Башкалада сайлауда тавыш бирүчеләр арасында иҗади якын килүчеләр дә бар. Кыш бабайдан тыш сайлау участогына милли киемнәрдән килүчеләр дә булган.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Тавыш бирү көннәре – җомга, шимбә һәм якшәмбе (18, 19 һәм 20 сентябрьдә).
Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез