– Ул көнне барыбыз да иртән эшкә киттек. Ирем машина йөртүче булып эшли. Ул да юлга кузгалды. Мин кибетче. Начар хәл булыр дип күңелгә дә кермәде, сизенмәдем дә, – дип сөйли Венера. – Айзат белән бергә эшләүче авылдашлар иң элек иремә шалтыратып, аның авыр хәлдә икәнен әйткән. Ә Рафил миңа шалтыратты. Ул да кире борылып кайтты, мин дә амбарга йөгердем. Шул мизгелдә бар дөньямның асты-өскә килде. Ике атнадан артык Айзат реанимация бүлегендә ятты. Янына көн саен килеп йөрдек. Казан белән авыл арасы кул сузымы кебек кенә тоела хәзер. Башыңа төшсә, барысына ияләнәсең, түзәсең икән.
Венера сөйләвенчә, Айзатның баш миенең күзләр өчен җавап бирүче өлешенә зыян килгән. Комадан чыкса да, малай әле сөйләшә алмый һәм күзләрен ачмый икән.
– Реанимациядән чыгаргач, мине янына керттеләр. Хәзер көн-төн улым янында. Әмма Айзатны күтәрергә кирәк. Шуңа күрә әтисе көн саен авылдан яныбызга килеп йөри. Бергәләп балабыз терелсен дип тырышабыз инде. Табиблар да өметне өзми, бар да яхшы булачак, вакыт кирәк, диләр. Улыбызның кабат элеккеге хәленә кайтуын көтәбез, – ди Венера. – Хәсрәтебезне үзенеке итеп күтәрүчеләр күп булды. Җитәкчеләр дә ярдәм кулы сузды, авылдашлар да акча җыеп бирделәр. Ә менә хәзер бөтенләй бер белмәгән кешеләр ярдәм итә башлады. Оят та булып китә кайчак. Авылдашыбыз Ирек Фатыйхов, башта карышсак та, безне видеога төшереп алып интернетка куйды. Әзрәк булса да ярдәм итүче табылмасмы дигән иде. Шалтыратулар да күп, ярдәм дә килеп тора. Авыр хәлебездә ялгыз түгеллегебезне белгәч, күңелләр дә тулды, алга барырга көч табылды. Мең рәхмәт инде аңа!
Айзатны бик озак дәваларга кирәк. Әмма гаилә чит илгә барып дәваланырга җыенмый – башкала табибларына ышана. Айзатка киләчәктә тернәкләндерү курслары узарга кирәк булачак.
– Улым белән гел сөйләшәм. Ә ул безне ишетеп, аңлап ята. Башын селкетә. Күз алмасына да зыян килгән, ул да хәрәкәтсез. Белмим инде, начарын уйлыйсы да килми, күңел яхшыны өмет итә. Балам бу дөньяны күрсен, үз аякларында йөрсен дип телим, – ди Венера. – Тернәкләндерү курслары өчен 1 миллион 600 мең сум акча кирәк. Безнең гаиләбез өчен зур сумма бу. Зур эшләрдә эшләмибез, аның кадәр акчабыз юк. Хәзер инде мин бөтенләй эштән туктадым. Кешедән сорарга да бик кыен, әмма башкача мөмкин дә түгел. Ничек тә шушы сумманы җыясы иде.
Айзатка ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Венера исемендәге Саклык банкына акча күчерә ала. Аның картасы 8 939 365 00 65 телефон номерына беркетелгән. Әтисе Рафилнең Саклык банкы картасына 8 917 225 51 69 телефон номеры аша акча күчереп була. Тагын шунысы бар – ярдәм җибәргәндә «Помощь» сүзен язарга онытмагыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез