Газетага язылу

Татарстан юстиция министры Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

Бүген бөтен ил буенча IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды.

Татарстан юстиция министры Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сайлауда тавыш бирде. "Сайлау участогында, иртәдән халык күп инде. Бу бик сөендерә. Сайлауларда тавыш бирү - безнең һәрберебезнең гражданлык позициясенең табигый чагылышы. Республикада тормыш сыйфаты һәм урыннарда төп бурычларны хәл итү илнең закон чыгару органы составының нинди булуына бәйле", - диде Рөстәм Заһидуллин. Министр сайлау участокларының 18-20 сентябрьдә 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәген искәртте һәм халыкны төбәкнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакырды.

Республикада 5 миллион 843 мең 800 сайлау бюллетене әзерләнгән. Барлык бюллетеньнәр дә Татарстанның ике дәүләт телендә эшләнгән.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре