Ятимнәр йортына эләгүчеләр өчен аның җылы кочагы бигрәк тә тансык. Тик бик сирәкләре генә вакытында үз акылына килеп, яңадан үз баласын эзләп бу ишекләрне ачып керә. Ә әти-әни назына сусап яшәүчеләр көтүдән туктамый. Барысының да гаиләле буласы, ятимлек ачысын онытып, матур итеп яшисе килә. «ВТ» журналисты Чистай балалар йортына иң татлы хыял – әниле булу хыялы белән яшәүче балаларның хәлен белергә барды.
«16 ел эчендә шуны аңладым...»
Балалар йорты директоры Елена Вәлиева күңеленә 25 баланың һәрберсе якын. Сабыйлар да шуны аңлап, гел янында бөтерелә. Әле берсе, әле икенчесе янына килеп китә. Руслан исемлесе шул арада йөгереп килеп, колагыма пышылдап та өлгерде. «Безнең директор – иң яхшы кеше!» – ди. Елена ханым гына түгел, биредә эшләүчеләрнең һәркайсы сабыйларга ана назын бирергә тырыша. Шуңадырмы, балаларның бүлмәләре фатирны хәтерләтә.
Җитәкче белән кызлар яшәгән катка менәбез. Кайбер ишекләргә «Ял итәбез, шакымагыз» дип язып элгәннәр. «Һәр кешенең шәхси вакыты булырга тиеш», – дип аңлатты Елена ханым. Янәшәдәге бүлмәдә яшәүче кызлар рәхәтләнеп ишекне ачты – эчкә узабыз. Берничә бүлмәле фатир, диярсең. Өч йокы бүлмәсе, ял итү һәм дәресләр әзерләү өчен махсус урыннары бар. Фатир дигәч тә, балалар төнлә ялгыз калмый, һәрберсендә тәрбияче яши. Һәр фатирның үз йөзе. Эчтәге мохит исә тәрбияченең һәм сабыйларның нигә хирыс булуларын, осталыгын күрсәтә. Бу фатир хуҗалары тегүче дә, рәссам да, кул эшләре осталары да икән.

– Шул рәвешле тәрбиячеләр балаларны тормышка әзерли. Безнең кызлар да, егетләр дә бөтен эшне өйрәнеп үсә. Йортыбызда бәләкәй пекарня бар, анда аларны камыр ризыклары пешерергә өйрәтәбез. Проект кысасында тормышка аша торган өйрәтү программасы 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләргә исәпләнгән. Программаларның теоретик һәм практик өлешләре бар. Бу курсны узгач, балалар сертификат ала, – ди Елена Вәлиева. – Монда ничек кенә тырышсак та, бездән киткәч, аларны зур тормыш юлы көтә. Аларга үз гаиләләрен төзергә, җаваплылык алырга, балалар үстерергә кирәк булачак. Үз әти-әнисенең язмышларын кабатламасыннар иде инде. Ә инде әти-әни дигәндә, без аларны барыбер алыштыра алмыйбыз. 16 ел эшләү дәвамында шуны аңладым: нинди генә булсалар да, әти белән әни бала өчен иң якын кеше булып кала. Балалар аларны көтеп яшәүдән туктамый. Нинди генә начар юлда йөрсә дә, кыерсытса да, балага беренче очракта үз әнисе кирәк.
Көткәннәрнең хыяллары чынга ашсын өчен зур эш башкарыла, ди директор. Тугыз ай элек балалар йортына ике кызны алып киләләр. Берсенә – 8, икенчесенә 9 яшь. Хәмер белән дуслашкан өчен әниләрен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Шөкер, бу ана вакытында үз акылына килеп, туры юлга басарга теләге барын әйткән. Дәваланып чыккан, реабилитация узган, эшкә урнашкан һәм хокукларын кире кайтара алган. Әле берничә көн элек кенә ике бәхетле сабый бу йорттан әниләре янына кайтып киткән.
«Ярата белү җитә»
Тәрбияче Лилия Хәкимова балалар йортында кырык елдан артык эшли. Шул дәвер эчендә күпме балага үз әниләреннән эләкмәгән назны, яратуны биргән кеше ул. Инде бу йорттан күптән чыгып киткән егет-кызлар үзләре әти-әни булса да, Лилия апаларын эзләп кайталар икән. Әле менә шушы көннәрдә ул яратып үстергән кызларның берсе әни булган. Бала табуга ук Лилиягә шалтыратып, сөенече белән уртаклашкан. Андый күңелле яңалыкларны иң якын кешеңә сөйлисе килә бит ул.
– Мин эшли башлаган чорда 200 бала иде монда. Ул чакта ятимнәрне гаиләгә алу гадәте дә юк иде, алар бөтенесе дә монда тәрбияләнде. Ә хәзер без аларны гаиләле итү өчен бик күп тырышлык куябыз. Балаларның төрлесе бар. Кайсылары тапкан әниләре турында искә төшергәнне дә яратмый, тизрәк аларны онытырга тырыша. Кайберләре әниләрен бик тиз гафу итә, авыр көннәрен оныта, – дип сөйли Лилия апа. – Беренче сыйныфта чакта безгә килеп эләккән ике малай бар иде. Казанга киттеләр дә әниләрен эзләп тапканнар. Хәзер бергә яшиләр. Менә шундый хәлләр дә була. Аларның барысы белән дә элемтәдә торабыз. Иң мөһиме – балалар бәхетле булсыннар.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге – малайлар. Арасында республиканың төрле районнарыннан гына түгел, башка төбәкләрдән килгәннәре дә бар. Кечкенәрәк балаларны шундук тәрбиягә алучы табыла икән. Ә менә үсмерлек чорына күчкәннәрен бик алам дип тормыйлар. Билгеле инде, үскән саен бала да, холкы да үзгәрә.
– Кайбер тәрбиягә алган гаиләләр алар белән уртак тел таба алмый – кире китерәләр. Менә монысы – бала өчен бик авыр хәсрәт, – дип сөйли Лилия апа. – Кире балалар йортына кайтуны алар үз әти-әнисе ташлаганга караганда да авыр кичерә. Хәер, моны зур кеше дә күтәрә алмас иде, мөгаен. Балага аеруча авыр. Юллары кайсы якка борылса да, балалар өчен һәрчак ишекләребез ачык. Безнең канат астында үсеп, инде үз тормышы белән яшәгән балалар әле дә мине эзләп килә. Менә 10 ел элек бездән киткән бер малай килеп керде. Ул шулкадәр шук, сүз тыңламый иде. Ә тормышта зур уңышка ирешә алган. Шаккаттык! Әле буш кул белән килмәгән – үзе яшәгән бүлмәгә бөтен кирәк-яракларны алган. Тәрбияләнеп чыгып киткән балалар арасында Кырымда, Мәскәүдә яшәүчеләр дә бар. Алар да онытмый, сагынып кайталар. Бездә начар балалар юк. Аларны ярата белергә генә кирәк.
«Миңа әни кирәк»
Балалар йортында сабыйлар өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бүлмәләре җылы, матур. Танышып йөргәндә, бер бала җыр тыңлап нидер эшли иде, безне ишетмәде дә. Икенче бүлмәдә чигү чигеп утырган кызлар да очрады. Астагы катта диванда сөйләшеп утырган өч малай, безне күрүгә үк, директор янына йөгереп килделәр. Мәктәптән кайтып килешләре икән. Берсе «бишле» алуы белән мактанып та өлгерде. Малайларның яхшы кәефләре бар җиһанга таралгандай булды. Ашханә ягыннан борынны кытыклап яңа гына мичтән чыккан камыр исе таралды. Шул тирәдән ерак түгел кемдер уен коралында моңлы көен сузды. Тормыш гөрли, ә балалар моңсу көзге көннән дә яктылык эзли кебек тоелды. Ә инде саубуллашып чыгып барганда, иңемә кемдер йомшак кулы белән кагылды. «Апа, мине видеога төшерегез әле. Миңа әни кирәк», – диде ул. Әллә нишләп киттем. Шул нәни малайның диңгездәй зәңгәр күзләрендә күпме моңсулык күрдем шулчакта. Әле генә уйнап-көлгән бала иде югыйсә. Әни сүзен әйтүгә бөтенләй үзгәрде дә куйды.
– Апам белән монда эләккән идек. Әтинең дә, әнинең дә кайда икәнен белмим. Апамны башка гаилә алды, еракка китте ул. Берничә ел элек безгә телевидениедән килделәр. Шунда гаиләгә барырга теләгән сабыйлар сөйләде. Апам сөйләргә риза булды, ә мин киреләндем. Хәзер моны аңлыйм да, әмма соң инде. Миңа хәзер әни бик кирәк. Яратып кына торыр идем үзен. Сүзен дә тыңлар идем, тәртип тә бозмас идем, – диде ул. Янәшәсендә торган дуслары да яныбызга килеп басты. Ул балалар да җылы урын эзли. Һәрберсенә гаилә кирәк...
Бу йортның ишеген ябып чыгып китү җиңел булмады... Инде дусларыма әйләнгән сабыйлар: «Тагын киләсезме?» – дип озатып калдылар. Бәлки кабат очрашулар насыйп булыр әле, дидем күңелдән. Казанга кайтып бу балалар турында сөйләгәч, күңел кыллары тибрәнгән танышларым аз булмады. Берәүләр әни көткәндә икенчеләр бала дип өзелеп яши бит. Кем белә, бәлки бу очрашу сабыйларның язмышын үзгәртер.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез