәк бит, тагын 150 мең сум чыгарып салырга туры килде, – ди Илдар. – Кредитны түләп бетергәндә, автомобильнең алтын бәясенә төшәчәген бик яхшы аңлыйм. Ләкин, ни чарадан бичара дигәндәй, кытайныкын алырга туры килде. Әлегә зарланмыйм. Вакыт күрсәтер.
Ләйсән белән Ленар Ширгазиннар киресенчә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән кытай автомобиленә акча сарыф итүдән куркып, машиналарын Көньяк Кореядан ук кайтарткан.
– Безнең машина, дөнья гизеп, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша Әстерханга диңгез юлы белән кайтты. Танышларыбыз автомобиль кайтарту белән шөгыльләнә, шуларга ышанып, акчаны биреп җибәрдек. 2023 нче елгы «KIA»ны 1млн 650 мең сумга сатып алдык. Таможня аша узганда да 100 мең сум түләргә туры килде. Казанга кайтарткан булсак, тагын 150–200 мең сум өстәмә акча түләргә кирәк иде. Ирем Әстерханга үзе барып алды. Бар яклап акчаны янга калдырырга тырыштык, – ди Ләйсән. – Бер айга тынычлык югалды инде. Кайтып җитәрме, алдасалар нишләрбез, дип борчылдык. Шөкер, барысы да уңышлы килеп чыкты. Әле ярый алып калганбыз, дибез. Хәзер бәяләр тагын да арткан.
Кайсын сайларга?
Тикшерүләрдән күренгәнчә, бүген базарда бәя ягыннан иң уңай яңа автомобиль булып үзебездә җитештерелгән Lada Granta санала. Ул база комплектациясендә якынча 850 мең сум тора. Дәүләт субсидияләү программасы буенча аны якынча 680 мең сумга да сатып алып була. Дөрес, 20 процент ташлама табиблар, педагоглар һәм СВО катнашучылары өчен генә каралган. Ә гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала булса, 10 процент ташлама алырга мөмкин. Ләкин Россиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ташламалы автокредитлау һәм лизинг программаларын туктатырга җыенуын хәбәр иткән. Ведомство моны базарга ярдәм итү бурычы тулысынча үтәлү белән аңлата. 2026 ел башыннан ташламалы автокредитлау кысасында 123 меңнән артык автомобиль сатылган.
Нәкъ менә Lada Granta һәм Haval Jolion автомобильләре, арзанлыклары аркасында, хәзер Россия автобазарында сатылу буенча лидерлар булып тора.
Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматлары буенча, Россиядә автокредит алуның үзенә күрә яңа рекорды барлыкка килгән. Сатып алучыларга хәзер 5 кенә елга түгел, кредитны 10 елга кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Заемның уртача күләме 1,6 млн сумга җиткән.
«Авито-Авто» сервисында булган мәгълүматларга караганда, тотылган автомобильләр белән кызыксынучылар да кимемәгән. 4–9 еллык машиналар аеруча популяр санала. Беренче яртыеллыкта гына да мондый автомобильләрне сатып алучылар саны 17 процентка арткан.
– Хәзерге сатып алучылар дилерлык үзәгенә әзерләнеп киләләр: онлайн мәйданчыкларны өйрәнәләр, бәяләрне чагыштыралар, – ди Казандагы автосалоннарның берсендә эшләүче Раил Гәрәев. – Машинаны кредитка алучылар озаграк сайлый, ешрак арзанрак автомобильләргә туктала. Юл уңаеннан гына кереп, машина сатып алып китүчеләр бик сирәк хәзер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез