Урбанизация нәтиҗәсе турында
«Без бер-беребезгә ниндидер битлек аша карыйбыз, бер-беребездән, алданудан куркабыз, кешеләр арасында үзара аралашу кими. Ниндидер эшне башлар алдыннан да, аны ничек кабул итәрләр, дип икеләнәбез. Тормышта негатив күп, ә мәрхәмәтлелек кими. Кеше бу тормышның рәхәтен күрергә, үзара дустанә мохиттә яшәргә тиеш. Бүгенге заман кешеләренең күпчелеге буыннар чолганышында яши. Бу – XX гасыр башында тормышыбызга килеп кергән урбанизация, ягъни шәһәрләшү нәтиҗәсе, һәм без аның ахыры ничек булып бетәсен әле дә белмибез», – дип белдерде Ирада Әюпова. Журналистлар белән очрашуны мондый темадан башлавы юкка түгел. Әлеге уйлар аның күңелендә «Алтын мөнбәр» фестивалендә күрсәтелгән «Моң» фильмын (режиссеры – Софья Чигирова) караганнан соң барлыкка килгән. «Элек кешеләр күп бала тапкан, аларга тәрбия биргәндә үз картлыгы турында да уйланган. Буыннар чылбыры да сакланган. Хәзер яшьләр гаилә корып, төп йорттан аерылып чыга, өлкән буын турында кайгыртырга вакыты юк, алар күбрәк үз карьерасы, шәхси тормышы турында уйлый. Бу да – шул ук урбанизация нәтиҗәсе. Әллә нинди зур проектлар белән шөгыльләнеп, янәшәбездәге кешенең йөрәк әрнүен дә күрмибез. 50 дән узган, өлкән яшьтәге кешеләрдән сорап карагыз әле, алар барысы да картлыгында кемгәдер йөк булып калудан, авырлык тудырудан курка», – ди министр.
Яңа буын турында
Ирада Әюпова белдергәнчә, балада гаилә кыйммәтләрен дә, югары сәнгатькә ихтыяҗны да кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Киресенчә булганда, китап укырга да кызыксындыра алмыйсың, театрга яисә башка мәдәни чарага да көчләп китерү мөмкин түгел.
«Без рухи кыйммәтләр хакында күпме генә сөйләсәк тә, 1990 нчы елларда үзгә тәрбия алып үскән буынга җитди спектакльләр күрсәтеп булмый. Аларны сәнгатькә, театрга тарту өчен артистларга башка төрле контент булдыру турында уйларга кирәк.
Совет чорында барлыкка килгән күчмә театрны алсак, артистлар авыллар буйлап йөреп, халыкта театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләде. Бүгенге тамашачының күпчелеге – әнә шул балачактан спектакльләр карап, күңеленә сеңдереп үскән кешеләр. Һәм театрлардагы репертуар да 1970–1980 нче елларда башлыча алар ихтыяҗын истә тотып эшләнде. Хәзерге яшьләр арасында мәдәни ресурслары була торып та, аны кулланмаучылар шактый. Шул ук «Пушкин картасы»ннан да файдаланмыйлар, чөнки кызыксыну юк», – ди министр.
Кызыксындыру чаралары буларак, мәдәният тармагының төрле юнәлешләре, белгечлекләре белән таныштыру өчен проектлар уйлап табарга кирәк. Бу –фикер алышу барышында туган идея. Ирада Әюпова аны хуплап кабул итте. Вариантлар төрле булырга мөмкин: мәктәп укучылары өчен экскурсияләр, лекцияләр, дискуссияләр, очрашулар.
Тамашачы ихтыяҗы турында
Журналистлар спектакльләргә билетлар сатылу темасын да күтәрде. Камал театры яңа бинага күчкәннән соң спектакльгә эләгү мөмкин булмый башлады. Анда яңа тамашачы да килде. Һәм менә яңа сезон ачылды. Сентябрь аенда Камал театрында да, Тинчуринда да билет алучылар саны кимегән. Зур өметләр багланган «Отелло» да (Тинчурин театры) тамашачыда әллә ни кызыксыну уятмаган.

Моның бер сәбәбе татар тамашачысының тәрҗемә әсәрләргә булган мөнәсәбәтенә бәйледер. Очрашуда катнашкан театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров та борчылуын яшермәде. Хәзер алар артистлар белән бергә сәбәпләрне ачыклыйлар, кайбер хаталарны төзәтәләр, спектакльне камилләштерәләр. Бер нәрсә бераз тынычландыра: гомумән алганда, билет сатылу проблемасы безнең театрларга гына хас түгел, ил күләмендәге күренеш. Министр моны тамашачының театрга баруны алдан планлаштырмавы, ә көне килеп җиткәндә генә хәл итүе белән дә аңлата. Тагын бер сәбәп – халыкка мәгълүмат җиткерү, рекламалау аксый. Икенче яктан караганда, каршылыклы күренеш – популярлык казанган спектакльләргә билетлар күз ачып йомганчы сатылып бетә. «Мин мәдәнияттә баланс булу яклы. Лабораторияләр дә, классика да тәкъдим ителсен. Шул ук вакытта халыкның да формалашкан мәдәни ихтыяҗы исәпкә алынырга тиеш. Дәүләт тә мәдәни байлыкка ихтыяҗ тәрбияләүдә җаваплылыкны үз өстеннән төшерергә тиеш түгел дип саныйм», – ди министр.
Үзгәрешләр турында
Ирада Әюпова матди булмаган мирасны саклау һәм аны киләчәк буынга җиткерү мәсьәләләренә дә тукталды. Ул мирасны консервацияләү, ягъни аның үсешен тоткарлау белән килешми. «Музыка сәнгатебезне генә алыйк. Моннан биш гасыр элек ул бит бүгенгедәй булмаган, ә үскән, алга барган. Дөнья үзгәрә, гореф-гадәтләребезне, традицион мәдәниятебезне дә хәзерге чынбарлыкка, халык ихтыяҗына яраклаштырырга кирәк», – ди Ирада Әюпова.
Журналистлар Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә бәйле яңалыкларга да ачыклык кертеп, сораулар бирде. Коллектив Горький урамында урнашкан тарихи бинага (элекке Тинчурин театры бинасы) күчәчәк. Ә аларның туган йортына әверелгән Островский урамындагы бинаның язмышы нинди булыр? Ирада Әюпова белдергәнчә, ул бина да ансамбль карамагында булачак, репетицияләр уздыру өчен калачак. Министр сүзләренә караганда, 90 еллык тарихы булган Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең ижади юнәлешен шулай ук заманчалаштыру кирәк һәм хәзер бу турыда да сөйләшүләр бара. Коллектив алга таба «Шүрәле», «Туй» кебек заманча куелышларны үстерергә тиеш.
Ясалма фәһемне буйсындыру турында
Хәзерге вакытта мәдәният һәм сәнгать дөньясына зур адымнар белән килеп кергән ясалма фәһем темасы да читтә калмады. Министр монда төп игътибарны авторлык хокукларына юнәлтә. «Ничек кенә булмасын, ясалма фәһем аерым бер кешенең контенты ярдәмендә барлыкка килә. Монда алгы планга авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе килеп баса. Чөнки шул ук милли бизәкләрне алсак та, ясалма фәһем кемнеңдер иҗади хезмәтенә охшаш проектны тудырырга мөмкин. Бу – катлаулы процесс һәм авторлык хокукларын ничек хәл итәргә?» – ди Ирада Әюпова.
Ясалма фәһем белән эш итү тәҗрибәсен әле туплыйсы да туплыйсы. Ләкин сәнгать әһелләре аны үз эшендә зур ярдәмче булуын инде тоярга өлгерде. Мисал өчен, Илдар Ягъфаров төшергән «Әлифба» фильмында да техник яктан күп кенә проблемаларны хәл итәргә ясалма фәһем булышкан. «Без ясалма фәһемне куллансак та, аның төп нәтиҗәсе өчен барыбер үзебез җаваплы. Милли бизәкләрне кулланабыз икән, ясалма фәһем безгә тәкъдим иткән үрнәкләрдән аның татарныкымы, үзбәкнекеме, төрекнекеме икәнен аерып ала белергә тиеш», – дип искәртте министр.
Ясалма фәһемгә карата фикерләр төрле, уңае да, тискәресе дә җитәрлек. «Без бүген яңа технологияләрдән баш тартырга тиеш түгел. Бу башкалар янында көндәшлегебезне киметәчәк. Безнең максат – ясалма фәһемне үзебезгә буйсындырып куллана белергә өйрәнү һәм үзебезгә нәрсә кирәклеген төгәл аңлау», – дип мөнәсәбәтен белдерде Ирада Әюпова.
Очрашу ахырында мәдәният министры милли традицияләрне хәзерге яссылыкка, замана таләпләренә яраклаштырырга кирәклегенә тагын бер тапкыр басым ясады. «Бүген без үзебезне борчыган проблемалар, традицион кыйммәтләребез турында яшьләр телендә сөйләргә тиеш, юкса аларга үз кыйммәтләрен башкалар сеңдерергә мөмкин», – дип кисәтте ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез