– Көзен бакча җиләге утыртырга мөмкинме?
Фирая Сәлимова. Саба районы
– Мөмкин генә түгел, кирәк тә. Бу чорда утыртылган үсенте яз көне утыртылганыннан ике тапкыр тизрәк яңара. Түтәлне 1–2 атна алданрак әзерләп куярга кирәк. Иң элек туфракны 25–30 см тирәнлектә казыйсы. Чамалап кына черемә кертәсе: 1 кв. м. җиргә 5–7 килодан артмаска тиеш. Чи тирес ярамый – тамырларын яндырачак. Әче туфрак икән, доломит оны белән (1 кв. метрга 200–300 г) нормаль хәлгә китерәсе. Суперфосфат (40–60 г) һәм калий сульфаты (20–25 г), көл (150–200 г) өстисе. Хәзер тукландырып калмасагыз, язын соң булачак.
Утыртуга килгәндә, рәт арасы – 80–90 см, төпләр арасы 25–30 см булсын. Чокырын тамыры зурлыгына карап казыйсы. Төбенә «калкулык» ясап, тамырларын шуның кырыйлары буйлап тигезләп, төпкә төшерәсе. Чокырда бушлыклар калмасын өчен үсентене селкеткәләп, туфрак белән күмеп куясы. Шуннан соң яхшылап су сибәсе. Яңгырлар яумаса, беренче ике атнада һәр көн саен су сибеп торырга кирәк. Әмма сазлык ясарга ярамый: тамырлары суларга тиеш. Төбен торф, коелган ылыс яки черемә белән мүлчәлисе. Өч атнадан соң туфрагына фосфор һәм калий кертәсе. Көзен азот ярамый, чөнки яфракларын «уятачак», ә безгә кышка кадәр тамырларының ныгып калуы кирәк.
– Җимеш агачы ботакларындагы куышны ничек итеп дөрес томаларга мөмкин? «Химия» кулланмыйча гына бу эшне башкарып буламы?
Сания Фәтхиева. Казан
– Иң элек куышны черектән, чүп-чардан үткен пычак яки өтерге белән сәламәт агачына кадәр юнып чистартыгыз. Шуннан соң 3–5 процентлы бакыр яки тимер купоросы эремәсе белән гөмбәчекләр һәм бактерияләрдән зарарсызландырырга онытмагыз.
Куышны томалау өчен кызыл балчык, черегән тирес һәм көл катнашмасы әйбәт. Барысын да бертигез күләмдә алып болгатыгыз. Куе каймак рәвешенә кергәнче, су өстәгез. Катнашма ботак буйлап агып төшмәслек дәрәҗәдә куе булырга тиеш. Куышка шуны сылап, яңгыр юып төшермәсен өчен, өстеннән бинт яки капчык тукымасы белән урап куегыз. Тирес юк икән, аны көлгә алыштырырга мөмкин. Бу очракта кызыл балчыкны – 2 өлеш, көлне 1 өлеш алырга кирәк.
Игътибар! Бу максатта монтаж күбеген кулланырга ярамый: кояшта таркалачак һәм дым сеңдерәчәк. Бакча сумаласы да ярамый: ул бары тик ботакның киселгән урынына сылап кую өчен генә! Инде килеп, куышны зарарсызландырмыйча гына беркайчан да томалап куймагыз: юкса ботак черүен дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез