– Әнием Апас районы Шәмәк авылында дөньяга килә. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, аларның гаиләсен Сталинградка җибәрәләр. Алар белән тагын 25 гаилә юлга кузгала. Өч ел шунда яшәп кайтырга дип килешү төзиләр. Кайтабыз, дигәндә генә Бөек Ватан сугышы башлана, – дип сөйли Гөлсем әбинең 67 яшьлек кызы Фәния апа. – Алар туган якка кайта алмый кала. Олы абыйларын сугышка алалар. 14 яшьлек әнине окоп казырга җибәрәләр. Ул чакта әтиләренә 50 яшь була. Сталинград янындагы бер шәһәргә күченгәч, бабайны сугышка алып китәләр. Шуннан хәбәрсез югала ул. Сугыш беткәч, әби балалары белән авылга кайта.
Ә авылда аларның йортларын утынга сүтеп, салкыннарда мичкә яккан булалар. Әле бер кешедә, әле икенчесендә яши башлыйлар.
– Бер ел узгач, әнине Казанга эшкә чакыртып алалар. Ул шунда әтиебез Таһир белән таныша. Шулай итеп яңа тормыш башлана. Аларның бер-бер артлы дүрт кызлары туа. Апабыз Даниягә 73 яшь, ул Түбән Камада яши. Аннан соң туган Сания апа, мин, Рәмзия Казанда гомер итәбез, – ди Фәния апа. – Әниебез эшли башлаган заводка без дә урнаштык. Тик әни эшләгән цех бик зыянлы санала. Синтетик каучук чыгара торган завод бит ул. Эш вакытында берәр тонналы авыр әйберләр күтәргәннәр. Әти белән әни артыннан без дә, туганнан туганнарыбыз да шул заводта эшләдек. Хезмәт династиясе, дисәм дә, артык булмас. Гаилә белән эшләвебез дистә елларга сузыла инде безнең.
Гөлсем әби ире Таһир белән 70 ел бергә бәхетле гомер кичерә. Бер-берсен аңлап, санлап яши алар. Кызларга да матур гаилә үрнәге күрсәтәләр.
– Әти 2023 елда 96 яшендә арабыздан китеп барды. Аларның үткән гомер юлы күпләргә үрнәк булды. Әти белән әни арасындагы чын ярату, хөрмәтнең ни икәнен күрдек. Алар бер-берсен тыңлап, киңәшләшеп яшәде. Гомер буе кешелекле булдылар. Яхшы гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә аларга гомер бирде, – ди Фәния апа. – Әниебез бүген дә үз аягында йөри. Пешергән ризыкны яратып ашый, талымлап тормый.
Без еш кына өлкәннәрнең озак яшәү серен сорашырга яратабыз. Ә Фәния апаның җавабы уйландырды.
– Әнинең йөзгә җитүенең сәбәбе аның башкаларны кайгыртып яшәвендәдер, – диде Фәния апа. – Ул беркайчан да үзен уйлап түгел, кеше өчен яшәде. Әле хәзер дә башкаларны кайгырта. «Ничек икән ул, нәрсә эшләде икән?» – дип сорап кына тора. Аңа кешеләргә ярдәм итү, аларга яхшылык эшләү кирәк. Әти белән әни гомер буе догада булдылар. Намаз, уразаны калдырмадылар. Күңелләренең тыныч, дөрес юлда булулары да озын гомерле булуларының бер середер. Шөкер, бүген ул рәхәттә яши, дүртебез дә әнине кадерләргә тырышабыз. Әле озак еллар безгә әниле, ә аңа кызлары белән гомер итәргә насыйп булса иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез