Газетага язылу

Акча эзләп бөлү: мошенниклар алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба

Арзанлы бензин, өйдән чыкмыйча гына сайлауда катнашу, акчалы эш. Бүген халыкны күбрәк нәрсә борчыса, мошенниклар әнә шуннан файдаланып калырга ашыга. Яңа уку елы башланган чорда балаларны алдау очраклары да арткан. Уяулыкны ничек югалтмаска?

Акча эзләп бөлү: мошенниклар алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба

Татарстанда теркәлгән ИТ-җинаятьләр саны кими. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов әйтте.

– Бу елның сигез аенда республикада шундый 10,5 мең очрак теркәлде. Чагыштыру өчен: узган елның шушы ук чорында аларның саны 18 меңнән күбрәк иде, – диде ул. – Сигез айда мошенниклыкка бәйле – 5,5 меңгә якын, банк счетларыннан акча урлауга бәйле – 1,5 мең, компьютердагы мәгълүматларны законсыз файдалануга бәйле 783 җинаять очрагы теркәлде. ИТ-җинаятьләрне ачыклау күрсәткече аларның гомуми санының чирек өлешен тәшкил итә.

Тик тынычланырга ярамый: мошенниклар алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба. Безнең «авырткан җир»ләрне дә беләләр. «Түбән Камада берәү арзанлы бензин сатып алам дип, таныш түгел сылтама аша кергән. Нәтиҗәдә аның кесә телефонына вируслы программа йөкләнгән һәм банк картасыннан 120 мең сум акчасы юкка чыккан», – дип сөйләде Алмаз Фәттахов.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, интернетта аеруча сак булырга кирәк.

– Мошенниклар акрынлап товар сату һәм хезмәт күрсәтүдән акча эшләү өлкәсенә күчә. Чөнки соңгысы финанслар белән бәйле, ә көтмәгәндә баеп китәргә теләгән кешене акча күчерергә үгетләү җиңелрәк бит. Мошенниклар төп башына утырту өчен махсус ялган сайтлар уйлап таба. Хокук саклаучылар эзенә төшкән шундый сайтларның берсендә укытучыларга эш тәкъдим итү белән шөгыльләнгәннәр. Биредә теркәләсең дә акчага биремнәр үтәп барасың. Тиешле сумма җыелгач, маяны үзеңнең банк картаңа күчерергә ярый. Тик моның өчен салым, ягъни кассада тупланган акчаның бер өлешен алдан түләп куярга кирәк булуы ачыклана. Ә мошенникларга бер акча күчерә башлагач, кирегә юл юк инде, – диде Рәдис Йосыпов. – Интернеттан җиңел акча эшләү ысуллары белән үсмерләр дә бик кызыксына. Шуңа күрә өйдән чыкмыйча гына эш эзлисез икән, иң элек теге яки бу сайтның рәсми булу-булмавын тикшерегез. Моның өчен аның теркәлү вакыты турындагы мәгълүматны эзләп табарга мөмкин. Ялган сайтлар озак эшләми.

Интернет дигәннән, Эчке эшләр министрлыгы вәкиле интернет-кибетләрне яратучыларны да кисәтте. «Товар сатканда аның өчен төрле банк карталары белән түлибез, дип әйтәләр икән, бу мошенниклар булырга мөмкин. Беренче мәлдә сатучы берни дә сизмәячәк, әлбәттә. Әмма берничә айдан исәп-хисапның урланган банк картасыннан ясалган булуын хәбәр итәргә мөмкиннәр. Бу очракта зыян күрүче буларак, банк картасы хуҗасы суд аша үз акчасын кире кайтарырга хокуклы. Сез исә товарсыз да, акчасыз да калачаксыз. Машина сатып, шулай ярык тагарак янында утырып калучылар турында да билгеле. Шуңа күрә бүген әйбер саткан-алган вакытта аеруча  игътибарлы булырга кирәк», – диде Рәдис Йосыпов.

Мошенниклар сайлаудан да акча эшләп калмакчы.

– Татарстанда мессенджерларга идарәче компания хезмәткәре исеменнән өйдән чыкмыйча гына тавыш бирү мөмкинлеге турында СМС-хәбәрләр килә башлаган, – диде «Ак Барс» банкы вәкиле Марсель Мостафин. – Халыкка электрон тавыш бирүдә катнашырга тәкъдим итәләр. Бюллетеньне интернет аша гына беркетеп була, имеш. Искәртеп әйтәбез: мессенджерлар аша бернинди тавыш бирү дә оештырылмый. Интернетта үзара аралашу барышында бюллетеньне беркетеп булмый. Шул рәвешле мошенниклар сезнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси мәгълүматны алмакчы. Сайлау комиссиясе хезмәткәре исеменнән алдан тавыш бирүдә катнашу өчен теркәлү узарга тәкъдим итү очраклары турында да мәгълүм. Монысы да – алдакчылар эше.

Марсель Мостафин сүзләренә караганда, балаларны да кызганмыйлар. «Мошенниклар фатирга үтеп керү өчен балалардан файдалана. Моның өчен үсмергә шалтыратып, аның әти-әнисе исеменә кредит рәсмиләштереп, әлеге акчаны чит илгә җибәрүләре һәм моның өчен өлкәннәргә 15 елга кадәр төрмә янавы турында хәбәр итә. Котылу юлы бер: кеше булмаганда өйгә килеп, өйдәге бөтен акчага тамга сугарга тәкъдим итәләр. Алга таба ни буласы билгеле. Шуңа күрә балалар белән бу хакта аерым утырып сөйләшегез», – дип киңәш итте банк вәкиле.

Саклыкның артыгы юк. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Альберт Яковлев әйтүенчә, 2025 елның 1 мартыннан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте гамәлгә кергәннән бирле республикада яшәүче 766 665 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Шул исәптән 78 257 кеше моны МФЦ аша эшләгән. Барлыгы 46 545 кеше әлеге тыюдан баш тарткан. Сим-карта рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу хезмәтеннән 14 меңнән артык кеше файдаланган.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре