Ничек танырга?
Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш, ягъни меланин матдәсе эшләп чыгара торган күзәнәкләр – меланоцитларның азып китүе аркасында барлыкка килә. Күп очракта ул тәндәге коңгырт төстәге яссы тапны хәтерләтә. Әмма ул коңгырт, кызгылт яки зәңгәрсу төсләр катнашмасыннан да торырга мөмкин. Бигрәк тә төен формасындагысы тиз үсә һәм ул киемгә тигәндә канап, уңайсызлыклар тудыра. Һәркем тәнендәге һәр яңа миң, тап һәм үзгәрешләргә игътибарлы булырга тиеш.
Меланома яшьләрне дә аямый. Статистика мәгълүматларына караганда, ул өлкән буында гына түгел, 15 тән 29 яшькә кадәрге яшьләр һәм балалар арасында да очрый. Шуңа күрә баланың тәнендә барлыкка килгән «сәер» миңнәргә һәм тапларга игътибарлы булу кирәк.
Тире яман шеше озак еллар организмга метастаз җибәрми генә, тән тиресенең эчке катламында тыныч кына «яшәргә» мөмкин. Башлангыч чорында ачыкланса, аны аздырмый калырга мөмкин.
Нәрсә сәбәпче?
Ультрашәмәхә нурлар меланома килеп чыгу ихтималын арттыра, шуңа күрә кояшта кызынырга, солярийда шоколад төсенә керергә яратучыларга сак булырга киңәш ителә. Нәселендә тире яман шеше булганнарга тән тиресенә бигрәк тә игътибарлы булу кирәк. Тәнгә күп һәм төрле формалы сәер миңнәр чыгу да игътибарлы булуны сорый. Ак тәнле, сары чәчле кешеләр тире яман шешенә тизрәк бирешә, шунлыктан аларга аеруча сак булырга кирәк. 20 яшькә кадәр биш тапкырдан артык кояшта бик каты пешү меланома белән авыру ихтималын арттыра, ди белгечләр. 35 яшькә кадәр даими солярийга йөрү дә меланома белән авыруга сәбәп булырга мөмкин.
Санасаң, артмыймы?
«Миңне санасаң, арта», – дисәләр дә, аның исәбен белеп тору кирәк. Чөнки тәндәге миңнәр саны 50 дән артып китсә, табибка күренүең хәерле. Миң төсен, формасын үзгәртсә дә, битараф булмаска кирәк. 35 яшьне узганнан соң тәнегездә яңа тап яки миң барлыкка килеп, нәселегездә тире яман шеше белән авыручылар да булса, кояшта кызынырга да яратсагыз, табибларга күренеп тору комачау итмәс.
Алдырырга ярыймы?
Миңне алдырырга ярыймы соң? Әлбәттә, ярый. Аны алдыруның бернинди зыяны да юк. Меланома медицинада иң агрессив шешләрнең берсе булып санала. Ул кечкенә миңнән башланып, санаулы вакыт эчендә мөһим органнарга метастазлар бирергә сәләтле. Әмма шул ук вакытта ул – кеше башлангыч стадиядә үз күзләре белән күрә һәм гади генә алып ташлау ысулы белән тулысынча дәвалана алган яман шеш төрләренең берсе.
Сакланганны саклар
Меланомадан саклану өчен тән тиресен балачактан кояш нурларыннан сакларга кирәк. Ультрашәмәхә нурлардан саклану өчен кояшлы көннәрдә генә түгел, болытлы көннәрдә дә SPF кремнар сөртү мөһим. Җәен яки кая да булса ял итәргә барып, кояшта кызынганда, иртән сәгать унга кадәр яки кичке сәгать дүрттән кызынуың хәерле. Ә солярийда булырга яратучыларга матурлык белән сәламәтлек арасыннан икесенең берсен сайларга кала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез