Бу хакта Татар-информ яза.
Герой тавыш биргәч, әлеге вакыйганың халык өчен зур әһәмияткә ия булуын басым ясап әйтте. Аның фикеренчә, Ватанын эчкерсез яратучы, үз халкы өчен борчылып яшәүче һәркем илебезнең һәм балаларыбызның киләчәге өчен тавыш бирергә тиеш.
“Ватанга мәхәббәт сүздә түгел, бәлки яу кырында һәм тылдагы конкрет эшләрдә чагыла. Татарстанның күпмилләтле халкын үз эшләре белән Россияне – бөек илгә, ә сөекле Татарстаныбызны – чәчәк атучы республикага әйләндерүчеләргә ышанырга чакырам”, – дип билгеләп үтте Россия Герое.
Тавыш биргәннән соң Александр Лапин “Без – Россиянең көче” ватанпәрвәрлек акциясендә катнашып, Россия Федерациясе дәүләт флагы белән истәлеккә фотога төште. “Россиянең көче һәрвакыт хакыйкатьтә, күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә һәм теләктәшлегендә булды һәм булачак.
Мин биредә катнашкан “Без – Россия көче” акциясенә асылда яшьләр җәлеп ителә. Мондый акцияләр бик кирәк, файдалы, алар рухи азык бирә һәм безнең дөрес юлдан баруыбызны, безнең бергә булуыбызны аңлауга ярдәм итә”, – дип басым ясап әйтте Герой.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 18, 19 һәм 20 сентябрьдә “Без – Россия көче” ватанпәрвәрлек акциясе уздырыла. Тавыш биргән һәркем Россия Федерациясе флагы белән истәлеккә фотога төшәргә мөмкин, дигән сүз бу. Александр Лапин махсус хәрби операциядә катнашкан Россия Герое Дамир Гыйлемхановка багышланган музейда да булды. Россия Героена мемориал һәм бюст, үлгәннән соң, Казанда танкист укыган 42 нче мәктәптә урнаштырылган. Татарстанда 18, 19 һәм 20 сентябрьдә сайлау уздырыла. Сайлау участоклары һәр көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез