Ун кешенең берсе ашамый
Кич эштән кайткач, ашарга пешерергәме, әллә кибеттән яки берәр кафедан әзер ризык кына сатып алыргамы? Бигрәк тә шәһәр хуҗабикәләре арасында башына мондый уй килмәгән кеше юктыр. Супермаркетларда киштәләр әзер ризыктан сыгылып тора: ашы да, боткасы да, чәй янына тәм-томы да дигәндәй, яңа гына мичтән чыккан вак бәлешкә үрелмичә үтеп китеп кара син!
Маркетинг тикшерүләре белән шөгыльләнә торган «Нильсен» оешмасы ачыклаганча, былтыр илдә әзер ризык сату күләме дүрттән бергә диярлек арткан. Халыктан, ни өчен өйдән читтә тукланасыз, дип тә кызыксынганнар. Респондентларның 94 проценты – вакытны янда калдыру өчен, 79 проценты – ашауны төрләндерү өчен, ә 76 проценты тәмле булганга күрә әзер ризык сайлавын әйткән. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 12 проценты мондый ашау-эчүнең сыйфатын шик астына куйган.
Башкаладагы азык-төлек кибете директоры Софья Лопатина әйтүенчә, әзер ризыкка ихтыяҗ артканнан-арта.
– Бүген камыр ризыкларын үзе пешереп саткан, сатып алучыларга кайнар каһвә тәкъдим иткән кибетләрнең кереме бермә-бер зуррак. Өйдән читтә туклану яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Ит һәм балык ризыкларына ихтыяҗ зуррак. Көненә 200 ләп өчпочмак пешерәбез, – ди ул.
«Дөнья куабыз»
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, бүген әзер ризыкка өстенлек бирүгә этәргән төп сәбәп – вакыт җитмәү.
– Гаиләдә ашарга пешерү асылда хатын-кыз җилкәсендә дип саныйбыз, ә бүген хуҗабикәләр эш белән мәшгуль. Кешенең буш вакыты калмый. Шуңа күрә өйдә дә ярымфабрикатларга ияләнеп беттек инде. Хуҗабикәләр әзер кәтлит, пилмән сатып алып куя да эштән кайткач тиз генә пешереп алалар. Чөнки гаиләдә ир дә, хатын да эшли. Кечкенә бала тәрбияләп өйдә утырганда да, ярдәмчең булмаса, ашарга пешерү түгел, башкасына да өлгереп булмый бүген, тормыш мәшәкатьләре күп. Шуңа күрә төп сәбәп – безнең халыкның мәшгуль булуында дип саныйм. Бала тәрбияләү, аны бакчага, мәктәпкә алып бару, каршы алу күп вакытны ала. Ә ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә күбрәк өйдә пешкәнне ашыйбыз, – ди ул.
Илгизәр Гайнетдинов әйтүенчә, кесә ягын да исәпкә алырга кирәк. «Икътисад үскән саен, кешенең сатып алу дәрәҗәсе дә артырга тиеш. Без, гомумән дә, эштән соң кафе-рестораннарга барып ашауга гына күчәр идек. Тик әлегә без ул дәрәҗәгә үсеп җитмәдек. Андый гаиләләр бар, әмма алар аз. Моның өчен безгә керем җитми. Атна башында ресторанга барсаң, атна ахырында калган чыгымнарга акчаң җитмәскә мөмкин, – ди ул. – Әйе, туган көннәрне, бәйрәмнәрне ешрак кафе-рестораннарда үткәрәбез. Беренчедән, мәшәкате азрак. Өйдә кунак җыя башласаң, урындыгың җитмәсә – урындык эзләп чабасың, өстәлең җитмәсә – өстәл сорап күршегә керәсең. Пешерәсең, төшерәсең, аш бүлмәсеннән башың чыкмый. Ә ресторанга бардык та кайттык. Зур табын коруга киткән чыгымнар бер үк диярлек. Татарларда, өстәл мул булырга, табын сыгылып торырга тиеш, дигән нәрсә дә бар бит әле».
Декрет ялындагы хезмәттәшебез Чулпан Гарифуллина әйтүенчә, өйдә пешкән ризыкны төрләндерергә тырышу да – үзе бер мәшәкать.
– Гел плитә янында басып тора торган кеше булмасам да, пешерергә туры килә. Әле төрлесен әзерләргә кирәк. Үзең генә булсаң, ярар, нәрсә дә ашыйсың. Бала, ир булгач, аларны да кайгыртасы бит. Минем ирем кайбер ризыкларны гомумән ашамый. Бала булгач, тозын, борычын да үлчәп саласың. Шуңа күрә әллә нигә бер булса да, кафе-ресторанга барып ашауны хуп күрәм. Өйдә пешерү кыйммәткә төшкән һәм вакытны күп ала торган ризыкларны кафеда ашау яки әзер килеш өйгә китертү яклы мин. Кибеттән әзер ризык сатып алганым юк. Бала туганчы иремә контейнер белән иртәнге һәм төшке аш әзерләп җибәрә идем. Хәзер бала белән вакыт азрак. Өйдә дә пешерәбез инде. Бәлешен дә, ашын да дигәндәй. Тегеләй дә чыгымлы, болай да. Ризык әзерләү, температура режимын саклый торган контейнерлар сатып алу – болар барысы да бәя тора, – ди яшь әни.
Санап пешерү
Бәяләр үсмичә дә тормый. Үзең пешерсәң дә. Соңгы бер елда илдә «борщ җыелмасы» 40 процентка диярлек кыйммәтләнгән. Барыннан да бигрәк кәбестә бәясе 38 процентка артып, аның бер килосы уртача 28 сумга җиткән. Икенче урында – кызыл чөгендер (үсеш – 32 процент, 35 сум). Бәрәңге бәясе дә арткан (үсеш – 30 процент, 41,5 сум).
Борщ ашамыйча да торып була, ә менә токмачлы аш бик тиз сагындыра. Бүген кафе-рестораннарда бер тәлинкә аш уртача 350–400 сум тора. Аны өйдә пешерү күпмегә төшә? Без якынча исәпләп карадык.
* Авыл бройлерының бер килосы – 350 сум. Бер түшкә якынча 1100–1200 сумга чыга. Шәһәр җирендә ашауны берьюлы күп итеп пешермибез. Шуңа күрә кәстрүлләр дә 3–4 литрлы гына. Ә анда тавыкның өчтән бере генә сыя. Шуңа күрә иткә якынча 400 сум акча китә исәплик.
* Өйдә токмач басарга әлеге дә баягы вакыт юк. Әле ярый уңган хуҗабикәләр үзләре ясап сата. 600 граммлы бер кап токмач 250 сум тора. Бер пешергәндә яртысы да җитә. Токмачка – 125 сум.
* Кишер-бәрәңге гадәттә авылдан килсә дә, бу юлы аларны да акча бизмәненә салыйк. Яшелчәнең бер килосы – 40 сум тирәсе. Ике бәрәңге, бер кишер 400 грамм тирәсе – якынча 20 сум дип алыйк. Балалар ашка суган салганны яратмый, шуңа күрә сугансыз пешерәбез. Су бәясе дә исәпкә керми, чиста су фильтр аша килә.
Шулай итеп бер кәстрүл аш 545 сумга төшә. Дүрт кешелек гаиләгә ул ике утырып ашарга җитә. Аппетитка карап, әлбәттә. Бер тәлинкә аш – якынча 68 сум.
«Теләк кенә кирәк»
Өйдән читтә ашау кесәгә генә түгел, сәламәтлеккә дә зыян салмыймы? Бу хакта диетолог Альбина Рәхимовадан сорадык.
– Бер ашханә икенчесенә охшамаган, шулай ук өй ашлары да. Кафе һәм рестораннар төрле меню буенча эшли. Ризыкны әзерләү ысулы, аның майлылыгы һәм составы да төрле булырга мөмкин. Өйдә пешергәндә без шул ук ашны, мәсәлән, нәрсәләрдән әзерләнүен, составын контрольдә тота алабыз. Үзең белән эшкә ашарга йөртү эш вакытында печенье, кәнфит кебек коры-сары капкалаудан саклый. Ягъни син суыткычта төшке аш бар икәнен белеп торасың һәм дөрес тукланасың. Шул ук вакытта ышанычлы кафе йә ашханәдә ашауның бернинди начарлыгын күрмим. Иң мөһиме – дөрес туклану. Кыздырылган, майлы ризыклар урынына парда пешкәнен сайлагыз, – ди белгеч.
Ике дистә елдан бирле ашханәдә пешекче булып эшләүче Гөлшат Нуруллина әйтүенчә, иң затлы ресторанда пешерелгән ризык та өйдәгесенә җитми.
– Мин ашханәдәге ашауга каршы түгел, үзем дә гомер буе кеше ашатам бит. Бөтен күңелемне биреп эшлим. Ашарга пешерү ул авыр һәм озак дигән фикер белән килешмим. Бүген интернетта тиз генә пешерә торган җиңел рецептлар җитәрлек. Теләк кенә кирәк. Иң затлы ресторанда пешерелгән ризык та өйдә күңел һәм җан җылысы биреп әзерләгән кичке ашка җитми. Кичләрен аш бүлмәсендә чыккан хуш исне тоеп, бөтен гаилә бер табын янына җыела. Гаиләдәге иң күркәм гадәт бу. Без камырны да оныгым белән бергә пешерәбез. Ул минем кебек пешекче булырга хыяллана, – ди Гөлшат Нуруллина.
Бу атнада Казанда NAN Кебаб кафесында шаурма һәм пицца ашап 60 ка якын кеше агуланды. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе мәгълүматларына караганда, чирләүчеләрнең барысы да 9–11 сентябрь аралыгында NAN Кебаб кафесында шаурма һәм пицца ашаган. 12 сентябрьдә Роспотребнадзор белгечләре җәмәгать туклануы оешмасында тикшерү үткәреп, бик күп кимчелекләр – санитария-техник һәм гигиена кагыйдәләре үтәлмәвен, продукциянең документлары, кайнар су булмавын, савыт-саба юуның билгеләнгән тәртибе үтәлмәвен, куллану вакыты чыккан продукция кулланылуын ачыклаган. Белгечләр помидор, кыяр, кишер, Пекин кәбестәсе һәм сырдан ясалган катнашмада эчәклек таякчыгы, шулай ук шаурма өчен әзерләнгән сарымсак соусында һәм фирма соусында сальмонелла тапканнар. Соңгысы шаурма әзерләүче пешекчедә дә ачыкланган. Тикшерү комитеты әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез